Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа»


НазваниеОбразовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа»
страница30/41
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   ...   26   27   28   29   30   31   32   33   ...   41

Фонетика һәм орфоэпия (20 сәгать)

I. Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Аваз-
лар һәм хәрефләр — 1 сәгать.

Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы — 1 сәгать.

Сузык һәм тартык авазлар — 1 сәгать.

Сузык авазлар һәм ал арның составы — 1 сәгать.



[о] һәм [о], [э] һәм [э], [ы] һәм [ы] авазларының дөрес әйтелеше — 1 сәгать.

Дифтонглар турында төшенчә — 1 сәгать.

Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузыкларның кыс каруы — 2 сәгать.

Тартык авазлар һәм аларның составы — 1 сәгать.

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары — 1 сәгать.

[һ] һәм [х] тартыклары— 1 сәгать.

[н] һәм [ң] тартыклары — 1 сәгать, һәм [в] тартыклары — 1 сәгать.

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше (җайлашу, охшашлану, охшашсызлану, чиратлашу) — 1 сәгать.

Тартык авазлар таблицасын төзү—1 сәгать.

Иҗек — 1 сәгать.

Сүз басымы — 1 сәгать.

Интонация һәм аның төп өлешләре (фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе) — 1 сәгать.

Фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау — 2 сәгать.

II. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Сузыкларны ([о] һәм
[б], [э] һәм [э], [ы] һәм [ы]) һәм тартыкларны ([к], [г] һәм
[къ], [гъ]; [һ] һәм [х], [н] һәм [ң], [\\г] һәм [в]) дөрес әйтә белү
күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм ти-
ешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру.
Графика һәм орфография (14 сәгать)

I. Графика һәм орфография турында гомуми төшенчә.
Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит — 1 сәгать.

Сузык аваз хәрефләре һәм ал арның составы — 1 сәгать.

0, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы — 1 сәгать.
Е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы — 1 сәгать.
Тартык аваз хәрефләре — 1 сәгать.

Ч, җ, в хәрефләренең дөрес язылышы — 1 сәгать.

[къ] һәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе — 2 сәгать.

[җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы — 2 сәгать.

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы — 1 сәгать.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү — 1 сәгать.

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау — 2 сәгать.

II. Алфавиттан дөрес файдалана белү күнекмәләрен үстерү.
Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү. Сүзләрне
юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану. Орфографик
сүзлектән файдалану осталыгы булдыру

Лексикология һәм сөйләм культурасы (18 сәгать)

1. Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми
төшенчә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе — 1 сәгать.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр — 1 сәгать.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре — 1 сәгать.

Омонимнар — 1 сәгать.

Синонимнар — 1 сәгать.

Антонимнар — 1 сәгать.

Фразеологик әйтелмәләр — 2 сәгать.

Татар теленең чыгышы ягыннан сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм башка телләрдән алынган сүзләр — 2 сәгать.

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы: гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, терминнар — 2 сәгать.

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар — 2 сәгать.

Сүзлекләр һәм ал арның төрләре. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре — 2 сәгать.

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Сүзләргә лексик анализ ясау — 2 сәгать.

II. Сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белү. Сүзләрнең бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле булуларын билгели алу. Телдән һәм язма сөйләмне синонимнар һәм фразеологик әйтелмәләр белән баету. Төрле телләрдән кергән сүзләрне мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү. Төрле сүзлекләрдән файдалана белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү. Сүзләргә лексик анализ ясау күнекмәләре булдыру.

Сүз ясалышы. Сөйләм культурасы (20 сәгать)

I. Сүз төзелеше турында төшенчә — 1 сәгать.
Сүзнең мәгънәле кисәкләре — 1 сәгать.
Тамыр һәм кушымча—1 сәгать.

Сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар—3 сәгать.

Кушымчаларның ялгану тәртибе — 1 сәгать.

Тамыр һәм нигез — 1 сәгать.

Сүз төзелешен тикшерү тәртибе — 1 сәгать.

Сүз ясалышы. Сүз ясалышы ысуллары. Сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы — 1 сәгать.

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр — 1 сәгать.

Парлы сүзләр — 1 сәгать.

Тезмә сүзләр — 1 сәгать.

Фонетик ысул — 1 сәгать.

Сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы — 1 сәгать.

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы — 2 сәгать.

Сүзләрне кыскарту ысулы — 1 сәгать.

Сүз төзелешен һәм ясалышын гомумиләштереп кабатлау, сүз төзелешен һәм ясалышын тикшерү — 2 сәгать.

Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (3 сәгать)

II. Татар телендәге сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен аера белү.Сүзләрдәге ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның әһәмиятен аңлау. Телдәге сүзләрнең ясалу ысуллары төрле булуын аңлау. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен күзаллау һәм аларның төрләрен билгеләү осталыгы булдыру. Татар телендәге сүзләрнең ялганмалы табигатен аңлау. Сүзләрне
шартлы билгеләр белән һәм телдән сөйләп тикшерә белү күнекмәләре булдыру.

Бәйләнешле сөйләм үстерү (19 сәгать)

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап, эчтәлеге буенча гади план төзү.Тирә-юньдә күргәннәрне сыйфатлама формасында хикәяләү һәм фикер йөртү турында төшенчә бирү. Диалогик һәм монологик сөйләм формаларына өйрәтү.

Төрле жанрдагы текстны сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү. Укыганның төп фикерен аңлап, аның кыскача (яки тулы) эчтәлеген план нигезендә яки аннан башка сөйләү.

Уку елы буена изложение, ирекле һәм әдәби темаларга сочинениеләр язу.

Тикшерү характерындагы берәр изложение белән сочинениене эчтәлеген ачу һәм хаталарын төзәтү буенча күнегүләр үтәү.

Тәкъдим ителгән рәсемне тасвирлау рәвешендә монологик сөйләм осталыгын үстерү күнегүләрен үтәү.

Укучылар тормышы турында мәкаләләр язу күнегүләре.

Туганнарга һәм дус-ишләргә хат язу тәртибе турында сөйләшү. Билгеле шәхесләрнең хатларын укып, фикер алышу.

Белешмә турында төшенчә бирү. Аны язу үзенчәлекләре турында сөйләшү, берничә белешмәне бергәләп тикшерү.
6 нчы СЫЙНЫФ (105 сәгать)

Татар әдәби теле — 1 сәгать.

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (3 сәгать)

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре — 1 сәгать. Ясалышы ягыннан сүз төрләре —1 сәгать. Сүз төркемнәре — 1 сәгать.

МОРФОЛОГИЯ

Морфология һәм сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә— 1 сәгать.

МӨСТӘКЫЙЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ Исем (12 сәгать)

I. Сүз төркеме буларак исем. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр —1 сәгать.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше — 2 сәгать.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше — 1 сәгать.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше — 2 сәгать.

Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек — 1 сәгать.

Исемнәрнең ясалышы — 1 сәгать.

Синоним һәм антоним исемнәр — 1 сәгать.

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы — 1 сәгать.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, исемнәргә морфологик анализ ясау — 2 сәгать.

И. Исемнәрне таба һәм дөрес басым белән бәйләнешле сөйләмдә куллана белү; тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрне телдән һәм язма сөйләмдә куллану; тартым белән төрләнгән исемнәрнең төрле килеш формаларын аера белү һәм дөрес язу; исемнәрне морфологик яктан тикшерә белү;

синоним һәм антоним исемнәрнең җөмләдә кулланылышын аңлау.

Фигыль (31 сәгать)

Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы.

Барлык-юклык төре -1 сәгать.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше—1 сәгать. Фигыль юнәлешләре — 3 сәгать.

Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә. Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе һәм зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрдә басым һәм аларны дөрес язу күнегүләре — 2 сәгать.

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше — 1 сәгать.

Үткән заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре, формалары һәм зат-сан белән төрләнеше — 2 сәгать.

Киләчәк заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм дөрес язылышы — 2 сәгать.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы — 2 сәгать.

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгы — 1 сәгать.

Сыйфат фигыльләрнең заман формалары, аларның хикәя фигыль белән аваздашлыгы — 3 сәгать.

Хәл фигыль, аның мәгънәләре, төрләре, җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы — 2 сәгать.

Исем фигыль, аның мәгънәсе, исем фигыльнең исемгә әйләнүе — 2 сәгать.

Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы— 1 сәгать.

Ярдәмче фигыльләр һәм аларның җөмләдә кулланылышы— 2 сәгать.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе— 2 сәгать.

Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре — 1 сәгать.

Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы — 1 сәгать.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау — 2 сәгать.

II. Төрле фигыль формаларын, дөрес басымны саклап,
бәйләнешле сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен үстерү;
фигыльләрнең барлык-юклык, юнәлеш, заман һәм зат-сан
формаларын аера белү; ярдәмче фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәнү; тезмә һәм кушма фигыльләрне аера белү; хәбәр булып килгән фигыльләрне ия белән яраштырып куллану; синоним һәм антоним фигыльләрне телдән һәм язма сөйләмдә урынлы файдалану; фигыльләрне морфологик яктан тикшерә белү.

Сыйфат (5 сәгать)

I. Сыйфат турында төшенчә: аның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре. Сыйфат дәрәҗәләре (кабатлау) — 1 сәгать.

Сыйфатларның ясалышы һәм сыйфат ясагыч кушымчалар— 1 сәгать.

Синоним һәм антоним сыйфатлар — 1 сәгать.

Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы — 1 сәгать.

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау—1 сәгать.

II. Сөйләмдә сыйфатларны басымын дөрес әйтеп һәм урын-
лы куллана белү; сыйфат төркемчәләрен аеру, аларның үзен-
чәлекләрен аңлау; сыйфатларны морфологик яктан тикшерә
белү, аларның исемләшү очракларын билгеләү.

Сан (6 сәгать)

I. Сан турында гомуми төшенчә. Гарәп һәм рим цифрла-
ры— 1 сәгать.

Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы— 1 сәгать.

Сан төркемчәләре: микъдар, тәртип, бүлем, чама һәм җыю саннары, аларның мәгънәләре һәм кулланылышы — 3 сәгать.

Саннарны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау—1 сәгать.

II. Сөйләмдә төрле саннарны дөрес әйтү, аларны сүз бе-
лән, гарәп һәм рим цифрлары белән язу; татар телендә са-
налмышның кулланылу үзенчәлеген аңлау; тормышта сан-
нарны куллануның әһәмиятенә төшенү; саннарны морфологик
яктан тикшерү.

Рәвеш (7 сәгать)

I. Рәвеш турында гомуми төшенчә, аларның җөмләдә кулланылышы— 1 сәгать.

Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы — 1 сәгать.

Рәвеш төркемчәләре: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре — 3 сәгать.

Рәвеш дәрәҗәләре. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау, ал арга морфологик анализ ясау — 2 сәгать.

II. Сөйләмдә рәвешләрне басымын дөрес әйтеп һәм урынлы куллана белү; рәвеш төркемчәләрен аеру, аларның сыйфатлар белән уртак һәм аермалы якларына төшенү; бирелгән җөмләләрдән һәм тексттан ясалышы буенча төрле булган рәвешләрне таба һәм дөрес яза белү; рәвешләрне морфологик яктан тикшерү.

Алмашлык (8 сәгать)

I. Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлык төркем-
чәләре— 1 сәгать.

Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше — 1 сәгать.

Күрсәтү алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше— 1 сәгать.

Билгеләү алмашлыклары — 1 сәгать.

Сорау алмашлыклары — 1 сәгать.

Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары — 1 сәгать.

Тартым алмашлыклары — 1 сәгать.

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы, аларны гомумиләштереп кабатлау. Алмашлыкларны морфологик яктан тикшерү—1 сәгать.

II. Сөйләмдә алмашлыкларны дөрес басым белән әйтү һәм
урынлы куллану; аларның төрле төркемчәләрен аера белү; һәр,
һич, бер
сүзләре белән ясалган алмашлыкларны дөрес әйтү һәм
язу; алмашлыкларны морфологик яктан тикшерә белү.

Аваз ияртемнәре (2 сәгать)

  1. Аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә: аларның ясалышы, җөмләдә кулланылышы, дөрес язылышы. Аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләр. Аваз ияртемнәрен морфологик яктан тикшерү — 2 сәгать.

  2. Аваз ияртемнәренең сөйләмдәге әһәмиятен аңлау, аларны җөмләдә урынлы куллана белү; аларның ясалыш үзенчәлекләрен белү, морфологик яктан тикшерә алу.

Хәбәрлек сүзләр (2 сәгать)

I. Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә: аларның мәгънәләре, төрләнеше, җөмләдә кулланылышы; мөстәкыйль сүз төркемнәре белән уртак билгеләре. Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү — 2 сәгать.

II. Хәбәрлек сүзләрне сөйләмдә куллана белү; бер яктан, сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдереп килүен аңлау, икенче яктан, исемнәр белән фигыльләр кебек төрләнү очракларын күрү. Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерә белү.
БӘЙЛӘГЕЧ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ

Бәйлек (3 сәгать)

I. Бәйлек турында гомуми төшенчә — 1 сәгать.Бәйлекләрнең төркемчәләре—1 сәгать.

Бәйлек сүзләр, аларның кулланылу үзенчәлекләре — 1 сәгать.

II. Бәйлекләрне сөйләмдә куллана белү, аларның җөмләдәге
сүзләрне бәйләү үзенчәлекләрен аңлау; бәйлекләр һәм бәйлек
сүзләрне бер-берсеннән аера белү, алар белән җөмләләр төзү
осталыгын булдыру. Бәйлекләрне морфологик яктан телдән
яки язып тикшерү күнекмәләре булдыру.

Теркәгеч (3 сәгать)

I. Теркәгеч турында гомуми төшенчә —1 сәгать.Теркәгечләрнең төркемчәләре — 1сәгать.Теркәгечләрнең дөрес язылышы — 1 сәгать.

II. Сөйләмдә теркәгечләрне урынлы куллану; җөмләдәге
сүзләрне бәйләү үзенчәлекләрен аңлау; теркәгечләрне дөрес
язу, аларның бәйлекләр белән уртак һәм аермалы якларына
төшенү. Теркәгечләрне морфологик яктан телдән яки язып
тикшерү күнекмәләре булдыру.

МОДАЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ

Кисәкчә (3 сәгать)

I. Модаль сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә. Кисәкчә
турында төшенчә — 1 сәгать.

Кисәкчәләрнең төркемчәләре — 1 сәгать. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы —1сәгать.

II. Кисәкчәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү. Аларның
мәгънә төркемчәләрен аеру, дөрес язу күнекмәләрен булдыру.
Кисәкчәләрне телдән яки язып тикшерү күнекмәләре булдыру.
1   ...   26   27   28   29   30   31   32   33   ...   41

Похожие:

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Средняя общеобразовательная школа №63 г. Брянска, рассмотрена педагогическим советом (протокол №7 от 18. 06. 2015), утверждена приказом...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Тимершикская...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconПояснительная записка Основная образовательная программа основного...
Основная образовательная программа основного общего образования (далее – ооп ооо) Муниципального бюджетного общеобразовательного...

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3 г. Уссурийска»

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
«Цивильская средняя общеобразовательная школа №2» Цивильского района Чувашской Республики

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 8

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Планируемые результаты освоения обучающимися образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования Муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОбразовательная программа основного общего образования Муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Матакская средняя общеобразовательная школа» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 3

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск