Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа»


НазваниеОбразовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа»
страница31/41
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   ...   27   28   29   30   31   32   33   34   ...   41

Модаль сүзләр (1 сәгать)

I. Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә, ал арның мәгъ-
нәләре һәм җөмләдә кулланылу үзенчәлекләре — 1 сәгать.

II. Модаль сүзләрне сөйләмдә куллана белү, аларның дөрес
язылышы һәм алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Ымлыклар (1 сәгать)

I. Ымлыклар турында гомуми төшенчә, аларның мәгънә
төркемчәләре. Ымлыкларның дөрес язылышы һәм алар янын-
да тыныш билгеләре — 1 сәгать.

II. Ымлыкларны сөйләмдә урынлы куллану. Әдәплелек,
итагатьлелекне белдерә торган сүзләрнең ымлыклар буларак
сөйләм әдәбе нормаларында кулланылу үзенчәлекләрен белү.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

(3 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (13 сәгать)

Бирелгән темалар буенча сочинение материалы туплап, катлаулы план төзү.

Рәсемгә яки туган як табигатенә таянып, төрле жанрдагы сочинениеләр (сочинение-сыйфатлама, сочинение-хикәяләү һ.б.) язу күнегүләре.

Ел буена гади һәм катлаулы планнар төзеп яки алардан башка изложение, ирекле һәм әдәби темаларга сочинениеләр язу.

Берәр контроль изложение белән сочинениене һәм өй сочинениесен бергәләп тикшерү.

Төрле темаларга мәкалә язу күнегүләре.

Программага кергән әсәрләрне яки алардан сайлап алынган өзекләрне сәнгатьле итеп уку, эчтәлекне төгәл, кыскартып яки киңәйтеп сөйләү күнегүләре. Расписка һәм акт турында төшенчә бирү, аларны язу күнегүләрен үтәү.

Модаль сүзләр (1 сәгать)

I. Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә, ал арның мәгъ-
нәләре һәм җөмләдә кулланылу үзенчәлекләре — 1 сәгать.

II. Модаль сүзләрне сөйләмдә куллана белү, аларның дөрес
язылышы һәм алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Ымлыклар (1 сәгать)

I. Ымлыклар турында гомуми төшенчә, аларның мәгънә
төркемчәләре. Ымлыкларның дөрес язылышы һәм алар янын-
да тыныш билгеләре — 1 сәгать.

II. Ымлыкларны сөйләмдә урынлы куллану. Әдәплелек,
итагатьлелекне белдерә торган сүзләрнең ымлыклар буларак
сөйләм әдәбе нормаларында кулланылу үзенчәлекләрен белү.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

(3 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (13 сәгать)

Бирелгән темалар буенча сочинение материалы туплап, катлаулы план төзү.

Рәсемгә яки туган як табигатенә таянып, төрле жанрдагы сочинениеләр (сочинение-сыйфатлама, сочинение-хикәяләү һ.б.) язу күнегүләре.

Ел буена гади һәм катлаулы планнар төзеп яки алардан башка изложение, ирекле һәм әдәби темаларга сочинениеләр язу.

Берәр контроль изложение белән сочинениене һәм өй сочинениесен бергәләп тикшерү.

Төрле темаларга мәкалә язу күнегүләре.

Программага кергән әсәрләрне яки алардан сайлап алынган өзекләрне сәнгатьле итеп уку, эчтәлекне төгәл, кыскартып яки киңәйтеп сөйләү күнегүләре. Расписка һәм акт турында төшенчә бирү, аларны язу күнегүләрен үтәү.
7 нче СЫЙНЫФ (102 сәгать)

Морфология, сүз ясалышы һәм орфографиядән үткәннәрне кабатлау

I. 6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле — 6 сәгать.

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре (10 сәгать)

Синтаксис турында төшенчә — 1 сәгать.

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гомумиләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш билгеләре — 3 сәгать.

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклауны мөнәсәбәт — 6 сәгать. Синтаксик берәмлекләр (10 сәгать) Сүзтезмә

Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар — 1 сәгать. Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар — 1 сәгать. Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар — 1 сәгать. Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар — 1 сәгать.

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар—1 сәгать. Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар — 2 сәгать. Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар — 1 сәгать.

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар) — 1 сәгать.

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе — 1 сәгать.
Лөмлә Җөмлә төрләре (12 сәгать)

Ике составлы җөмлә — 1 сәгать.

Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә — 1 сәгать.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмлә — 1 сәгать.

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр; җөмләнең төрле урынында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Раслау һәм инкяр җөмләләр, җыйнак һәм җәенке җөмләләр— 2 сәгать.

Тулы һәм ким җөмләләр — 1 сәгать. Өстәлмәләр — 1 сәгать

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр — 3 сәгать.

Җөмләнең грамматик кисәкләре (32 сәгать)

Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны — 2 сәгать.

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны — 2 сәгать.

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны — 1 сәгать.

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны — 1 сәгать.

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны — 1 сәгать.

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны—1 сәгать.

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны — 1 сәгать.

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны—1 сәгать.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүзләр, кереш сүзләр, керешмәләр — 2 сәгать.

Җөмләдә сүз тәртибе. Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе — 2 сәгать.
Җөмләнең аерымланган кисәкләре: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре — 3 сәгать.

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү—2 сәгать.

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау—4 сәгать.

Җөмләгә билгеләмә бирү — 1 сәгать.

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау — 6 сәгать.

II. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аеру, алардан тиешенчә файдалану; ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен, җөмлә кисәкләрен танып белү; эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән уку, язмада ал арга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую; җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу, аларны дөрес интонация белән укый, алар янында тиешле тыныш билгеләрен куя белү; тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән уку, алар янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую; диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белү; сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдалана белү; җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдалану һәм тиешле интонация белән уку.

Бәйләнешле сөйләм үстерү (32 сәгать)

Телдән—16 сәгать. Әдәбияттан —16 сәгать.

Махсус текст яки әдәбият дәресендә өйрәнелгән бер әсәр (тәмамланган өлеше булырга мөмкин) нигезендә катлаулы план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү күнегүләре. Диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан файдалану, сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә — синтагмаларга бүлү күнекмәләре, сөйләмдә логик басым — 4 сәгать.

Портрет яки берәр картина нигезендә сыйфатлама элементларын киңрәк кулланып хикәяләү. Туган як табигатен тасвирлау (пейзаж) — 4 сәгать.

Әдәби образларга характеристика бирү күнегүләре — 2 сәгать.

5 изложение, ирекле темага—3, әдәби темага 2 сочинение язу —10 сәгать.

2 изложениене, 2 сочинениене, өйдә язылган бер сочинениене бергәләп тикшерү — 6 сәгать.

Дәрестә өйрәнелгән бер әсәргә яки өзеккә язмача бәя бирү— 2 сәгать.
Гариза турында төшенчә, аны язу күнегүләре — 1 сәгать. Төрле жанрларга караган текстларны сәнгатьле уку, фикерне әдәби телдә аңлату — 3 сәгать.

Сочинение язу өчен үрнәк темалар

1. Татарча да яхшы бел. (Дәрдемәнд. «Урысча күп сүзең»)

  1. Акъәби нәрсәгә борчыла? (Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»)

  2. Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» шигырендә солдат образы.

  3. Кеше язмышы халык язмышы белән бәйләнгән. (X. Сарьян. «Бер ананың биш улы»)

Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү шушы сыйныфта өйрәнелә торган синтаксик күренешләргә — җөмләләрнең әйтелү максаты ягыннан төрләренә, тиңдәш кисәкләргә, җөмләнең аерымланган иярчен кисәкләренә, эндәш һәм кереш, модаль сүзләргә бәйле интонацияләр белән үрелеп алып барыла.
8 нче СЫЙНЫФ (102 сәгать)
Тел һәм тел гыйлеме — 1 сәгать. Үткәннәрне искә төшерү.

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексикология, фразеология, морфология — 1 сәгать.

Гади җөмлә төрләре; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм иярт үле бәйләнеш, ал арның белдерелүе һәм җөмләдәге урыны; гади җөмлә ахырында һәм уртасында куела торган тыныш билгеләре турында белгәннәрне искә төшерү; шартлы билгеләрдән файдаланып, җөмләләргә сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан анализ ясау — 2 сәгать.
Туры һәм кыек сөйләм (12 сәгать)

I. Диалог һәм монолог, туры һәм кыек сөйләм турында
белешмә — 4 сәгать.

Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язмада бирелеше, тыныш билгеләре — 4 сәгать.

Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү— 2 сәгать.

Туры сөйләмле җөмләгә синтаксик анализ ясау — 2 сәгать.

  1. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли
    үзләштерү: төрле темага караган әңгәмәдә иркен катнашу;
    сөйләмдә туры сөйләмне — кыек, кыек сөйләмне туры сөй-
    ләмгә әйләндерә белү; язганда, туры сөйләмгә бәйле тыныш
    билгеләрен дөрес кую; диалогны һәм монологны дөрес төзи
    һәм яза белү; мөстәкыйль фикер йөртү эшчәнлеген активлаш-
    тыру; сөйләм әшчәнлегенең үзара аңлашу чарасы икәнлегенә
    төшенү.

КУШМА ҖӨМЛӘ Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә — 2 сәгать.

Тезмә кушма җөмлә (4 сәгать)

I. Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр (компонентлар). Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау — 2 сәгать.

Иярченле кушма җөмлә (22 сәгать)

I. Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр. Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә — 1 сәгать.

Иярчен ия һәм хәбәр җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре — 3 сәгать.

Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Иярчен вакыт һәм урын җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Иярчен рәвеш һәм күләм җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Иярчен сәбәп һәм максат җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше ягыннан төре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау: җөмләләргә синтаксик анализ ясау — 6 сәгать.

Катлаулы төзелмәләр (32 сәгать)

Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре — 2 сәгать.

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә:

  • тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә — 2 сәгать;

  • тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре— 2 сәгать;

  • бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре —2 сәгать;

  • берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре — 2 сәгать;

  • иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, синтаксик анализ ясау — 8 сәгать;

  • катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре—6 сәгать;

  • катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау, синтаксик анализ ясау — 6 сәгать;

— тезем — 2 сәгать.

II. Татар әдәби теленең кушма җөмләләргә караган кагыйдәләрен белү, алардан телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдалану, теземнәрне дөрес интонация белән уку, тыныш билгеләрен куярга өйрәнү. Гади җөмләдәге баш һәм иярчен кисәкләр белән синтетик иярчен төрдәге җөмләләрнең якынлыгын аңлау. Кушма җөмләләрдәге синонимлык. Кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү, схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Бәйләнешле сөйләм үстерү (26 сәгать)

Телдән —14 сәгать. Әдәбияттан —12 сәгать.

Сөйләм төрләрен сөйләмә һәм язма формада камилләштерү күнегүләре — 3 сәгать.

Әхлакый, толерантлык, туган телне, туган җирне, ватанны саклау кебек тәрбияви эчтәлекле текстларны сәнгатьле уку, аларга нигезләнеп, 4 изложение, 4 сочинение язу; җөмләнең мәгънәсен, төзелешен, интонацияне, тыныш билгеләренең куелышын текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлату— 12 сәгать.

Изложение белән сочинениене бергәләп тикшерү—6 сәгать.

Программа буенча укылган әдәби әсәрдәге образларга телдән һәм язмача характеристика бирү, берничә язманы бергәләп тикшерү (тулыландыру, редакцияләү һ. б.) — 4 сәгать.

Беркетмә язу—1 сәгать.

Сочинение язу өчен үрнәк темалар

  1. Кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәт нәрсәдән башлана? (Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»)

  2. М. Җәлилнең «Сандугач һәм Чишмә» балладасында Сандугач һәм Чишмә образлары.

  3. Сугыш чоры яшьләре — безнең бабайлар һәм әбиләр ул. (А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар»)

  4. Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте — матур ярату тарихы ул. (М. Фәйзи. «Галиябану»)

Төрле темаларга изложениеләр һәм сочинениеләр яздырып, укучыны тулы һәм эзлекле иҗади язма төрләренә өйрәтү; язмача һәм көнкүрештә аралашу барышында мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә әзерләү; әдәби сөйләмнең грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик, стилистик һәм пунктуацион нормалар белән бәйләнешен төшендерү.
9 нчы СЫЙНЫФ (68 сәгать) Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау (24 сәгать)

I. Фонетика. Сөйләм авазлары, ал арның кулланылышы: авазларның охшашлануы, чиратлашуы; авазлар чиратлашканда, мәгънәнең үзгәрүе — 2 сәгать.

Дөрес сөйләү һәм язу: сүзнең әйтелеше һәм язылышы, сүз ярдәмендә белдерелгән мәгънә — 2 сәгать.
1   ...   27   28   29   30   31   32   33   34   ...   41

Похожие:

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Средняя общеобразовательная школа №63 г. Брянска, рассмотрена педагогическим советом (протокол №7 от 18. 06. 2015), утверждена приказом...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Тимершикская...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconПояснительная записка Основная образовательная программа основного...
Основная образовательная программа основного общего образования (далее – ооп ооо) Муниципального бюджетного общеобразовательного...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3 г. Уссурийска»

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
«Цивильская средняя общеобразовательная школа №2» Цивильского района Чувашской Республики

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 8

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Планируемые результаты освоения обучающимися образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования Муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОбразовательная программа основного общего образования Муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 3

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск