Скачать 5.18 Mb.
|
Монологик сөйләм Гади җыйнак җөмләләрне җенкеләндереп һәм сүзләрне җөмләдә дөрес урнаштырып, хәбәрләмә төзи белү; җөмләләрне эзлекле урнаштырып, күренешләрне, вакыйгаларны тасвилрау; лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү(җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү; яттан өйрәнелгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү. Уку Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне , диалогик, монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап уку; Тексттагы төп мәгълүматны аерып әйтү; Таныш булмаган сүзләрнең, фразеологик берәмлекләрнең мәгнәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү. Язу Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру; лексик тема буенча хикәя яза белү; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча соруларга язмача җавап бирү яки сөйләү; Грамматик биремле диктантлар язу. 6 нчы сыйныф ЛЕКСИК-ГРАММАТИК МИНИМУМ
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр Тыңлап аңлау Ике минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле итептелдән якиязмача сөйләп бирү; Татар матбугатыннан алынган текстларны тыңлап, төп эчтәлеген аңлау һәм әңгәмәдә катнаша алу. Диалогик сөйләм Җәенкеләндерелгән репликалар кулланып, ситуация буенча әңгәмәкору (Һәр укучының репликалар саны сигездән ким булмаска тиеш); Татар сөйләм этикетына хас булган тәгъбирләрне урынлы куллану; Сөйләм ситуациясенә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Монологик сөйләм Өйрәнелгән лексик тема буенча хикәя төхеп сөйләү (җөмләләр саны тугыздан ким булмаска тиеш); Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләгәндә, тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү элементларын кертү; Шигырьләрне яттан сөйләү. Уку Җөмләләрне синтагмаларга дөрес бүлеп һәм логик басым беләнсүз тәртибе арасындагы бәйләнешне саклап, текстларны аңлап уку. Эчтәлеккә нигезләнеп, яңа сүзләрнең мәгънәләрен күзаллау. Аңлашылмаган сүзләрне һәм фразеологик берәмлекләрне сүзлектән таба белү. Язу Телдән үзләштелегән сүзләрне, җөмлә калыпларынорфографик һәм грамматик яктан дөрес язу; Әйтелеше белән язылышы арасындагы аерма булган сүзләрне дөрес яза белү. Нокталар урынына кирәкле хәрефләрне яки кушымчаларны куеп, сүзләрне язу. Өйрәнелгән лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп язу. 7 нче сыйныф ЛЕКСИК-ГРАММАТИК МИНИМУМ
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр Тыңлап аңлау Аралашуда катнашучыларның сөйләмен тыңлап аңлау һәм үз фикереңне аңлаешлы белдерә алу. Өч минутлык текстны тыңлап, аның төп яки тулы эчтәлеген татарча яки русча хәбәр итә белү. Диалогик сөйләм Төрле төзелешле сорау һәм җавап репликаларын кулланып, бирелгән темага сөйләшү үткәрү ( һәр укучының репликалар саны тугыздан ким булмаска тиеш). Сөйләшү барышында үз фикереңне дәлилли, исбатлый белү һәм әңгәмәдәшкә ачыклаучы сораулар бирә алу. Монологик сөйләм Бирелгән темага монологик текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны уннан ким булмаска тиеш. Өстәмә чыганаклардан файдаланып, сәяси –иҗтимагый, фәнни. Мәдәни яңалыклар турында хәбәр итү. Укылган текстның эчтәлеген сөйли белү. Шигырьне яттан сөйләү. Уку Тулы мәгълүматны алу өчен, текстны аңлап уку һәм сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү. Текст белән танышып яки карап чыгып. төп мәгълүматны сөйли белү. Контекстка нигезләнеп, фразеологик берәмлекләрнең мәгънәмен аңлата белү. Язу Актив лексик минимумның сүзләрен дөрес яза белү. Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү. Аралашу ситуациясе буенча бәйләнешле төзеп алу, аралашу сүзләрен кулланып, хат язу. 8 нче сыйныф ЛЕКСИК-ГРАММАТИК МИНИМУМ
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр Тыңлап аңлау Өч минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча әңгәмә кору. Диктор сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләренә ия булу. Диалогик сөйләм Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу. Кара-кршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешә һәм үз фикреңне дәлилли алу. Тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны уннан ким булмаска тиеш). Монологик сөйләм Табигать күренешләрен, кешеләрне тасвирлый белү. Сәяси-иҗтимагый вакыйгалар һәм мәдәният яңалыклары турында хәбәр итү (җөмләләр саны уникедән ким булмаска тиеш). Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле сөйләп бирү. Уку Фәнни-популяр стиль дәге текстларны , диалогларны тиешле темта уку, эчтәлеген аңлау һәм сөйли алу. Шигырьләрне сәнгатьле уку һәм яттан өйрәнү күнекмәләренә ия булу. Язу Лексик темага караган бәйләнешле текст язу. Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген киңәйтеп яки кыскартып, язмача белдерү алау. Рәсми кәгазьләрне (ышаныч язуы, аңлатма язуы)үрнәк буенча тутыра белү. Котлау (чакыру) хатлары , белдерү яза алу. 9нчы сыйныф ЛЕКСИК-ГРАММАТИК МИНИМУМ
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр Тыңлап аңлау Өч минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлге турында үз фикерләрен белдереп хәбәр итү. Лексик темага караган яңалыкларны, вакытлы матбугат яңалыкларын тыңлап, әңгәмәдә катнаша белү. Диалогик сөйләм Телдән һәм язмача диалогик аралашу күнекмәләренә ия булу. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән оста , урынлы файдалану. Әңгәмәдәшне игътибар белән тыңлап һәм коммуникатив максатларны аңлап, сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны уникедән ким булмаска тиеш). Монологик сөйләм Тәкъдим ителгән аралашу ситуациясе буенча орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап һәм җөмләдә сүз тәртибен дөрес кулланып, эзлекле һәм аңлаешлы итеп тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү күнекмәләренә ия булу. Монологик сөйләмдә төрле җөмлә калыпларын кулланып фикерне җыйнак һәм төгәл белдерә алу. Уку Таныш һәм таныш булмаган фәнни-популяр, публицистик, әдәби текстларны эчтән укып, алардагы әһәмиятле мәгълүматны аңлый белү. Текстны өлешләргә бүлеп, алар арасындагы бәйләнешне ачыклау һәм текстның композицион үзенчәлекләрен күрсәтү. Язу Язма эшләрне грамоталы башкара белү. Татарчадан русчага, русчадан татарчага текстларны язмача тәрҗемә итү. Рәсми кәгазьләрне (гариза, белдерү, эшлекле хат) аңлап укый һәм яза белү. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту программасы Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укытуның төп максаты һәм бурычлары Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты программасының эчтәлеге һәм төзелеше турында аңлатма Әдәби уку өчен эчтәлек сайлау әдәбият белемендә кабул ителгән эстетик һәм әдәби принципларга бәйле. Тормыш чынбарлыгы турында уйландыра, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга ярдәм итә, матурлыкка, гүзәллеккә, намуслылыкка, игелеккә өйрәтә торган эчтәлек сайлау авторларның беренчел бурычы булды..Программага төрле әдәби жанрларны : хикәя, повесть, шигырь, драма әсәрләре, авыз иҗаты үрнәкләре сайлау да максатка ярашлы. Программага рус һәм башка милләт әдәбияты үрнәкләре дә кертелде. Уку өчен текстлар әдәби әсәрләр белән генә чикләнми, дәреслеккә башка төр текстлар да кертелә. Алар түбәндәгеләр:
Билгеле булганча, сөйләм материалын, ягънитекстның эчтәлеген үзләштерү цикллылыкка корыла . Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик , ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле. Бер өлеш әсәрләр укып, тулаем үзләштерү, диалогик –монологик сөйләмгә чыгу өчен бирелде. Бер өлеш текстлар – уку һәм эчтәлек белән танышу максатыннан бирелде. Әдәбият дәресендә турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы ягыннан лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе була. Бу дәрес, авырлыгына карап, бер яки берничә булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм рамматика текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә. Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла . Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматтик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Рус телендә сөйләшүче балалар белән текст укыганнан соң үткәрелгән эш алымнары татар мәктәпләрендә кулланылган эш алымнарыннан байтак аерыла. Тексттагы сөйләм үрнәкләрен хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру буенча төрле күнегүләр системасын оештыру – текстны укыганнан соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты. Билгеле булганча, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телендә укыту максатларының берсе – аларны язма сөйләм аша аралашырга өйрәтү. Шуңа күрә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр дә эшләү максатка ярашлы эш төре булып тора. Аларга түбәндәгеләр керегә мөмкин:
Текстны тәрҗемә итү. 5 |
Муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения средняя общеобразовательная школа №38 городского округа город якутск | Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №55 | ||
Отдел образования и по делам молодежи администрации мо «Медведевский муниципальный район» | Кировского района г. Казани (далее мбоу «Школа №135 г. Казани») разработана на основе следующих нормативных документов | ||
Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов'', расположенная по адресу улица Краснодонцев,... | Целевой раздел примерной основной образовательной программы основного общего образования | ||
«Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №10» | Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная... | ||
Директор мбоу «Средняя общеобразовательная школа №45 с углубленным изучением отдельных предметов» | Наро-Фоминской средней общеобразовательной школы №5 с углубленным изучением отдельных предметов |
Поиск Главная страница   Заполнение бланков   Бланки   Договоры   Документы    |