Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа»


НазваниеОбразовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа»
страница32/41
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   ...   28   29   30   31   32   33   34   35   ...   41

Лексикология

Татар әдәби теленең сүзлек составы. Сүзнең лексик мәгънәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Фразеологизмнар. Профессионализмнар. Диалектизмнар. Неологизмнар. Архаизмнар. Алынма сүзләр? Сүзлекләр — 4 сәгать.
Морфология

Сүз төркемнәре: мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре, ярдәмче сүз төркемнәре — 2 сәгать.

Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр — 2 сәгать.

Кушымчалар: ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар, модальлекне белдерүче һәм бәйләгеч кушымчалар, бифункцио-наль кушымчалар; кушымчаларның язылышы — 2 сәгать.
Синтаксик берәмлекләр һәм тыныш билгеләре

Гади җөмлә синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре: ияртүле һәм тезүле бәйләнеш, ияртүче һәм иярүче компонент; хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт;

җөмләдә тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар. Җөмләдә кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; алар-да тыныш билгеләре — 4 сәгать.

Кушма җөмлә синтаксисы. Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр; теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре; аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләр, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре — 6 сәгать.

II. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү шушы сыйныфта өйрәнелә торган синтаксик күренешләргә—гади җөмләләрнең әйтелү максаты ягыннан төрләренә, ал ардагы тиңдәш һәм аерымланган иярчен кисәкләргә, эндәш һәм кереш сүзләргә; тезмә кушма җөмләләрдәге— тезү, санау, каршы кую, иярченле кушма җөмләләрдәге көттерү һәм аныклау, ачыклау кебек интонацияләр белән үрелеп алып барыла.

Стилистика һәм сөйләм культурасы (20 сәгать) Стилистика

I. Әдәби сөйләм, аның стильләре. Функциональ стильләр: матур әдәбият стиле, аның лексик һәм грамматик үзенчәлекләре; көндәлек матбугат стиле, аның үзенчәлекләре; фәнни стиль, аны үстерү өчен кирәкле шартлар; рәсми стильгә хас үзенчәлекләр; эпистоляр стиль, аның телебез тарихында тоткан урыны — 6 сәгать.

Төрле сүз төркемнәренә тупланган сүзләрне сөйләмдә куллану. Грамматик синонимнар, аларның төрләре: морфологик һәм синтаксик синонимнар. Морфологик синонимнарны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре. Синтаксик синонимнарның үз эчендәге төрләре: сүзтезмәләрнең синонимлыгы, җөмлә кисәкләрен синонимик куллану, бер һәм ике составлы җөмләләрнең синонимлыгы, фигыль юнәлешләре белән бәйле синонимлык (актив һәм пассив төзелмәләр синонимлыгы), туры һәм кыек сөйләм синонимлыгы. Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләрнең синонимлыгы, иярчен кисәк һәм иярчен җөмлә синонимлыгы, тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллану — 6 сәгать.
Лексик һәм грамматик калькалар, аларның татар сөйләмендә кулланылышы — 2 сәгать.

Сөйләм культурасы, аның нигезләре: төгәллек, аңлаешлылык, чисталык, җыйнаклык, аһәңлелек — 6 сәгать.

II. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен — аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.

Тел турында гомуми мәгълүмат (10 сәгать) Телнең иҗтимагый әһәмияте

I. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Тел һәм тарих,
хәзерге милли татар әдәби теленең тамырлары, милли та-
тар әдәби теленең формалашуы. Хәзерге татар әдәби теленең
үсеше.

Татар сөйләмә теленең диалектлары. Татар әдәби теленең сафлыгын, аһәңен, матурлыгын, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияви көчен саклау.

Икетеллелек. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы.

Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре—4 сәгать.

Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре — 2 сәгать.

Кабатлау—2 сәгать.

II. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына
китерү; аралашу һәм ^зара аңлашу чарасы буларак язма һәм
сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланы-
лышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы
Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү. Татар тел
гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән
бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән
саклау. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында
гомуми төшенчәгә ия булу.

Бәйләнешле сөйләм үстерү (16 сәгать)

Телдән —10 сәгать. Әдәбияттан — 6 сәгать.

Әдәбият дәресендә өйрәнелә торган бер әсәргә (яки аның бер өлешенә) рецензия язу, язманы камилләштерү—2 сәгать.

Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен укылган әдәби әсәрләрдән алынган, тәрбияви яктан әһәмияте булган текстлар өстендә эшләп камилләштерү; аларга нигезләнеп, 2 изложение, 4 сочинение язу; берничә язманы тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылык ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү — 8 сәгать.
Тестлар ярдәмендә татар теленнән белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү — 2 сәгать.

Конспект һәм тезис, ал арны язу күнегүләре — 3 сәгать.

Эш кәгазьләре. Үтенеч һәм ышаныч язу үрнәкләре белән танышу, ал арны язарга өйрәнү—1 сәгать.

Сочинение язу өчен үрнәк темалар

  1. Туганнарның булмый яңасы. (Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф»)

  2. Мәхәббәт ул үзе — иске нәрсә. (Г. Кандалый. «Сәхибҗа-мал»)

  3. Кеше—үзе яшәгән тирәлек җимеше. (3. Нади. «Җиһанша хәзрәт»)

Татарская литература

V СЫЙНЫФ (105 СӘГАТЬ)
Әсәрләрне өйрәнү — 76 сәгать

Сөйләм үстерү — 16 сәгать Дәрестән тыш уку — 10 сәгать

Халык авыз иҗаты. Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары. Әкиятләр. Ал ардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар. Тылсымлы, хайваннар турындагы һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре арасындагы аерма турында кыскача мәгълүмат бирү.

Уку һәм анализлау өчен:

«Таңбатыр» әкияте. Аны уку, текстка якын итеп, балалардан сөйләтү. Кабатлатканда, детальләргә игътибар итү. Әкият героеның сыйфатлары. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

«Үги кыз» әкияте. Укып чыгу, сөйләү. Герой холкындагы гаделлек, тугрылык. (2 сәгать) Дәрестән тыш уку өчен:

«Чакматаш», «Гөлчәчәк», «Солдат балтасы». Башка халыклар әкиятләре (укучылар һәм укытучы сайлавы буенча). Балалардан үзләре белгән әкиятләрне сөйләтү.

Уку һәм анализлау өчен:

«Әтәч белән Төлке», «Ай белән Кояш», «Арыслан, Бүре, Төлке». Әкиятләрдә кешегә хас сыйфатларның һәм фикер йөртүнең хайваннарга, табигать җисемнәренә үзенчәлекле төстә күчерелүе. Балалардан хайваннар турында үзләре белгән яки уйлап чыгарган әкиятләрен сөйләтү. (4 сәгать)

«Алтын алмалар», «Кол һәм алпавыт». Тапкырлыкка корылган әкиятләрдә тормышчанлык, акыл көченең өстенлеген күрсәтү. Тормышның мәгънәсе һәм кызыклыгы байлыкта гына түгеллеген раслау. Көнкүреш әкиятләренең тәрбияви көче. (2 сәгать)

Мәзәкләр. Алардагы тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек.

Уку һәм анализлау өчен:

«Ишәк өстендә», «Шайтан ни төсле?», «Укытучы белән укучы бала», «Тартылмый да, сузылмый да», «Өметсез», «Төбендә юкмы?», «Былтыргы «А», «Кичке аштан соң», «Улы һәм атасы». Мәзәкләрне уку, сөйләү, хикмәтен аңлату. (2 сәгать)
Укып фикер алышу өчен:

«Нужа бабай», «Үзе кереп бара», «Көйзэмэгэн арпа», «Аягын күтәрә торган ат», «Довольно». Уку, төгәл, җыйнак итеп сөйләп бирү, мәгънәсен төшендерү. Балалардан мәзәкләр сөйләтү. (2 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

К. Насыйри. Хикәяләр («Иске мәдрәсәдә», «Патша белән карт», «Аңгыралык бәласе» һ. б.).

Уку һәм анализлау өчен:

Г. Тукай. «Исемдә калганнар». Балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Авыр язмышны оптимистик рухта сурәтләү. Биография һәм автобиография турында төшенчә. (Зфәгать)

«Шүрәле» поэмасы. Уку, эчтәлеген сөйләү. Поэманың әкиятләр җирлегендә иҗат ителүе. Авыл егетенең тапкырлыгы. Табигать күренешләренең тасвирланышы. Поэманы гүзәл иткән элемент-чаралар. Чагыштыру һәм эпитетны аңлату. Әсәрнең Ф. Яруллинны — «Шүрәле» балетын, Н. Җиһановны «Кырлай» симфоник поэмасын иҗат итәргә илһамландыруы. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Г. Тукай. «Пар ат». Лирик геройның татар мәдәнияте үзәгенә омтылуы. Казанга зур өметләр баглавы. Шигырьдә хис-кичерешләр, уй-фикерләр тасвирлану. Шигъри сөйләм турында төшенчә. (1)Сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен: Г. Тукай. «Таз», «Сабыйга».

Уку һәм анализлау өчен:

Ф. Әмирхан. Язучы турында белешмә. «Нәҗип». Хикәянең сюжеты. Нәҗип кичерешләренең самимилеге, кичерешләрдәге борылышлар. Хикәя турында төшенчә. (3- сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Г. Ибраһимов. Язучының кыскача иҗат биографиясе белән таныштыру. («Алмачуар». Авыл малаеның табигатькә якынлыгы, атка мәхәббәте, аңа бәйле хыяллары, хыялның җимерелүе. Пейзаж турында төшенчә. (4 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Н. Такташ. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. «Ак чәчәкләр», «Урман» (өзек). Табигать күренешләренең төгәл чагылдырылуы. Шагыйрь күңелендә дөньяга соклану, яшәү куанычы хисләренең тууы. Җанландырылган табигать образлары. Лирик герой турында төшенчә. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

«Караборынның дусты». Азатлык өчен көрәшнең гәүдәләнеше. Әйдүк һәм Караборын образлары. Күренешләрнең Караборын карашы аша тасвирлануы. (3 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Н. Такташ. «Картайдым шул», «Пи-би-би-бип».

Укып фикер алышу өчен:

Ә. Еники. Тәрҗемәи хәле турында кыскача белешмә. «Курай» (баштагы ике кисәк). Әсәрне уку, эчтәлеген сөйләү. Әсәрнең халык иҗаты белән уртаклыгы. Курай һәм курайчы образы: моңның кеше күңеленә тирән тәэсирен ачу. (2 сәгать)

«Бала». Әсәрне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Үзәк вакыйганы билгеләү. Солдатның эчке дөньясын ачу үзенчәлекләре. Сәнгатьчә детальләрне табу, аларның мәгънәви көчен ачу. (3 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Г. Кутуй. Язучының тормыш юлы. «Сагыну». Лирик герой кичерешләрендә Туган ил образы. Нәсер турында төшенчә. Инверсия. (2 (сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары». Фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә бирелеше. Рөстәмнең характер сыйфатлары. Фантастик әкиятләр белән бу әсәр арасындагы уртаклык һәм аермалар. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

М. Җәлил. «Җырларым». Шагыйрьнең эчке ышанычы, өметләре, шигъриятне зурлавы. «Ана бәйрәме», «Кызыл ромашка». Фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелеше, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәте. Предметларны, табигатьне җанландырып сурәтләү. Рифма турында төшенчә. (3 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Ф. Кәрим. Шагыйрь турында белешмә. «Үлем уены». Үлемне җиңгән нәни солдат тапкырлыгының юмор ярдәмендә бирелүе. (2 сәгать)
Укып фикер алышу өчен:

Ф. Кәрим. «Кыр казы». Лирик герой күңелендәге халкын ярату хисләренең чагылышы. Бу хисне әйтеп бирүдә кыр казы уйнаган роль. «Сибәли дә сибәли». Табигать күренешләре (көзге төн, җил, яңгыр) белән якын иптәшен җуйган лирик геройның кәефе арасындагы уртаклыкның сәнгатьле чагылышы. (2 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

С. Хәким. «Колын». Н. Баян. «Сандугачка» (укытучы һәм укучылар сайлавы буенча).

Укып фикер алышу өчен:

А. Алиш. Язучының тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат бирү. Башлангыч сыйныфларда укылган әсәрләрен искә төшерү. Әкиятләре турында гомуми фикерләр, халык авыз иҗатына якынайткан яклары. А. Алиш әкиятләрендәге образлар системасы, төп мотивлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары. (4 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

М. Кәрим. «Озын-озак балачак» (өзекләр). Әсәр героеның табигать һәм кешене аңлаудагы үзенчәлекле юлын сурәтләү. Тормыш закончалыкларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау-аңлатуда Олы инәй образының роле. (5 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Ш. Галиев. Балалар өчен шигырьләре. Балалар дөньясының конкрет вакыйгаларда, предмет-сыйфатларда чагылышы. Дөньяны танып белүнең, тәҗрибә туплау, ачыш ясауның шаянлык һәм җорлык, юмор теле белән тасвирлануы. Юмор һәм сатира турында төшенчә. (3 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Г. Сабитов. «Ярсулы яз» хикәясе. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылуы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен, табигатьне бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау. Телнең сурәтлелеге. (3 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Н. Дәүли. «Язмышка юл» (бүлекләрне укытучы һәм укучылар сайлап ала).

Уку һәм анализлау өчен:

А. Расих. Язучының кыскача тәрҗемәи хәле белән таныштыру. «Хәвефле сынау» повесте. Әсәрдә маҗаралылык, реальчынбарлыкны чагылдыру үзенчәлекләре. Маҗаралы жанр турында гомуми мәгълүмат бирү. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Н. Исәнбәт. Язучының тәрҗемәи хәле. «Хуҗа Насретдин» (кыскартып алына). Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше. Хуҗа Насретдин — халыкның зирәклеген һәм үлемсезлеген раслаучы образ. Комедия турында төшенчә. (5 сәгать)

VI СЫЙНЫФ (68 СӘГАТЬ)
Әсәрләрне өйрәнү — 50 сәгать

Сөйләм үстерү — 12 сәгать Дәрестән тыш уку — 6 сәгать

Җырлар, такмаклар турында кыскача мәгълүмат бирү. Уку һәм анализлау өчен:

«Гөлҗамал», «Көзге ачы җилләрдә», «Туган ил», «Яша, Республикам!». Аларның тематикасы, характеры.

Җыр турында төшенчә. Халыкның рухи тормышында җырның роле. Аның көй белән бергә яшәве. Көйләрдә моңның әһәмияте. Борынгы һәм хәзерге җырлар. Магнитофон язмасында җырлар тыңлау. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

«Ай былбылым», «Сабан туе», «Шома бас». Озын һәм кыска җырлар, такмаклар турында төшенчә. Аларда кеше халәтенең төрле яклары чагылу. Укучыларга җырлар язып килергә тәкъдим итү. (1 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Халык җырлары. «Әпипә», «Иске кара урман», «Ашказар», «Азамат», «Сандугач» (укытучы һәм укучылар сайлавы буенча).

Уку һәм анализлау өчен:
1   ...   28   29   30   31   32   33   34   35   ...   41

Похожие:

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Средняя общеобразовательная школа №63 г. Брянска, рассмотрена педагогическим советом (протокол №7 от 18. 06. 2015), утверждена приказом...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Тимершикская...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconПояснительная записка Основная образовательная программа основного...
Основная образовательная программа основного общего образования (далее – ооп ооо) Муниципального бюджетного общеобразовательного...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3 г. Уссурийска»

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
«Цивильская средняя общеобразовательная школа №2» Цивильского района Чувашской Республики

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 8

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Планируемые результаты освоения обучающимися образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования Муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОбразовательная программа основного общего образования Муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 3

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск