Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу


НазваниеЭтот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу
страница1/15
ТипДокументы
filling-form.ru > Бланки > Документы
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   15
Введение

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу.
Адрес:

Хљрмђтле укучыбыз! Бу китап—бњгенге кљндђ компьютер технологиялђре љлкђсендђ кић кулланылышта булган терминнардан тљзелгђн сњзлек, тљгђлрђк ђйткђндђ, инглизчђ-татарча-русча сњзлђр исемлеге.

Бу сњзнамђ нигездђ фикер алышу љчен, ић элек белгечлђр, шулай ук башка кулланучылар белђн дђ берлектђ сњзлекнећ составын, ягъни кайсы сњзлђрне, тљшенчђлђрне, терминнарны кертђсе юк, ђ кайсыларын, киресенчђ, љстђргђ кирђк булуын билгелђњ љчен чыгарыла. Сњзлђрнећ язылышы, яћгырашы, яћа сњзлђрнећ ятышлы, кабул итђрлек булу-булмавы хакындагы фикерлђрегез дђ џичшиксез исђпкђ алыначак.

Бары шуннан соћ гына, љстђмђлђр, тљзђтмђлђр кертеп аћлатмалы сњзлек эшлђп чыгарып булачак. Аћлатмалы сњзлек тђ инде нигездђ књп еллар буе эшлђнеп, хђзерлђнеп килђ, ђлеге сњзлђр тупланмасыныћ килешелгђн вариантын љлгерткђч, аны чыгару озакка сузылмас дип ышанабыз.

Бу сњзнамђне тљзњгђ этђргеч итеп тњбђндђге дњрт тљп сђбђпне атап була.

Беренчедђн, бњгенге кљндђ безнећ цивилизацияне, шул рђттђн татар дљньясын да компьютерлардан башка књз алдына китерњ мљмкин тњгел. Ђмма бу књренешнећ татар теле љчен куркыныч яклары да бихисап. Шуларныћ берсе — компьютерлар белђн бергђ телебезгђ яћадан-яћа чит атамалар, терминнар кереп тулачак. Аћлашыла ки, бу телне баетмаячак, киресенчђ, аныћ системасын бозачак, гамђлгђ кергђн књп кенђ сњзлђрнећ татар теле кануннарына буйсынмавына китерђчђк. Кызганычка каршы, бу инде килђчђк кенђ тњгел, ђ бњгенге кљн књренеше.

Икенчедђн, татар телен чын мђгънђсендђ дђњлђт теле итњ љчен аныћ санакларда эш теле булуы, санак тљзелешендђ џђм информатикада кулланыла торган тљшенчђлђрне татарча ђйтњ, язу, ягъни татарча терминнар системасын булдыру, кић кулланыла торган гамђли программалар љчен интерфейс эшлђњ кирђк. Интернет аша татарча аралашу да телебезнећ гамђли мљмкинлеклђрен њстерњ љчен мђќбњри шарт булып тора. Татар теленећ кулланыш даирђсен кићђйтњдђ аны компьютер белђн аралашу теле итњ, санакларда татарга хас терминологияле татар мохите булдыру зур ђџђмияткђ ия.

Љченчедђн, књп кенђ фђнни хезмђтлђрдђ исбатланганча, татар теле мантыйкка, закончалыкка нигезлђнгђн, аныћ сњз тљрлђнеше џђм ќљмлђ тљзелешлђре тљгђл системалы, шђкли яктан гади џђм мђгънђви яктан табигый тирђн. Димђк, татар теленећ санак челтђрлђрендђ аралашу теле, операцион системалар теле, интеллектуаль мђгълњмат туплау, эшкђртњ технологиялђре, ясалма интеллект — шђкли фђџем теле булырлык потенциалы бар. Шуннан чыгып, татар теленећ мљмкинлеклђрен санаклар файдасына эшлђтерлек тљгђл, яћа системалар, технологиялђр љчен кулай терминнарын булдырырга кирђк.

Дњртенчедђн, ђле бњген њк књп кенђ санак терминнары берничђ вариантта кулланышта йљри. Компьютер тљшенчђсенећ генђ дђ матбугатта кулланылган ким дигђндђ биш варианты бар: санак, компьютер, кампитр, кампитњр, ЭХМ. Бу књренеш, бер яктан, инде бњген њк аћлашылмаучылыклар китереп чыгарса, икенче яктан, тиз арада уку-укыту љлкђсендђ зур буталчыкларга китерергђ мљмкин дигђн сњз.

Билгеле булганча, терминнар џђр мђгълњматка структур элементлар булып керђ џђм аныћ тљп эчтђлеген тђшкил итђ. Шућа књрђ дђ алар телнећ, фђннећ џђм белемнећ нигез ташларыннан берсе. Санак технологиясе џђм информатика љлкђсендђге терминнарны шартлы рђвештђ дњрт зур тљркемгђ бњлеп була: 1) санак техникасы терминнары (hardware), 2) санак программалары терминнары (software), 3) сервис, интерфейс, ягъни санакта эшлђгђндђ татар телле мохит тудыруга кагылышлы терминнар, 4) информатика фђнен укытканда кулланылучы терминнар. Башка фђннђрдђн аермалы буларак, санак техникасы џђм информатика терминнары чагыштырмача яћа терминнар џђм бу љлкђ нык њсештђ.

Ђлеге сњзнамђгђ кергђн татар терминнары нигездђ тњбђндђге принципларга таянып ясалды:

— терминнарны ќанлы телнећ њзендђге охшаш мђгънђле сњзлђрдђн, шулай ук онытылып барган сњзлђрдђн (“архаизмнардан”) алу (мђсђлђн, санак),

— элекке вакытта уку-укыту барышында мђдрђсђлђрдђ кулланылган сњзлђрдђн файдалану (мђсђлђн, хисап),

— татар теле кагыйдђлђреннђн чыгып, яћа терминнар ясау (мђсђлђн, тљймђсар, тамгасар),

— терминнарны тљрки теллђрдђн алу,

— терминнарны рус, инглиз џ.б теллђрдђн татар теленђ яраклаштырып алу (мђсђлђн, конвертлау).

Татар теленећ њз кагыйдђлђре нигезендђ яћа терминнар ясау принцибы, безнећ фикеребезчђ, џичшиксез, кљндђлек тормышта гамђлдђ булган, кић таралган, гади кулланучыларга еш ђйтергђ, я укырга туры килгђн терминнарга карата кулланылырга тиеш. Ђйтик, ђллђ нинди махсус тирђн фђнни љлкђгђ карамаган шундый тљшенчђлђрдђн компьютер, калькулятор, дисплей, меню, принтер, картридж сњзлђрен њрнђк итеп књрсђтеп була. Бу сњзлђр, бердђн, ђлеге язылышы белђн дђ, ђйтелешлђре белђн дђ дљньякњлђм кулланылыштагы формасында тњгел. Икенчедђн, књренеп тора, алар барысы да татар теленећ фонетика законына туры килми, яраклашып эшкђртелмђгђннђр. Шул ук вакытта бу тљшенчђлђрнећ инструментка караганлыгын, татар телендђ андый тљшенчђлђрнећ нигездђ тамыр сњзгђ -ак, -ђк, -л аффикслары кушылып ясалганын да истђ тотып, тњбђндђге терминнар тудырырга мљмкин: компьютер-санак (санау+ак) (архаизм), дисплей, монитор — књрђк (књрњ + ђк), меню — сайлак (сайлау + к), принтер — басак (басу + ак), картридж — буяк (буяу + ак), калькулятор — сансанак (сан санау + ак). Татар телендђ сирђк кулланылса да, -сар кушымчасы ярдђмендђ тњбђндђге терминнарны ясап була: тамгасар (књп тамга)—база данных, тљймђсар — књп тљймђ — клавиатура. Бу сњзлђр татар теле кагыйдђлђрен бозмый, ђйтелешлђре ќићел, мђгънђлђре дђ тиешле объектныћ кулланышын тљгђл чагылдыра. Шуннан чыгып, терминнар ясауныћ бу принцибын татар теле љчен ућышлы дияргђ нигез бар. Бу сњзнамђдђ мондый сњзлђр књп тњгел, ђмма татар теленећ кулланыш даирђсе кићђйгђн саен, татар фђне књтђрелгђн саен, ђлбђттђ, аларныћ саны да артачак.

Компьютер технологиялђре љлкђсендђ белгечлђр генђ куллана торган, программа тљзњчелђр љчен генђ актив булган махсус терминнар, нигездђ њзгђрешсез, кирђкле очракларда гына фонетик яраклаштырып кертелде.

Бу сњзнамђне тљзегђндђ без ић элек соћгы 7-8 ел эчендђ Татарстан Фђннђр Академиясе џђм Казан дђњлђт университетыныћ “Шђкли Фђџем“ лабораториясендђ тупланган тђќрибђгђ џђм югары уку йортларында эшлђнгђн сњзлеклђргђ таяндык. Электрон почта системасын татарчалаштыру, текстларны оптик уку џђм тану системасын татарчага љйрђтњ, татар телле мохитле корректор, лингвист эш урыннары тљзегђндђ, шулай ук тљрле югары уку йортларында бу фђннђрдђн лекциялђр укыганда туган табышлар да сњзлеккђ кертелде. Шулай ук авторларга билгеле булган терминология сњзлеклђре дђ кулланылды.

Бу сњзлекне укыганда тагын шул якларга игътибар итсђгез иде.

Беренчедђн, сњзлекнећ тулылыгы. Аеруча мђктђп, югары уку йортлары љчен кирђкле, кулланучы књзлегеннђн караганда мљџим терминнар тљшеп калмаганмы.

Икенчедђн, контексттан чыгып, књрер књзгђ синоним булган команда, боерык, фђрман тљшенчђлђре тљрле ќирдђ кертелде. Инглиз, рус теллђрендђге бер терминга татар телендђ берничђ тљшенчђ билгелђнгђн урыннар да књп. Бу укучылар фикерен мљмкин кадђр кићрђк туплау љчен махсус эшлђнде.

Билгеле, бер сњзнамђдђ (бу беренче сњзлек булмаса да) терминнарны тулысынча кабул ителерлек итеп чыгарып булмаячак. Моныћ љчен ниндидер тљгђл принципларга таянып терминология тљзњ ќитми, ул терминнар актив џђм кић кулланылышта булырга тиеш. Ђ мондый вђзгыять исђ, терминология фђн џђм халык аћы белђн бергђ њсеп, шул терминнар нигезендђ компьютер-санак программалары башта татарча эшлђнеп бљтен дљньяга таралганда гына килђчђк. Димђк, эш њзебездђн тора. Бу сњзнамђ шућа беренче адымнарныћ берсе.

  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   15

Похожие:

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconОпубликовать статью
Для публикации статьи необходимо до 31. 01. 2019 г. (включительно) направить электронной почтой статью, заполненную регистрационную...

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconТеоретические и прикладные вопросы науки и образования
Для публикации статьи необходимо до 31. 08. 2017 г. (включительно) направить электронной почтой статью, заполненную регистрационную...

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconМинистерство образования российской федерации (минобразование россии)
Вам для согласования проект инструкции о порядке заполнения, регистрации и хранения государственных дипломов о дополнительном (к...

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconРегламент местной администрации
Президента РФ в Сибирском Федеральном округе. Свои предложения и замечания по дополнению к основному перечню модельных муниципальных...

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconУважаемые производители буклетов и их уполномоченные представители,...
В целях определения начальных (максимальных) цен контрактов на поставку буклета для нужд фгбу «нцэсмп» Минздрава России, просим Вас...

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconДля кого-то из них праздничные дни оказались рабочими. Как правильно...
Для кого-то из них праздничные дни оказались рабочими. Как правильно оплатить работу в праздники и выходные дни? Какие документы...

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconВ качестве доверенного лица на очередное Общее собрание может быть...
При невозможности направить кого-либо из сотрудников вашей организации, данную доверенность также можно оформить, например, и на...

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconПри намерении осуществлять фармацевтическую деятельность по адресу,...
...

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconЭ. В. Галажинскому Просим направить на производственную практику в/на (Название предприятия)
Просим направить на производственную практику в/на (Название предприятия)

Этот словник предлагается для обсуждения. У кого какие предложения, просим направить по указанному адресу iconПубличный отчет моу «Новоилимская средняя общеобразовательная школа имени Н. И. Черных»
Доклад предназначен для информирования родителей, учащихся, социальных партнёров, представителей администрации всех заинтересованных...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск