Образовательная программа школы


НазваниеОбразовательная программа школы
страница9/31
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   31

6 класста татар теле фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге

Татар әдәби теле хакында әңгәмә

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Ясалышы ягыннан сүз төрләре

Сүз төркемнәре (сүз төркемәре турында гомуми төшенчәгә нигезләнеп)

Морфология

Морфология һәм сүз төркемәре турында төшенчә

Исем

Сүз төркеме буларак исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре .

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек

Исемнәрнең ясалышы. Ясалышы ягыннан исемнәрнең төрләре: тамыр исем, ясалма исем, кушма исем: саф кушма исем, парлы исем, тезмә исем, кыскартылма исемнәр

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау: исемнәрне морфологик яктан тикшерү, сорауларга җавап, контроль диктант, хаталар өстендә эш .

. Исемнәрне дөрес басым белән әйтү, аларны бәөләнешле сөйләмдә урынлы куллану; тартым һәм килеш кушымчаларын дөрес әйтү һәм язу; исемнәрне фонетик һәм морфологик яктан тикшерә белү; синоним һәм антоним исемнәрне дөрес файдалану.

Фигыль

I. Фигыль турында төшенчә .

Фигыльнең башлангыч формасы һәм барлык – юклык төре. Юклык төрендәге фигыльләрдә басым .

Фигыльнең зат – сан белән төрләнеше .

Фигыль юнәлешләре .

Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә .

Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат – сан белән төрләнеше. Боерык фигыльдә басым

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль (мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше, дөрес язылышы һәм җөмләдә кулланылышы) .

Үткән заман хикәя фигыльләр һәм аларның ясалышы, төрләнеше .

Киләчәк заман хикәя фигыльләр һәм аларның ясалышы, төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше, җөмләдә куллан.

Затланышсыз фигыль формалары. Сыйфатфигыль, аның мәгънәсе, заман формалары, җөмләдә кулланылышы.

Хәл фигыль, аның мәгънәсе, төрләре, язылышы, җөмләдә кулланылышы .

Исем фигыль, аның мәгънәсе, исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары.

Инфинитив һәм аның дөрес язылышы .

Ярдәмче фигыльләр һәм аларның кулланылышы .

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе.

Фигыльләрнең ясалышы ягыннан төрләре .

Фигыльләрнең җөмләдәд кулланылышы

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

II. Фигыль төркемчәләрендә дөрес басымны саклап һәм төрле заман формаларын төгәл файдаланып сөйләү; фигыльнең төрле юнәлеш формаларын һәм ярдәмче фигыльләр белән килгән кушма фигыльләрне урынлы куллана белү; фигыльләрне зат – сан белән дөрес төрләндерү, җөмләдә хәбәр булып килгән фигыльләрне ия белән дөрес яраштыра белү; фигыльләрнең синонимик байлыгыннан урынлы файдалану.

Фигыльләрне морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерә белү.

Сыйфат

I.Сыйфат турында төшенчә: грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре

Сыйфат дәрәҗәләре . Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы . Сыйфат ясагыч кушымчалар . Синоним һәм антоним сыйфатлар . Сыйфатларның исемләшүе . Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларны морфологик яктан тикшерү, гомумиләштереп кабатлау.

II. Сыйфатларның синонимик байлыгыннан сөйләмдә урынлы файдалану. Сыйфат дәрәҗәләрен төгәл куллану. Сыйфатларны морфологик яктан тикшерә белү, синтаксик функцияләрен аңлау.

Сан

I. Сан турында төшенчә. Гарәп һәм рим цифрларының кулланылышы .

Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы .

Сан төркемчәләре. Төп сан, аның мәгънәсе, кулланылышы Өлеш саны аның мәгънәсе, кулланылышы .

Тәртип саны һәм аның мәгънәсе, кулланылышы .

Бүлем саны, аның мәгънәсе, кулланылышы.

Җыю саны аның мәгънәсе, кулланылышы.

Саннарны морфологик яктан тикшерү. Саннарны гомумиләштереп кабатлау .

II. Кушма саннарны дөрес әйтү (унбер, унбиш). Саннарны язуда дөрес куллану(сүз белән, рим, гарәп цифрлары белән язу). Төп сан + исем сүзтесмәсен дөрес куллану (малайлар, биш малай); көн, ай һәм елларны белдерә торган саннарны дөрес куллану һәм язу.

Саннарны морфологик һәм синтаксик яктан тикшерә белү.

Рәвеш

I. Рәвеш турында төшенчә, аларның җөмләдә кулланылышы .

Рәвеш ясалышы ягыннан төрләре, дөрес язылышы .

Төркемчәләре. Саф рәвешләр .

Охшату – чагыштыру рәвешләре.

Күләм – чама рәвешләре .

Вакыт һәм урын рәвешләре .

Сәбәп – максат рәвешләре.

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. Рәвешләрне морфологик яктан тикшерү .

II. Сөйләмдә рәвешләрне дөрес куллану; кушма, парлы, тезмә рәвешләрне җөмләдә таба белү һәм дөрес язу.

Рәвешләрне морфологик һәм синтаксик яктан тикшерә белү.

Алмашлык

I . Алмашлык турында гомуми төшенчә .

Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше .

Күрсәтү алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше ,тартым алмашлыклары,сорау алмашлыклары ,билгеләү һәм билгесезлек алмашлыклары.Юклык алмашлыклары. Алмашлыкларның дөрес язылышы .Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышыһәм әһәмияте. Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау һәм морфологик яктан тикшерү.

II. Алмашлыкларның төрле төркемчәләрен килешләр белән төрләндерә һәм сөйләмдә урынлы куллана белү, һәр,һич, бер кебек сүзләр ярдәмендә ясалган билгеләү, билгесезлек һәм юклык алмашлыкларын дөрес язу.

Алмашлыкларның җөмләдәге төрле функцияләрен аңлау.

Алмашлыкларны морфологик һәм синтаксик яктан тикшерә белү.

Аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләр

Аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә .

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә .

Аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләрне җөмләдә куллану һәм дөрес язу .

II.Аваз ияртемнәрен сөйләмдә куллану. Татарча аваз ияртемнәрен русча бирелештән аера белү. Телне чүпләмәү максатында аларны урынлы куллану.

Бәйлек

I. Бәйлек турында гомуми төшенчә, бәйлекләрнең төркемчәләре .

Бәйлек сүзләр – 1с.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне практик куллану .

II. Бәйлекләрнең сөйләмдәге ролен аңлау һәм җөмләләрне бәйли белү. Синонимик бәйлекләрне (кадәр, хәтле, чикле, аша, аркылы, буйлап, буйлата, буенча һ.б.) урынлы куллану.

Теркәгеч

I. Теркәгеч турында гомуми төшенчә. Теркәгеч төркемчәләре.

Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Теркәгечләрне җөмләдә куллану күнегүләре .

II. Теркәгечләрнеҗ синонимия байлыгын үзләштерү, сөйләмдә аларны куллану күнекмәләре булдыру. Синоним теркәгечләрдән ( әмма, ләкин, фәкать, һәм, тагын, да, дә) урынлы файдалану. Теркәгечләрне дуөрес язу.

Кисәкчә

I. Кисәкчә турында гомуми төшенчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре..

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Бәйлек, теркәгеч, кисәкчәләрне грамматик яктан тикшерү. Гомумиләштереп кабатлау .

II. Кисәкчәләрне сөйләмдә куллана белү. Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Ымлыклар

I. Ымлыклар турында гомуми төшенчә . Ымлыкларны дөрес язу .

II. Ымлыкларны сөйләмдә куллану. Татарча ымлыкларны русча бирелештән аера белү. Телне чүпләмәү максатында аларны урынлы куллану.
7класста татар теле фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге


Төп темалар

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү – 8 сәгать

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре – 14 сәгать

Синтаксис турында төшенчә.

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гомумиләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш билгеләре.

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт.

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә – 10 сәгать

Сүзтезмә турында төшенчә. Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

Синтагма.

Җөмлә. Җөмлә төрләре – 12 сәгать

Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә. Сүз җөмләләр.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмлә.

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр; җөмләнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

Раслау һәм инкяр җөмләләр, җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Тулы һәм ким җөмләләр.

Өстәлмәләр.

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ.

Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Хәлләрне кабатлау.

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүзләр, кереш сүзләр, керешмәләр.

Җөмләдә сүз тәртибе. Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе.

Сөйләмдә логик басым.

Җөмләнең аерымланган кисәкләре: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

Җөмләгә билгеләмә бирү.

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.


8класста татар теле фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге

I.Туры һәм кыек сөйләм

Туры һәм кыек сөйләм турында аңлатма бирү

Туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләре, алардагы тыныш билгеләренең аермалы яклары.

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

Диалог, аның янында тыныш билгеләре.

Монолог.

II. Cөйләгәндә , укыганда туры сөйләм өлешләрен сиземли алу. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерә белү. Туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую. Диалог һәм аның төрләрен дөрес төзү һәм яза белү. Кушма җөмлә . Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

I.Тезмә кушма җөмлә 4 cәг.

Тезмә кушма җөмләләр турында төшенчә.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмлә эчендә тыныш билгеләре.

II. Иярченле кушма җөмл ә

Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше: синтетик һәм аналитик төрләре. Синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

Иярчен ия һәм хәбәр җөмлә.Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмлә . Иярчен вакыт һәм урын җөмлә. Иярчен рәвеш һәм күләм җөмлә

Иярчен сәбәп һәм максат җөмләИярчен шарт һәм кире җөмлә.Иярчен кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Катлаулы төзелмәләр. Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә.Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә:Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә. Бер бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә. Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

Катнаш кушиа җөмлә

Тезем

II. Кушма җөмләләрне һәм теземншрне дөрес интонация белән уку., тыныш билгеләрен куярга өйрәнү. Җөмлә кисәкләренең һәм синтетик иярчен җөмләләрнең бер – берсенә якынлыгын билгеләү. Кушма җөмләләрдәге синонимлык. Катлаулы кушма җөмләлрне схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Пунктуация

Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре. Нокта , сорау, өндәү билгеләре; күп нокталар һәм куштырнаклар куела торган очраклар

Өтер , нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар. Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар. 9 класста татар теле фәне буенча белем бирүнең мәҗбүри минимумы

Фонетика

Сөйләм авазлары, аларның кулланылышы. Авазларның охшашлануы, чиратлашуы, йотылуы. Авазлар чиратлашуның мәгънә үзгәрешенә китерүе.

Дөрес сөйләү һәм язу: сүзнең әйтелеше һәм язылышы, сүз ярдәмендә белдерелгән мәгънә.

Лексикология

Сүз, сүзлек составы. Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләре. Синоним, антоним, аноним сүзләр. Фразеология. Профессионализм һәм диалектизмнар. Неологизм һәм архаизмнар. Алынмалар, аларның чыганаклары, үзләштерелеше. Лексик берәмлекләрне туплау, мәгънәләренә аңлатма бирү – лексикография. Сүзлекләрнең төрләре.

Морфология

Сүз ясалышы. Тамыр сүз, ясалма сүз, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләр.

Сүз төркемнәре, аларның җөмлә төзүдәге әһәмияте.

Кушымчалар, аларның җөмлә төзүдәге әһәмияте. Кушымчаларның язылышы.

Синтаксик берәмлекләр һәм тыныш билгеләре.

Гади җөмлә синтаксисы

Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре: ияртүле һәм тезүле бәйләнеш, ияртүче һәм иярүче компонент; хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт;җөмләдә тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин иткән чаралар. Җөмләдә куш – ның , теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәәш кисәкләре, гомум – че сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр, аларда тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә төрләре

Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш: тезмә һәм иярченле кушма төмләләр; теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре; аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләр, тыныш билгеләре

Стилистика һәм сөйләм культурасы

I. Әдәби тел һәм аның стильләре. Язма һәм сөйләмә стиль. Функциональ стильләр: матур әдәбият стилеһәм аның лексик, грамматик үзенчәлекләре; көндәлек матбугат стиле һәм аның үзенчәлекләре; фәнни стиль һәм аны үстерү өчен кирәкле шартлар; эш кәгазьләренә хас үзенчәлекләр; эпистоляр стиль һәм аның телебез тарихында тоткан урыны.

Сөйләмдә синонимнарны куллану. Грамматик синонимнар һәм аларның төрләре: морфологик һәм синтаксик синонимнар. Морфологик синонимнарны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре.Синтаксик синонимнарның үз эчендәге төрләре.Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр синонимлыгы. Тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллану.

Синтаксик калькалар һәм аларны сөйләмдә куллану.

Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре. Сөйләмгә куела торган таләпләр:1) сөйләм төгәл булсын, 2) сөйләм аңлаешлы булсын, 3)сөйләм саф булсын, 4) сөйләм җыйнак булсын, 5) сөйләм аһәңле булсын

Тел турында гомуми мәгълүмат

I. Телнең иҗтимагый әһәмияте. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Татар әдәби теле нормаларының борынгыдан ук үсеп килеше. Милли татар әдәби теле формалашу. Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре. Ике теллелек. “Татарстан халыклары телләре турында” Татарстан Законы.

Тел гыйлеменең әһәмиятле төп бүлекләре.

II. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын үзләштерү. Тел гыйлеменең башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү.

9 класста татар теле фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге (рус телле балалар өчен)



Тема

Лексика

Грамматика

Без Татарстанда яшибез

Тату, дус, ярдәмләшәбез. Чит илгә чыгу, туган якта булу. Ия булу, мөстәкыйль,Икътисади, Истәлек, сәнгать, тарихи. Гаҗәп, талант, Искиткеч яңалык, күтәрү,


Җөмләләрнең дөрес формасы, -у, -ү аффикслары, Тартым,килеш кушымчалары, Сорауда

-мы, -ме

Формасы, -сы, -се;

-ы, -е аффикслары, Калын сузык авазларны дөрес әйтү, Нечкә сузык авазларны дөрес әйтү, Яңгыравык тартыклар,-ма, -мә аффикслары

Белем һәм китап

Кагыйдә,ничәү? Ничәнче? Мәдәни, милләтле, моңлы, Мәдәниятле, талантлы, Төп группа аера белү, Җөмлә,сүзтезмә, артык, киң, Беләсең,

Кабатларга,кабатлау, Ярый-ярамый,

тиеш-тиеш түгел,мөмкин-мөмкин түгел, кирәк- кирәк түгел, Бушатырга,коткарды, эшсез калгач, авыр-җиңел

Яңгыравык тартыклар

-ма, -мә аффикслары, Саннарда төрле төркемчә ясалу ысулы(кушымчалар), Тыныш билгеләре, Аффиксларны ныгыту, 46-48 бит, Сорау җөмләдә -мы,- ме аффиксларын куллана белү

Һөнәр сайлау

Мөмкинлек,игътибарлы,абруй,сәләт,мөһим,чир,хезмәткәр,матбугат,осталык,дөнья,рәнҗеш,куаныч,риза буллу,

Теркәгечләр

Иярчен җөмләләр

Аналитик,синтетик бәйләүче чаралар

Шарт фигыль


Ата-анага хөрмәт-мәңгелек.

Намус,ишегалды,үзара,шуңа күрә,шәүлә,тәрбияләргә,әдәби хезмәткәр,изге теләк,шәфкать туташы,иң башы,яралы сугашчы,авыртуга карамастан

Иярчен җөмләләр,

Аваз ияртемнәре,

ымлыклар

Тирәбездә яхшы кешеләр

Фразеологизмнар,сулган,көйгән,игелекле,ачуланмый,берничә,тырыш,ышанам,тезелгән,кузгалырга,кычкырырга,начар булу,алдашырга,

Иярчен җөмләләр

Фигыль юнәлешләре


Кеше һәм мохит

Элек-электән ,кыяфәт,сүрәтләргә,һәрвакыт,нәсел тамыры,сырхау(авыру),куркыныч,яланаяк,тирә-юнь,моңсу,моңсулана,белмәгән кеше,канаты сынган,өзәргә

Иярчен җөмләләр

Аваз ияртемнәре,ымлыкларны ныгыту

Беренче хисләр

Үлеп ярата,серле,пышылдарга,сөю,чыркылдарга,тасвирларга,кыяфәт,язмышыңа язылган,йөрергә,өмет,язмыш

Алдагы бүлекләрдә өйрәнелгән грамматиканы ныгыту.


10 класста татар теле фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге

Телнең үсеше яшәеше

Милли телне саклау

Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау,үстерү чаралары

Борынгы төрки әдәби тел

Иске төрки әдәби тел

Гарәп графикасына нигезләнгән язу

Латин графикасына нигезләнгән язу

Татар әдәби теленең фонетик,орфоэпик,орфографик нормалары

Татар әдәби теленең грамматик,стилистик,пунктуацион нормалары

Татар әдәби теленең сүз байлыгы

Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре

Тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар

Эш кәгазьләре(белешмә,акт)язу

Кушымча,теркәгеч,кисәкчә,бәйлек,бәйлек сүзләрнең язылышы

Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

Эш кәгазьләре(васыятьнамә)язу

Эш кәгазьләре(ышанычнамә) язу,тикшерү

Тестлар ярдәмендә татар теленнән А өлеше буенча белем сыйфатын тикшерү

Тестлар ярдәмендә татар теленнән В өлеше буенча белем сыйфатын тикшерү

Тестлар ярдәмендә татар теленнән С өлеше буенча белем сыйфатын тикшерү

Белемнәрне балларда бәяләү

Эш кәгазьләре(беркетмә)язу

Тестлар ярдәмендә татар теленнән С өлеше буенча белем сыйфатын тикшерү

Тестлар ярдәмендә татар теленнән С өлеше буенча белем сыйфатын тикшерү

Тестлар ярдәмендә татар теленнән С өлеше буенча белем сыйфатын тикшерү

Белемнәрне балларда бәяләү

11 класста татар теле фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге

Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкяре

Төрки, фин-угор, славян телләре турында төшенчә. Аларның үзара мөнәсәбәте

Бу телләрнең үзара тәэсир итешүләре тарихы

Татар теленең төп диалектлары

Аларның төп үзенчәлекләре, тамырлары

Идел татары,Кырым татары.Добруджа татары турында төшенчә

Татар этнономикасы

Татар топономикасы (Сөн,хазар,ас,аслан һ.б.)

Идел-Урал топономикасында болгар-татар,фин-угор,славян катламнары

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре М.Корбангалиев,М.Фазлушин,Җ.Вәлиди,Х.Бәдигый,Г.Алпаров,Н.Хәким,В.Хангилдин,Л.Җәләй,С.Вәгыйзов,Р.Вәлитова,Б.Мифтахов,Д.Тумашева,В.Хаков,М.Зәкиев,С.Ибраһимов,А.Нуриева һ.б.(2)

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Сүзтезмә. Сүзтезмәгә анализ

Җөмләнең баш кисәкләре.Ия белән хәбәр арасында сызык

Хәлләр һәм аларның төрләре

Җөмләнең модаль кисәкләре:эндәш,кереш сүзләр,кереш җөмләләр

Гади җөмлә төрләре.Бер составлы җөмләләрне кабатлау

Җөмләдә сүзләр тәртибе

Кушма җөмлә.Тезмә кушма җөмлә,алар янында тыныш билгеләре

Иярченле кушма җөмлә

Катлаулы кушма җөмлә

Күп тезмәле кушма җөмлә төрләре

Ел буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау


5 класста татар эдәбияты фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге (рус телле балалар өчен)


Темалар

Татар халык җырлары.

Г.Тукай “Милли моңнар” (“Әллүки”), “Өзелгән өмет”.

Галиәсгар Камал. “Беренче театр”.

Сәгыйть Рәмиев шигырьләре.

Н.Думави “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”.

Әхмәт Фәйзи “Тукай” романы.

Хәсән Туфан шигырьләре.

Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”.

Н.Исәнбәт “Уракчы кыз”, “Коммуна тимерлегендә”, “Уракчы кыз”.

Гариф Гобәй. “Маякчы кызы”.

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”.

Ибраһим Гази хикәяләре.

Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”.

Р Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кунак егетләр”, “Батырлык эшләр идем...”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

Ләбибә Ихсанова “Наил белән Фаил”.

Туфан Миңнуллин “Авыл эте Акбай”.

Мөхәммәт Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”.

Фәнис Яруллин шигырьләре: “Иң гүзәл кеше икәнсез!”, “Әйбәт тә минем әби!”, “Гайни”, “Ялкау ялы”. “Ак төнбоек” хикәясе.



6класста татар эдәбияты фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге


Темалар

Татар халык җырлары.

Г.Тукай “Милли моңнар” (“Әллүки”), “Өзелгән өмет”.

Галиәсгар Камал. “Беренче театр”.

Сәгыйть Рәмиев шигырьләре.

Н.Думави “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”.

Әхмәт Фәйзи “Тукай” романы.

Хәсән Туфан шигырьләре.

Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”.

Н.Исәнбәт “Уракчы кыз”, “Коммуна тимерлегендә”, “Уракчы кыз”.

Гариф Гобәй. “Маякчы кызы”.

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”.

Ибраһим Гази хикәяләре.

Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”.

Р Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кунак егетләр”, “Батырлык эшләр идем...”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

Ләбибә Ихсанова “Наил белән Фаил”.

Туфан Миңнуллин “Авыл эте Акбай”.

Мөхәммәт Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”.

Фәнис Яруллин шигырьләре: “Иң гүзәл кеше икәнсез!”, “Әйбәт тә минем әби!”, “Гайни”, “Ялкау ялы”. “Ак төнбоек” хикәясе.


7 класста татар эдәбияты фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге



Темалар

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Тугандаш халыклар мәкальләре.

“Сөембикә бәете”.

“Сак-Сок” бәете.

К.Насыйриның тәрҗемәи хәле. “Әбүгалисина” (өзекләр).

Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.

Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек”.

Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”, “Рәсем”, “Урысча күп сүзең...”, “Куанды ил...”, “Җәй үтте...”, “Видагъ”.

Һ.Такташ. Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. “Мокамай” әсәре.

К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. “Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте” хикәяләре.

М.Әмир. Язучы турында кыскача белешмә. “Агыйдел” (өзекләр).

I яртыеллыкта үткәннәрне кабатлау.

С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Тегермән стенасындагы язулар”, “Һәйкәл урынында уйланулар”.

Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”.

Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты”, “Габдулла Тукайга” (сайлап).

Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты. “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Ватаным өчен”.

Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”.

Р.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”.

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”.

Н.Арсланов “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма”.

Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле. “Артышлы тау буенда” повесте.

Х.Сарьян “Бер ананың биш улы” (өзекләр).

Р.Гаташ шигырьләре.

Язучылар белән очрашу.

Татарча кинофильм яки спектакль карау һәм фикер алышу.

Табигатькә экскурсия.

Электрон китапханә белән эшләргә өйрәнү.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.


8 класста татар эдәбияты фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге
“Идегәй”дастаны.

Ф.Кәрим”Салих бабайның өйләнүе”

М.Фәйзи”Галиябану”

Ш.Камал”Акчарлаклар”

Ш.Бабич”Халкым өчен”

Һ.Такташ”Алсу”,”Киләчәккә хатлар”,”Мәхәббәт тәүбәсе”

Г.Бәширов”Туган ягым-яшел бишек”

Р.Фәйзуллин”Якты моң”,”И кардәшем”,”Бер хаҗәтсез кайчак…”, ”Бишбармак”,”Гөмбәзләре-кояшмыни!..”,”Үлем белән үлемсезлек”

М.Җәлил”Тик булса иде ирек”,”Соңгы җыр”,”Серле йомгак”,”Сандугач һәм Чишмә”

Г.Әпсәләмов”Кызыл йолдыз”

Р.Төхфәтуллин”Йолдызым”

М.Юныс”Шәмдәлләрдә генә утлар яна”

Г.Афзал”Дөнья матур,дөнья киң”,”Мыштыбый”,”Тәнкыйть сүзе”,”Ялкау кызлар”,”Өф-өф итеп”

Н.Фәттах”Итил суы ака торур”

Р.Батулла”Сөенбикә”

Т.Миңнуллин”Бәхетле кияү”

А.Гыйләҗев”Язгы кәрваннар”

А.Расих”Урланган хәзинә”

С.Сөләйманова”Туган җирем,эчкән суым!”,”Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”,”Кеше”,”Сулар ага,күлләр күккә бага...”,Этюд”,”Тагын узды кыңгыраулы язлар”

Ш.Галиев”Камырша”,”Утсыз төтен булмый”,”Үзең нинди”,”Тимерче Гомәр һәм гомер”

Р.Харис”Ант суы”,”Борылышта”

2.Әдәбият теориясе

Дастан турында төшенчә Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар Тарихи роман турында төшенчә

Музыкалъ драма турында төшенчә Идея төшенчәсе

Роман турында төшенчә Юмор,сатира турында төшенчә
3.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әдәби образга характеристика бирә белү

Әсәргә яки аның бер өлешенә рецензия яза алу.

Сөйләм төрләрен хәтердә калдыру.

9 класста татар эдәбияты фәне буенча белем бирүнең эчтәлеге

Кереш

Тарихи - әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан мөһим урыны. Татар әдәбиятының халык һәм милләт язмышында уйнаган роле.Аның үсеш баскычлары. Кешенең һәм татар татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр сузылган тормышын һәм яшәү рәвешен сәнгатьле чагылдыручы буларак татар әдәбияты.

Әдәбият теориясе.Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге турында төшенчә бирү.

Татар – төрки әдәбиятының чыганаклары

Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше.

Рун язулы истәлекләр. “Орхон – Енисей язмалары”.

Уйгур язулы истәлекләр. М.Кашгарыйның “Диване лөгатет төрек” – китабы – борынгы төркиләрнең мәдәниятен, фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак. Й.Баласагунлыгының “Котадгу белек” поэмасы.Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше.

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви, С.Бакыргани иҗатлары.

Шәрык классикасы һәм аның төп ядкәре – Коръән.

Әдәбият теориясе.

Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы.

Болгар чоры әдәбияты

Кереш. Болгар чоры тарихы һәм мәдәнияте.

Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы.Язучы турында белешмә. Поэманың сюжеты, сәнгатьчә эшләнеше. Татар әдбиятына ясаган тәэсире.

Әдәбият теориясе.

Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Иҗатта традицияләр һәм яңалык.

Алтын Урда чоры әдәбияты.

Алтын Урда чоры тарихына һәм мәдәниятенә күзәтү.

XIV йөз әдипләре. Котб, Харәзми, Х.Кятиб, М.Болгари, Рабгузый, Ә.Үргәнчи , аларның әсәрләре.

М. Болгариның “Нәһҗел Фәрадис”, Х.Кәтибның “Җөмҗема солтан” әсәрләре.

Сәиф Сараи. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге. “Гөлестан бит – төрки”, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны.

Әдәбият теориясе.

Дидактик әдәбият турында төшенчә. Әдәби багланышлар. Газәл, касыйдә.

Казан ханлыгы чоры әдәбияты.

Кереш. Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше. Сүз һәм графика сәнгатьләренең чагылышы буларак кабер ташлары.Дастаннар. “Идегәй” дастаны. “Дастаны Бабахан” әсәре.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятының аерым вәкилләре Мөхәммәд Әмин, Кол Шәриф, Өмми Кәмал иҗатлары.

Мөхәммәдьр Бине Мәхмүд. Тәрҗемәи хәле. Әдәби әсәрләренә гомуми күзәтү. “Төхфәи мәрдан” һәм “Нуры содур” поэмалары. Татар поэзиясен үстерүгә керткән өлеш. ”

Әдәбият теориясе

Лирик герой турындагы төшенчәне киңәйтү

XVII йөздә әдәбият

XVII йөзгә күзәтү. “Дәфтәре Чыңгызнамә”, “Гайсә углы Амәт”, “Җәмигъ әт – тәварих” әсәрләре.

Мәүла Колый. Тәрҗемаи хәле, иҗаты. “Хикмәтләре”, аларның үзенчәлеге.

Габди иҗаты.

Әдәбият теориясе.

Шигырь төзелеше. Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле.

XVIII йөздә әдәбият

XVIII йөз чоры тарихына һәм мәдәниятенә күзәтү. Бу чор татар әдәбиятында жанрлар.

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол иҗатлары.

Габдерәхим Утыз Имәни. Иҗатына гомуми күзәтү.

Йомгак. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына күзәтү

Әдәбият теориясе.

Урта гасырлар татар әдәбиятында жанрлар төрлелеге. Мәдхия һәм мәрсияләр

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбият

XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә-кереш.

Казан университеты һәм татар укымышлылары.

Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки иҗатларына гомуми күзәтү.

Габделҗәббар Кандалый

Язучының тормыш юлы. Беренче әдәби әсәрләреннән “Рисаләи –л-иршад” һәм “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” поэмалары. Хатын –кызларга багышланган поэмалары һәм шигъри хатлары:”Шәфгый”, “Сахипңәмал”, “Фәрхи” һ.б. Кандалыйда крестьян (мужик) образы. Аның татар шигъриятенә , шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше.Кандалый иҗатының туплану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.

Әдәбият теориясе.

Шигырь үлчәмнәре.

XIX йөзнең икенче яртысында әдәбият

(Яңа әдәбиятка күчеш чоры)

Кереш.

XIX йөзнең икенче яртысындагы әдәбиятка гомуми күзәтү. Мәгърифәтчеләрдән Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов эшчәнлеге һәм иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

Каюм Насыйри

Әсәрләре турында урта сыйныфларда алган белемнәрне искә төшерү. Әдәби әсәрләренә күзәтү ясау. “Әбүгалисина кыйссасы”. “Фәвакиһел – җөләса фил - әдәбият” җыентыгы. Иҗатының халыкчанлыгы.

Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе

Муса Акъегет.

Тормыш юлы һәи иҗаты. “Хисаметдин менла” романы.

Риза Фәхертдинов.

Иҗади эшчәнлеге. “Әсма , яки Гамәл вә җәза” романы

Заһир Бигиев

Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты. ”Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә” романы

XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясенә гомуми күзәтү

Мифтахетдин Акмулла.

Тормыш юлы, иҗатына күзәтү. Хат алымы белән язылган шигырьләре.Акмулла – чичән шагыйрь.Иҗатының әһәмияте.

Яков Емельянов. Иҗаты турында белешмә бирү.Бу иҗатта дини мотивлар.

Татар драматургиясенең беренче адымнары.

Жанр формалашу. Г.Ильяси, Ф.Халиди әсәрләре. Төрекчә һәм русчадан тәрҗемәләр.

IX сыйныфта өйрәнгәннәргә йомгак

Үткәннәрне кабатлау һәм имтиханга әзерләнү
Основное содержание учебного курса английского языка в 5классе

1.Взаимоотношения в семье, с друзьями. Внешность. Досуг и увлечения (спорт, музыка, посещение кино/ театра / парка аттракционов). Покупки. Переписка

2. Школа и школьная жизнь, изучаемые предметы и отношение к ним. Каникулы и их проведение в различное время года

3. Родная страна и страна/страны изучаемого языка. Их географическое положение, климат, погода, столицы, их достопримечательности. Городская/сельская среда проживания школьников .

Основное содержание учебного курса английского языка в 6классе

Предметное содержание речи
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   31

Похожие:

Образовательная программа школы iconОсновная образовательная программа основного общего образования
Основная образовательная программа мбоу„Курчалоевская сош №1” является программой развития школы

Образовательная программа школы iconРоссийской Федерации «Об образовании»
Образовательная программа школы адресована всем субъектам образовательного процесса и партнёрам школы

Образовательная программа школы iconЗаседание Директор школы Совета школы Байкалова М. Г
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Красноключинская основная общеобразовательная школа» является общеобразовательной...

Образовательная программа школы iconГосударственное бюджетное образовательное учреждение средняя общеобразовательная школа
Образовательная программа школы написана в соответствии с пособием Образовательная программа. Научные руководители — член-корреспондент...

Образовательная программа школы iconРешением Педагогического
Образовательная Программа школы на период с 2008 – 2010 г г обеспечивает преемственность Программы школы на предыдущих этапах

Образовательная программа школы iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Принята на Согласована на Утверждена заседании педагогического заседании управляющего директором школы совета школы совета школы

Образовательная программа школы iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Исполнители программы: педагогический и ученический коллективы школы, администрация, родительская общественность, социальные партнеры...

Образовательная программа школы iconПояснительная записка. Образовательная программа образовательного...
В социальном аспекте образовательная программа образовательного учреждения является свободной формой гражданского контракта между...

Образовательная программа школы iconОсновная образовательная программа основного общего образования 2015-2020гг
Основная образовательная программа основного общего образования мбоу г. Иркутска сош №43 (далее ооп ооо) разработана педагогическим...

Образовательная программа школы iconОсновная образовательная программа основного общего образования Муниципального...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального казенного общеобразовательного учреждения основной...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск