Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов»


НазваниеОбразовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов»
страница5/45
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   45

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан программа

5-9 сыйныфлар

Аңлатма язуы

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбияты укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

  2. Балаларны, гомумән татар әдәбияты , халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрлерен үзләштерүенә ирешү.

  3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләлдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

  4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәбәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Аңлашыла ки, бу бурычлар, аерым – аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Бу программа “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбияты укыту програмасы”на (2 – 11 нче сыйныфлар, “Мәгариф” нәшерияты, 1996 ел) нигезләнеп төзелсә дә, һәр сыйныфка кайбер башка күренекле әдип һәм шагыйрьләрнең әсәрләре дә өстәлде. Моңа кадәр өйрәнелеп килүче язучыларның да аерым уңышлы әсәрләре бирелде. (Г.Тукай. “Ана догасы”, Ф.Әмирхан. “Татар каһарманы”, Ә.Еники. “Матурлык”, К.Нәҗми. “Миңлебикә кодагыйның кайгысы” һ.б.).

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә,аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан, 5-9 нчы сыйныфларда халык авыз иҗатының барлык төрләреннән дә үрнәкләр алынды. Беренчедән, алар укучыга фольклордан тулы мәгьлумат бирә, икечедән, телгә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту өчен материал буларак кулланыла.

Программада әдәбиятны түбәндәге рәвештә өйрәнү планлаштырылды.

5-9 нчы сыйныфларда аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырыла.

10-11 нче сыйныфларда татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә һәм хәзерге идея-эстетик таләпләрне искә алып яктырту күздә тотылды. Укучыларның, әдәби әсәрләрне укып, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләре бирү күздә тотылды һәм әдәби әсәрләргә бәйләп, әдәбият теориясеннән төшенчәләрен тагын да тирәнәйтү максаты куелды.

Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

_ татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләрен булдыру;

_ сүз басымын дөрес куя белү;

_ логик басымны дөрес куя белү;

_ җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

_ тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру һ. б.

Һәр сыйныф өчен программада “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы”, “Сыйныфтан тыш уку” тематикасы бирелә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр куела.

Матур әдәбиятны, шул рәвешле, төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган балалар ана телендә фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиешләр.

Төп мәктәпне тәмамлаган укучылар сүз басымын дөрес куя белергә, логик басым төшкән сүзләрне дөрес итеп әйтә белергә, дөреес пауза белән, ягъни сәнгатьле укуның бөтен нечкәлекләрен белергә тиешләр. Татар халкының авыз иҗаты үрнәкләрен үзләштерү белән бергә, татар шагыйрләре, язучыларның иҗатларын (программага кертелгәннәрен) яхшы белергә, язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында хәбәрдар булырга тиешләр.

Төп мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучысы татар әдәбияты һәм татар тарихын эзлекле бәйләнештә карап, фикерли, үз фикерләрен язма һәм телдән сөйләм аша җиткерә белергә тиеш. Әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләре программа таләп иткән дәрәҗәдә булырга тиеш.

Төп мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучысы милләтебезнең бүгенге көне, киләчәге турында фикерли, туган халкыбызны , телебезне ярату белән бергә,аларны сакларга кирәк икәнен дә аңлаган булырга тиеш.


Әдәбият

5 нче сыйныф

Әсәрне уку, өйрәнү

Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. “Зирәк карт”, “Җил арба” әкитләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларның табигатенә хас сыйфатлар. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлегенә көчәйтү чаралары булуы. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәр тупларга өйрәтү.

Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткеч һәм шарадалар.

Габдулла Тукай. Башлангыч сыйныфларда шагыйрьләр турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү.

“Эшкә өндәү”, “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Су анасы” шигырьләре.

Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. “Ана догасы”. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре.

Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында кыскача белешмә. “Су анасы” балеты.

Балет музыкасыннан өзек тыңлау. “Тукай һәм музыка” темасына сөйләшү.

Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре. “Казанда Тукай һәйкәлләре” дигән темага әңгәмә.

Әхмәт Фәйзи. Тормыш юлы турында белешмә. “Тукай” романы (өзек). Тукайның балачагы һәм халык һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. Өзекләрне дәрестә һәм өйдә уку.

Нәҗип Думави. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Айлы төн”, “Син – кеше” шигырьләре. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү, кешене бөек зат буларак бәяләү.

Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. “Туган ил”, “Син сазыңны уйнадың” шигырьләре. Туга як. Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе.

Гаяз Исхакый. Тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.

Мәҗит Гафури. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. “Гөлләр бакчасында” шигыре, “Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Яз башы” хикәясе. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Хикәя турында төшенчә.

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. “Йолдызкай” хикәясе. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.

Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе.

Гөлсем Сөләйманова. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.

Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл” әкияте. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. “Үлем уены” поэмасы. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы.

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Сертотмас үрдәк” әкияте. “Чуар тавык” хикәясе. Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеге.

Фатих Хөсни. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Малай белән солдат”, “Сөйләнмнгән хикәя” әсәрләре. Малайның әтисенә мәхәббәте чагылышы. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу.

Нәби Дәүли. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Бәхет кайда була?” шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. “Кар нинди җылы” хикәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.

Нури Арсланов. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Казан” шигыре.

Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәкне һәм киләчәге.

Гамир Дәүләтшин. “Гасырлар тирәнлегеннән”. Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау.

Гомәр Бәширов. Әдипнең тәрҗемәи хәле турында белешмә. “Нинди ул Татарстан?” Республика турында мәгълүмат бирү.

Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрәнең тормыш юлы турында белешмә. “Кайный, шаулый Казан урамнары”. Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүмат бирү. “Ялгыз торна” хикәясе.

Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы.

Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. “Алтын куллар”, “Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый”, “Саумысез, арышларым” шигырьләре. Һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы.

Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. “Дуслар дус булып кала” әкияте. Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте.

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Анам теле” шигыре. “Кояштагы тап” әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы.

Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат бирү. “Табигатьнең газиз баласы” хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек.

Ятлау өчен әсәрләр

Г. Тукай. Эшкә өндәү. Сабыйга.

Ә. Фәйзи. “Тукай” романыннан өзек. (укытучы сайлавы буенча).

Н. Думави. Айлы төн.

Г. Ибраһимов. “Яз башы” хикәясеннән өзек (укытучы сайлавы буенча).

Н. Дәүли. Бәхет кайда була?

Н. Арсланов. Казан.

Ш. Галиев. Хәзинә. Магнитофон онытмый.

Cөйләшү тематикасы
Г.Тукай музеенда

Тукай һәйкәле янында.

Чәчәкләр тормыш бизәге.

Китап – белем чишмәсе.

Бакчачы һөнәре.

Мин яраткан йорт хайваны.

Безнең якның ерак тарихы.

Туган ягым – Татарстан.

Дәрестән тыш уку
Татар халык әкиятләре.

Ә.Фәйзи. “Тукай” романы.

А.Алиш. Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык.

М.Латыйфуллин. Курайчы малай.

Ф.Яруллин. Серле дөнья.

Җ.Тәрҗеманов. Шаян белән Наян.

М. Хәсәнов. Шайтан малае.

6 нчы сыйныф

Әсәрне уку һәм өйрәнү

Татар халык авз иҗаты. Җырлар турында төшенчә. “Яшә Республикам!” җыры. Кеше тормышында җырның әһәмияте.

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы. Кремль, Сөембикә манарасының архитектурасы турында мәгълүмат бирү.

Абдулла Әхмәт. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Үги кыз” пьесасы. Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, җанлы форма саклануы, андагы халыкчан образлылык, чиксез садәлек. Әсәр аша намуслылыкка, хезмәт сөюгә, тырышлыкка һәм һөнәрле булырга өйрәтү.

Муса Җәлил. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кызыл ромашка”, “Чәчәкләр” шигырьләре. Аларның язылу тарихы, эчтәлектә күчерелмә мәгънәләр. Батырлык турында мәкальләр.

Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академиясе театры турында. Аның төзелү тарихы, театрда беренче булып эшләүче шәхесләр.

Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Иптәшләр” шигыре. Милләтләр арасындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору аша күрсәтү.

Җәүдәт Фәйзи. Композиторның тормышы, иҗаты. Татар музыка сәнгатендә аның тоткан урыны. Һ.Такташның “Урман кызы” җырын тыңлау һәм өйрәнү.

Габдрахман Әпсәләмов. Язучы турында белешмә. “Онытырлык түгел” хикәясе. Ананың баласына булган хисләре, хатын-кызларның батырлыгы.

Ибраһим Гази. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Йолдызлы малай” хикәясе. Әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе тасвирлану.

Халык артистлары Фуат Халитов һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары. Татар театры үстерүдә аларның эшчәнлеге.

Зәки Нури. Шагыйрь турында белешмә. “Яңа шәһәр” шигыре. Илдәге үзгәрешләр, аларның үсеше.

Сибгат Хәким. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты. “Язар өчен илһам эзли, диләр” шигыре, “Бакчачылар” поэмасы. Әсәрдә тирән лиризм, гадилек,сугышчан патриотизм.

Ләбибә Ихсанова. Язучы турында белешмә. “Лачын кызы”, “Шомырт чәчәкләре ак кына” хикәяләре. Хатын-кызларның кыюлыгы, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт.

Равил Фәйзуллин. Шагыйрь турында белешмә. “Күмәч пешерүчеләр җыры” шигыре. Игечеләргә хөрмәт, икмәкне кадерләргә өйрәтү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге турында фикер алышу.

Айдар Хәлим. “Казлар көткәндә” шигъри повесте. Табигать күренешләренең матурлыгы, туган якны ярату хисләре, лирик геройның психологиясен ачу.

Радик Фәизов. “Ә Җирдә тереклек бармы?” хикәясе. Фантастик хикәя турында төшенчә.

Нур Әхмәдиев. “Ана” хикәясе. Кешеләрдә миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Милли киемнәр. Аларның үзенчәлеге, тарихның төрле чорларында костюмнарның көче, әхлак тәртипләре, кешенең яңалыкка һәм камиллеккә омтылышы.

Милли традицияләр, орнаментлар.

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй.

Ятлау өчен әсәрләр

М.Җәлил. Кызыл ромашка.

Һ.Такташ. Иптәшләр.

З.Нури. Яңа шәһәр.

Л.Ихсанова. Лачын кыз (өзекне укытучы сайлый).

Р.Фәйзуллин. Күмәч пешерүчеләр җыры.

Н.Әхмәдиев. Ана.(өзекне укытучы сайлый).

Сөйләшү тематикасы

М.Җәлилнең музей-квартирасында.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Батыр егет – ил күрке.

Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.

Иптәшлек, дуслык турында.

Казаным – башкалам.

Яраткан шөгылем.

Дәрестән тыш уку

Х.Җәлилова. Абыем турында.

Һ.Такташ. Караборынның дусты.

Л.Ихсанова. Бүләк. Шомырт чәчәкләкре ак кына.

Г.Нәбиуллин. Урман заты. Фантастик повесть.

7 нче сыйныф

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

Халык авыз иҗаты. Табышмаклар. Табышмакларның үзенчәлекләре. Халыкның зирәклеге, тапкырлыгын чагылдыру.

Габдулла Тукай. Иҗаты турында белешмә. “Исемдә калганнар” әсәре. Шагыйрь балачагының бирелеше. “Туган авыл” шигыре, “Шүрәле” поэмасы.Әсәрләрдә Туган якка мәхәббәтнең чагылышы, табигате. “Кичке азан” шигыре. Милләтне берләшергә чакыру мәсьәләләре. “Татар яшьләре” шигыре. Шагыйрьнең яшьләргә баглаган өметләре, теләкләре.

Рссам Байназар Әлменов. Иҗаты турында белешмә. Әсәрләре турында фикер алышу.

Композиторлар Заһидулла Ярулин һәм Фәрит Яруллин. Иҗатлары турында белешмә. Балет турында төшенчә. Ф.Яруллин язган “Шүрәле” балетының эчтәлеге.

Фатих Әмирхан. Иҗаты турында блешмә. “Татар каһарманы” хикәясе. Революция тәэсирендә барлыкка килгән каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү.

Мәҗит Гафури. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге. “Татар байрагы” шигыре. Шигырь аша милләт язмышын тасвирлау.

Галимҗан Ибраһимов. Иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.”Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образы. Нәсер турында төшенчә. “Рөстәм маҗаралары” повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясы белән хыял дөньясының яраштырылып бирелүе.

Хәсән Туфан. Шагыйрь турында белешә. “Талантлы син Кеше туганым”, “Киек казлар” шигырьләре. Хисләрне кошларга бәйләп аңлату. Күчерелмә мәгънәсе турында төшенчә.

Гази Кашапов. Язучы турында белешмә. “Киек каз юлы” әсәре.

Зифа Басыйрова. Җырчы хакында белешмә. Татар җыры сәнгатенә керткән өлеше.

Роза Хафизова. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кашкарыйлар озын гомерле” әсәре. Тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образлары тудырылуы.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   45

Похожие:

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа на 2013-2017 годы муниципального...
Муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения средняя общеобразовательная школа №38 городского округа город якутск

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего образования (фгос второго...
Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №55

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Отдел образования и по делам молодежи администрации мо «Медведевский муниципальный район»

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Кировского района г. Казани (далее мбоу «Школа №135 г. Казани») разработана на основе следующих нормативных документов

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconДоклад директора муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения...
Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов'', расположенная по адресу улица Краснодонцев,...

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Целевой раздел примерной основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconКнига учёта полученных и выданных бланков аттестатов, приложений...
«Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №10»

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего и среднего (полного) общего...
Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная...

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОтчет о результатах самообследования муниципального бюджетного
Директор мбоу «Средняя общеобразовательная школа №45 с углубленным изучением отдельных предметов»

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Наро-Фоминской средней общеобразовательной школы №5 с углубленным изучением отдельных предметов

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск