Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа»


НазваниеОбразовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа»
страница33/41
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   ...   29   30   31   32   33   34   35   36   ...   41

Г. Тукай. «Әллүки». Шагыйрьнең халык көенә, моңына тирән мәхәббәте. «Өзелгән өмет». «Тәфтиләү» көенә җырлана торган бу җырда лирик геройның моңсу хисләре гәүдәләнеше.
Авторы мәгълүм әсәрләрнең халык көенә җырлануы. (2 сәгать)

Дәрестән тыш уку һәм ятлау өчен: Г. Тукай. «Туган авыл».

Уку һәм анализлау өчен:

Г. Камал. «Беренче театр». Әсәрдә чагылган конфликтның иҗтимагый әһәмияте. Образларның үзенчәлекле сыйфатлары. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образы.

Г. Камал иҗаты турында кыскача белешмә. Конфликт турында төшенчә. Комедия турындагы белемнәрне киңәйтү. (3 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

С. Рәмиев. «Уку», «Таң вакыты», «Авыл», «Мин». Шигырьләрдә мәгърифәткә, белемгә өндәү, рухи уянырга чакыру, шәхес азатлыгын, куәтен данлау. Туган якка мәхәббәт. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән таныштыру. (2 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Н. Думави. «Мәхбүс», «Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне», «Авыл малайларының ягъмур теләве».

Уку һәм анализлау өчен:

Ә. Фәйзи. «Тукай». Романны дәрестә һәм өйдә уку. Тукай язмышы, бу язмышның төрле борылышларга бай булуы. Бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән ситуация һәм вакыйгалар. Тукайның халык баласы булуы.

Ә. Фәйзинең тәрҗемәи хәле турында кыскача белешмә бирү. (5 сәгать-)"!

X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар», «Моабитны күрдем төшемдә», «Иртәләрем-кичләрем», «Каеннар сары иде», «Илдә ниләр бар икән?», «Чәчәкләр китерегез Тукайга». Шагыйрь әсәрләрендәге хисләр драматизмы, фәлсәфи тирәнлек, сәнгатьчә нәфислек.

Строфа турында төшенчә. X. Туфан шигырьләренең кайбер үзенчәлекләре.

Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына кыскача характеристика. (3 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

X. Туфан. «Киек казлар», «Кайсыгызның кулы җылы?», «Аралагыз мине», «Алмаз». Хисләрне табигать фонында, кошлар, җәнлекләр язмышы белән бәйләп яки күчерелмә

рәвештә аңлату. «Алмаз» шигырендә туган телгә мәхәббәт, аның мәңге яшәргә тиешлеге идеясенең чагылышы. Күчерелмә мәгънә турында төшенчә. (2 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр». Сыйнфый көрәшнең кешеләр язмышына тәэсире: бергә үскән малайларның алга таба көрәш эчендә төрле сукмактан китүе, бер-берсенә дошман булып әверелүе. (4 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Н. Исәнбәт. «Туган ил», «Коммуна тимерлегендә», «Уракчы кыз».

М. Гафури. «Үзем һәм халкым», «Мин кайда», «Кызыл байрак» (укытучы һәм укучылар сайлавы буенча).

Укып фикер алышу өчен:

Г. Гобәй. «Маякчы кызы». Гражданнар сугышы картиналарының тасвирлануы, бу көрәштән балаларның да читтә кала алмавы. Илсөяр, Бикмуш карт образлары. Әсәрдәге маҗаралылык, бала өчен серлелек элементларының роле. (ЗрЬәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

И. Юзеев. Иҗаты белән кыскача гына таныштыру. «Бакчачы турында баллада», «Йолдыз кашка турында баллада». Баллада турында башлангыч мәгълүматлар. (2сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

И. Гази/ Тәрҗемәи хәле. «Кызыл томаннар артында», «Мәүлия нигә көлде?», «Өч Мәхмүт». И. Газиның хикәя иҗат итүдәге осталыгы, сурәтләрнең тыгызлыгы, лирик, юмористик төсмерләргә байлыгы, гыйбрәтле хәлләрнең яктыртылуы, характерлар аныклыгы. (4 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим». Мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышы. Дүшән һәм Алтынай образлары. Әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре чагылышы.

Язучының тормышы, иҗаты, ата-анасы хакында кыскача мәгълүмат бирү. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!», «Әни, мин көчек күрдем!» Шигырьләрдә шаянлык, нечкә юмор аркылы олы фикерләр әйтү, шәфкатьлелек тәрбияләү. «Кунак егетләр».

Татарча көрәшнең милли, шул ук вакытта башка халыклар өчен дә кызыклы һәм үз булырлык якларын күрсәтү ярдәменде халыкның матур гореф-гадәтләрен зурлау. «Батырлык эшләр идем...» Бала күңеленең нечкәлекләрен мөлаем юмор ярдәмендә чагылдыру. «Шундый минем туган ягым», «Кайтыйк ла үзебезгә!». Туган илгә, туган якка мәхәббәтне бала исеменнән оста әйтеп бирү. (2 сәгать)

Л. Ихсанова. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. «Наил һәм Фаил». Үзәк геройның шуклыгы, хаталары, холкы. Фаилнең иптәшләре. (4 ;сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Т. Миңнуллин. «Авыл эте Акбай» пьесасы.

Уку һәм анализлау өчен:

М. Мәһдиев. Тәрҗемәи хәле. «Без — кырык беренче ел балалары». Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы. Персонаж һәм вакыйгаларны нечкә юмор белән сурәтләү. «Мин» образы, аның бирелү үзенчәлеге. (4' сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Ф. Яруллин. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты. «Иң гүзәл кеше икәнсез». Шигырьдә укытучыга соклану хисенен зурлыгы, шул соклану һәм зурлауны күрсәтү өчен китерелгән чагыштырулар. «Әйбәт тә минем әби!», «Гайни», «Ялкау ялы». Шигырьләрдә бала рухын чагылдыру үзенчәлекләре. «Ак төнбоек». Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү. (3сәгать)
VII СЫЙНЫФ (68 СӘГАТЬ)

Әсәрләрне өйрәнү — 47 сәгать

Сөйләм үстерү — 17 сәгать Дәрестән тыш уку — 4 сәгать

Уку һәм анализлау өчен:

Мәкальләр һәм әйтемнәр (Н. Исәнбәт төзеп бастырган 3 томлыктан сайлап алырга). Тугандаш халыклар мәкальләреннән үрнәкләр.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә халык зирәклегенең, күзәтүчәнлек, гомумиләштерү сәләтенең, фәлсәфи карашлар, әхлак принципларының чагылышы. Аларның җыйнаклыгы, фикер тыгызлыгы, шигърилеге, телбизәк чаралары. Укучыларга яңа мә-каль-әйтемнәр язып килергә тәкъдим итү. Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

«Сөембикә бәете». Сөембикә образында гүзәллек белән легендарлык, бөеклек белән фаҗиганең бергә үрелүе. Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше.

Бәет турында төшенчә. (2 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

«Сак-Сок» бәете.

Уку һәм анализлау өчен:

К. Насыйри. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. «Әбугалисина» (өзекләр). Әсәрдә акыл көче, гыйлем куәтен раслау, ал арның тылсымлы нәтиҗәсен күрсәтү. Гыйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идеясе. Әбүга-лисина һәм Әбелхарис образлары. (2 сәгать)

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш». Әсәрнең дини рухтагы борынгы «Кисекбаш» поэмасы формасында язылуы. Вакыйгаларның реаль җирлеккә күчерелүе, мифологик образларның шул заманның конкрет шәхес образлары белән аралашып килүе, үзенчәлекле әкияти сюжет ярдәмендә чын картиналар тасвирлану. Кисекбаш образы, аны сыйфатлауда кулланылган гиперболик алымнар. Җанландыруның сатирик максатка хезмәт итүе. Гипербола төшенчәсе. (3 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Г. Исхакый. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. «Кәз^үл читек». Баланың рухи дөньясын тормышчан ситуациядә һәм төгәл детальләр ярдәмендә ачып бирү. (2 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Дәрдемәяд. Шагыйрь турында белешмә. «Кораб», «Рәсем», «Урысча күп сүзең...», «Куанды ил...», «Җәй үтте...», «Видагъ». XX гасыр башындагы иҗтимагый фикернең шагыйрь иҗатында чагылышы, авторның аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте. Милләт язмышын ил корабы, давыл, дулкын, упкын образларында сурәтләү. Шигырьләрдәге моңсулык, каршылыклы кичерешләр чагылышы. Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге, Туган илгә, туган телгә кайнар мәхәббәте. Шигырь-парчаларының сәнгатьчә камиллеге, нәфислеге. (2 сәгать)

Ьади Такташ. Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. «Мокамай» әсәре. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

К. Тинчурин. Язучы турында белешмә. «Мәдрәсәдә беренче көн», «Бүре зәхмәте» хикәяләре. Мәдрәсә тормышының яктыртылышы. (3 сәгать)

М. Әмир. Язучы турында кыскача белешмә. «Агыйдел» (өзекләр). Студент яшьләрнең авылда аң-белемне күтәрү, күмәк хуҗалык төзү өчен көрәшләре, бу юлдагы каршылыкларны җиңеп үтүләре. Гаяз, Ильяс, Артыкбикә образлары. Әсәрнең лиризмы. Повесть турында төшенчә. (5 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

С. Хәким. Иҗаты турында белешмә. «Юксыну», «Әнкәй».
Кешедәге табигый халәтнең — интим-моңсу, гуманистик
хисләрнең чагылышы. Анага эчкерсез мәхәббәт хисләре. «Те-
гермән стенасындагы язулар».
Шагыйрьнең детальләрдә авыл
язмышын, халыкның авыр язмышын күрсәтә белүе, «һәйкәл
урынында уйланулар».
Җәлилчеләрнең җыелма образын
сынландыру омтылышы. (3 сәгать) /

Ф. Хөсни. «Йөзек кашы». Әсәрдә лирик якты хисләрнең тасвирлануы, мәхәббәтнең үкенечле соңы. Айдар холкының үзенчәлекләре. Повестьның истәлеккә корылган булуы.

Типиклык төшенчәсе. (4 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Ә. Фәйзи. «Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы», «Бал корты», «Габдулла Тукайга» (сайлап алына).

Уку һәм анализлау өчен:

Ф. Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. «Ант», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...», «Ватаным өчен». Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас булган хисләр кайнарлыгын, шул ук вакытта аларның гади, самими яктыртылышын күңелгә үтемле, тәэсирле сурәтләр ярдәмендә бирү. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Ф. Кәрим. «Кыңгыраулы яшел гармун». Фазыл образында гади солдатның кешелек сыйфатлары, ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Поэмада оптимистик рух.

Поэма турында төшенчә. (1 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Р. Мөхәммәдиен. «Муенсалы күгәрчен».

Уку һәм анализлау өчен:

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять». Халыкның рухи байлыгына, гореф-гадәтләре, теле, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңеллелек мәсьәләләренең куелышы һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Акъәби образы. Аның уй-фикерләре. Пейзаж картинасы. Аның бөтен әсәр рухын, моңын, аһәңен билгеләве. Проблема төшенчәсе. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Н. Арсланов. «Атлантида», «Яз», «Тәлгәш-тәлгәш миләш», «Халкыма». Шигырьләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе һәм фәлсәфи тирәнлеге, форма ягыннан камиллеге. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Г. Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. «Артышлы тау буенда». Повестьта авыл малаеның нефтьчеләр сафына килү юлы сурәтләнү. Хәсән холкына хас сыйфатлар: аның мавыгучанлыгы, атка, соңыннан техникага мәхәббәте. Ялгышу аша шәхес буларак формалаша башлавы. Повестьның һәр бүлегендә уздырылган фикер, аларның әсәрдәге төп идеяне үстерүләре. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

X.Сарьян. «Бер ананың биш улы» (өзекләр). Әсәрдә кешенең тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык хисен тасвирлау үзенчәлекләре. Шәхси язмышның нинди булуында халык язмышының роле. Балаларның анага мөнәсәбәтен күрсәтүдә уңышлар. Хикәяләүче образы.

Тема турында төшенчә. (4 сәгать).

Дәрестән тыш уку өчен:

Р. Гаташ. Шигырьләр (укытучы һәм укучылар сайлавы буенча).
VIII СЫЙНЫФ (68 СӘГАТЬ)

Әсәрләрне өйрәнү - 46_сәгать

Сөйләм үстерү – 16 сәгать. Дәрестән тыш уку – 6 сәгать.

Уку һәм анализлау өчен:

«Идегәй». Дастан героеның тарихи җирлеге. Ватан һәм милли азатлык мәсьәләләренең хәл ителө.Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше, тел байлыгы. Дастан турында төшенчә. (2 сәгать).

Укып фикер алышу өчен:

Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе» (телен гадиләштереп һәм кыскартып алына). Хикәядә шул чордагы гореф-гадәтләрнең, кешеләр арасындагы күркәм мөнәсәбәтләрнең төгәл чагылдырышуы. Салих карт холкындагы уңай сыйфатлар, кайбер ярамаган шөгыльләре.

Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар турында кыскача белешмә. (2 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

М. Фәйзи. Драматург турында белешмә. «Галиябану». Рольләргә бүлеп уку. Олы, саф мәхәббәтнең иҗтимагый тигезсезлек белән бәрелешүе. Бу конфликтның хәл ителешендә кешеләр холкының роле. Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль образлары. Әсәр тукымасында реалистик һәм романтик алымнар. Сәнгатьле детальләрнең роле. Татар сәнгатендә музыкаль драма туу. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Щ. Камал. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Акчарлаклар» (бер бүлеге). Әсәрдә сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы. Гариф, Газизә, Шәрәфи карт образлары. Үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылык, эчкерсезлек, самимилек. (3 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Ш. Бабич. «Халкым өчен». Укытучы һәм укучылар сайлавы буенча тагын ике-өч шигыре.

Уку һәм анализлау өчен:

Н. Такташ. Шагыйрь иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. «Алсу»', яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы. «Киләчәккә хатлар»: утызынчы еллар башындагы иҗтимагый тормышның, социаль-психологик каршылыкларның киң күренешен сурәтләү, киләчәккә ныклы ышаныч белдерү. Поэмада хатлар формасы. Идея турында төшенчә. (3 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен: h.Такташ. «Мәхәббәт тәүбәсе».
Укып фикер алышу өчен:

Г. Бәширов. «Туган ягым — яшел бишек» (өзекләр). Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрне чагылдыру. Әсәрнең автобиографик хасияте. Язучы турында кыскача белешмә. (4 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Р. Фәйзуллин. «Якты моң», «И кардәшем», «Бер хаҗәтсез кайчак...», «Бишбармак», «Гөмбәзләре — кояшмыни!..», «Үлем белән үлемсезлек» (укытучы сайлавы буенча).

Уку һәм анализлау өчен:

М. Җәлил. «Тик булса иде ирек», «Соңгы җыр», «Серле йомгак». М. Җәлилнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында тулырак белешмә бирү. Шигырьләренең язылу шартлары. Лирик геройларның иреккә, көрәшкә омтылышы. Яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсулык. Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге төшенчәсе. «Сандугач һәм Чишмә». Поэтик предмет һәм җан ияләрен кешечә хис итәргә сәләтле итеп сурәтләү. Кош һәм чишмә образлары ярдәмендә Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеген раслау. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Г. Әпсәләмов. Язучының биографиясе. «Алтын йолдыз» (өзекләр). Романда яшьләрнең романтик образлары. Холык-омтылышларның сугыш кырында сыналуы. Әсәрдә романтик пафос. Роман турында төшенчә. (4 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен: Р. Төхфәтуллин. «Йолдызым».

Уку һәм анализлау өчен:

М. Юныс. Язучы турында кыскача белешмә. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна». Повестьның тормыш материалыннан чыгып икегә бүленүе, бу өлешләрдә хикәяләү үзенчәлекләре. Образлар системасы. Повестьта уздырылган фәлсәфи фикерләр, хикәяләүдә табигыйлек. (3 сәгать)

Г. Афзал. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Иҗатына гомуми характеристика. «Дөнья матур, дөнья киң» һ. б. шигырьләрендә (укытучы сайлавы буенча) Туган ил, туган җир, халкыбыз турындагы шигъри сурәтләр. «Мыштыбый». Юмор аша кеше батырлыгының чагылыш байлыгын күрсәтү.

«Тәнкыйть сүзе», «Ялкау кызлар», «Өф-өф итеп». Көлү объектлары һәм предметлары. Аларның халыкчан җирлекләре һәм халыкчан чаралар кулланылу. Сатира турында төшенчә. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Н. Фәттах. Язучы иҗаты белән таныштыру. «Итил суы ака торур» (өзекләр). Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәт, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау. Сюжетка киеренкелек һәм җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле. Тарихи роман турында төшенчә. (5 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен: Р. Батулла. «Сөенбикә» романы.

Уку һәм анализлау өчен:

Т. Миңнуллин. Драматург турында белешмә. «Бәхетле кияү». Авыл кешеләре арасындагы эчкерсез, саф мөнәсәбәт һәм мөгамәләләрнең кызыклы ситуациядә ачылуы һәм сурәтләнүе. Мөлаем, яратып көлү өчен кулланылган чаралар. (3 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:
1   ...   29   30   31   32   33   34   35   36   ...   41

Похожие:

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Средняя общеобразовательная школа №63 г. Брянска, рассмотрена педагогическим советом (протокол №7 от 18. 06. 2015), утверждена приказом...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Тимершикская...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconПояснительная записка Основная образовательная программа основного...
Основная образовательная программа основного общего образования (далее – ооп ооо) Муниципального бюджетного общеобразовательного...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3 г. Уссурийска»

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
«Цивильская средняя общеобразовательная школа №2» Цивильского района Чувашской Республики

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 8

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Планируемые результаты освоения обучающимися образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования Муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОбразовательная программа основного общего образования Муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 3

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск