Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов»


НазваниеОбразовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов»
страница4/45
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   45

2.Морфология


Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълумат бирү.

Исем.Аның лексик – грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары,килеш һәм тартым белән төрләнеше.Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары.

Исемнәрнең ясалышы.

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Сыйфат.Аның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре.Асыл һәм нисби сыйфатлар.Сыфатның исемләшүе.Сыфат дәрәҗәләре.

Сыйфатның ясалышы.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Сан.Аның лексик-грамматик мәгънәсе әм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның куллану үзенчәлеге.Саннарның исемләшүе.

Сан төркемчәләре:

.микъдар саны;

.тәртип саны;

.чама саны;

.бүлем саны;

.җыю саны;

Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы.

Саннарга морфологик анализ ясау.

Кабатлау.
Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. Аның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

Рәвешнең мәгънә тәркемчәләре:

.саф рәвешләр;

.охшату-чагыштыру рәвешләре;

.күләм-чама рәвешләре;

.урын рәвешләре;

.вакыт рәвешләре;

.сәбәп-максат рәвешләре;

Рәвешләрнең ясалышы.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Алмашлык турында гомуми мәгълүмат.Аларның мәгънә төркемчәләре:

.зат алмашлыклары;

.сорау алмашлыклары;

.билгесезлек алмашлыклары;

.юклык алмашлыклары;

.билгеләү алмашлыклары;

.тартым алмашлыклары;

.күрсәтү алмашлыклары.

Алмашлыкларның сөйләмдә дәрес кулланылышы.Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Ел буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
3.Бәйләнешле сөйләмне үстерү

1.Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәтеп, 7-8 репликадан торган диалог төзү.

2.Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт хаты язу.

3.Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.

4.Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән әсәрләрне кулланып, сочинениеләр язу.

6.Сүз төркемнәрен өйрәнгәч,алган белемнәренә таянып, грамматик биремле диктантлар язу.

7.Төрле сүз төркемнәре кергән җәмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү.Сүзлекләрне куллану.

8.Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.

7 нче сыйныф

1.Морфология буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

2.Фигыль

Татар телендә фигыльнең нигезе турында гомуми мәгълүмат.Фигыльнең барлык-юклык формалары.

Фигыль юнәлешләре.

Фигыль төркемчәләре.Затланышлы фигыльләр.

Боерык фигыль,аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.

Хикәя фигыль, аның заман формалары.

Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Үткән заман хикәя фигыль,аның мәгънәләре,формалары,зат-сан белән төрләнеше.

Киләчәк заман хикәя фигыль,аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше.

Сыйфат фигыль аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе һәм исемгә күчүе.Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, сөйләмдә кулланылышы.

Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы, сөйләмдә кулланылышы.Аларның исемгә күчү очраклары.Татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе.

Инфинитив фигыль, аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм дәрес язылышы.

Татар телендә ярдәмче фигыльләрнең кулланылышы

Кайбер мөстәкыйль мәгънәле фигыльләрең ярдәмче фигыль буларак куллану очраклары.

Фигыльләрнең ясалышы.

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълумат. Аларның ясалуы, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Бәйлекләр турында гомуми мәгълумат.Аларның сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре.

Бәйлекләрне төркемләү.

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы.

Бәйлекләргә морфологик характеристика бирү.

Кабатлау.

Теркәгечләр турында гомуми мәгълумат бирү.

Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре.

Теркәгечләрне төркемләү.

Теркәгеч сүзләр.Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы.

Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү.

Кабатлау.

Кисәкчәләр турында гомуми мәгълумат. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү.Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Ымлыклар турында гомуми мәгълумат.Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы. Ымлыкларны төркемләү.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

3.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

1.Башкалар ачык күзалларлык итеп, яратып укыган берәр әдәби герой турында сөйләү

2.Мәктәпләрдә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү язу.

3.Бәйрәм белән котлау тексты язу.

4.Грамматик биремле контроль диктантлар язу.

5.Рәсемгә карап, хикәя төзү.

6.Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу.

7.Программага кертелгән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне файдаланып, излоңениеләр язу.

8.Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.

9.Экскурсиядә һәм торле спектакль –концертларда,мәктәпләрдә уздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинениеләр язу.

8 нче сыйныф

1.5-7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

2.Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.

Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат.Телебезнең сентаксик һәм сөйләм берәмлекләре турында төшенчә

Гади җөмлә синтаксисы, кушма җөмлә синтаксисы һәм текст синтаксисы хакында кыскача мәгълүмат.

Җәмләдә сүзләр бәйләнеше.Сүзтезмә. Сүзләр бәйләнеше турында гомуми мәгълумат.Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.Аларны белдерә торган тел чаралары.Иятүле бәйләнешнең сөйләм. Оештырудагы роле.

Сүзтезмә турында гомуми төшенчә.Сүзтезмәдә иятүче һәм иярүче кисәкләр

Кабатлау.

Җөмлә кисәкләре.Җөмлә кисәкләре турында гомуми мәгълүмат.

Җөмләнең баш кисәкләре.Ия һәм аның белдерелүе, төрләре.Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.

Хәбәрнең ия белән ярашуы.Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары.

Кабатлау.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч, аның белдерелүе һәм аерылмыш белән бәйләнеше.

Тәмамлык һәм аның төрләре. Урын хәле.Вакыт хәле.Рәвеш хәле.Күләм хәле.Сәбәп хәле.Максат хәле.Шарт хәле.Кире хәл.Аерымланган хәлләр турында төшенчә.Телебездә төтле хәлләрнең аерымлану үзенчәлекләре.Алар янында тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат. Аныклагычның аныкланмыш белән бәйләнеше.Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

Җәмләнең баш һәм иярчен кисәкләрн гомумиләштереп кабатлау.

Модаль кисәкләр.Эндәш сүз һәм кереш сүз турында гомуми төшенчә. Эндәш һәм кереш сүзләрнең үзенчәлекләре, җөмләдәге урыны.Кереш сәзләрне мәгънә ягыннан төркемләү.Эндәш һәм кереш сәзләр яныныда тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.Тиңдәш кисәкләр турында төшенчә.Аларны үзара теркәүче чаралар. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Сүз тәртибе.Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми мәгълүмат.

Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.Төрле сөйләм стильләрендә сүз тәртибен билгеләүче факторлар.Җөмлә кисәкләренең җөмләдәге урыны.Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре.

Кабатлау.

Гади җөмлә төрләре.Җөмлә турында гомуми төшнчә.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә һәм тойгылы җөмләләр. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләр янында куела торган тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Оештыручы үзәкнең саны буенча җөмлә төрләре: ике составлы һәм бер составлы җөмлә турында гомуми төшенчә.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Бер составлы җөмлә төрләре һәм аларның үзенчәлекләре.Бер составлы исем (атау) җөмлә. Бер составлы фигыль (иясез) җөмләләр. Бер составлы сүз җөмлә.

Кабатлау.

Тиешле җөмлә кисәгенең кулланылу-кулланылмавы буенча җөмлә төрләре: тулы һәм ким җөмләләр турында гомуми мәгълүмат. Ким җөмләләрнең төрләре.һәм аларның кулланылышы.

Кабатлау.

Раслау һәм инкарь җөмлә турында гомуми төшенчә.

Кабатлау.

Гади җөмлә синтаксисын һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау.Гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

3.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Укыган әдәби героена адресланган хат язу.

2.Тормышта үрнәк булырдай берәр кеше турында очерк язу.

3.Концертка яки театрга баргач алган тәэсирләр турында сөйләшү, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.

4.Татар һәм рус телләрендәге кушма җөмләләрне төзелешләре, бәйләүче чаралары һәм функцияләре ягыннан чагыштыру.

5.Әдәби геройларга хаоактеристика язарга өйрәнү.

6.Татар телендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен чагылдырган кыска текстларны тәрҗемә итү күнегүләрен үтәү.

7.Экологик темага сочинение элементлары булган излоңениеләр язу.

8.Үтелгән темаларга таянып, грамматик биремле диктантлар язу.

9.Дәрестән тыш укылган әдәби әсәрләргә таянып, сочинениеләр язу.

9 нчы сыйныф

1.Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау

2.Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация

Кушма җөмлә һәм кушма җөмлә синтаксисы буенча гомуми төшенчә. Кушма җөмләне төзүче аерым җөмләләрнең грамматик, мәгънә һәм төзелеше ягыннан бәйләнеше турында мәгълүмат.

Форма һәм мәгънә бәйләнеше буенча кушма җөмлә төрләре: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, аларның аерым компонентлары арасындагы мәгънәви бәйләнешләр.Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормаган чаралар ярдәмендә бәйләнгән (аналитик) ичрченле кушма җөмләләр.Татар теленең үзенчәлеге буларак, баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә бәйләнгән (синтетик) иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Татар һәм рус телләрендә тезүле һәм ияртүле бәйләнеш ярдәмендә барлыкка килүче кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре.

Кабатлау.

Мәгънә ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләре турында гомуми төшенчә.Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә ягыннан бәйләнеш үзенчәлекләре. Иярчен ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр.

Иярчен аергыч җөмләләр.Иярчен тәмамлык җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.

Кереш җөмләләр турында мәгълүмат.

Кабатлау.

Составындагы хәбәрлекле үзәкләрнең саны буенча кушма җөмлә төрләре: ике компонентлы һәм катлаулы кушма җәмлә.Ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.Катлпулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә турында мәгълүмат. Катлаулы кушма җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре һәм алардагы тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә синтаксисын һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау.

Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

3.Текст синтаксисы һәм пунктуация

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә.Текстның бер төре буларак тезем һәм чит сөйләмле текст турында кыскача мәгълүмат.Тезем һәм чит сөйләмле текстларда тыныш билгеләре.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау. Барлык төр җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

4.Стилистика һәм сөйләм культурасы

Функциональ стильләрнең төрләре: сөйләмә һәм язма сөйләм стильләре.Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр.Матур әдәбият стиле.Бу стильләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле.Стилистик хаталар.

Сөйләм культурасы.Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес, ачык, сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм. Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы.Сөйләмдә калькалар куллану.

5.5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Лексикология буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Морфология буенча 6-7 нче сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау.Сүзләргә морфологик анализ ясау.

Синтаксис һәм пунктуация буенча 8-9 нчы сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

6.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау.

2.Соңгы вакытта булган берәр вакыйга турында фикер алышу, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.

3.Яраткан берәр шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясау.

4.Бирелгән сюжет буенча хикәя төзеп язу.

5.Берәр әхлакый темага анкета уздыру өчен, сораулар төзү.

6.Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

7.9нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар язу.

8.Төрле эш кәгазьләре(белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) үрнәкләрен язу.

9.Иптәшеңнең язма эшенә телдән яки язмача бәяләмә бирү.

Гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр
9 нчы сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

Фонетика буенча.

1.Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, алардагы үзгәрешләрне белү.Сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес куллану.

2.Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү.

3.Аваз һәм хәрефне аера белү.Алфавитны истә калдыру.

4.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

5.Орфографик сүзлекләрдән файдалану.

Лексика һәм фразиология буенча.

1.Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

2.Сүзләрне һәм фразиологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дәрес куллану.

3.Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча.

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу.Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

2.Татар телендә сүзләрнең ясалышы ысулларын белү.

Морфология буенча.

1.Сүз төркемнәренең лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү.Морфологик анализ ясау.

2.Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.

Синтаксис буенча.

1.Сүзтезмәләргә, гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.

2.Сүзтезмәне җөмләдән аера белү.Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

3.Аерымланган җөмлә кисәкләре, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү.

4.Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану, алар кергән җөмләләр төзү.

5.Текстның үзенчәлекле билгеләрен белү.Аның стилен дөрес билгеләү.

Пунктуация буенча.

1.Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу. Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү.

2.Диалог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.

Сөйләм эшчәнлеге буенча.

1.Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

2.Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

3.Бирелгән план буенча сочинение язу.

4.Әдәби геройларны сурәтләп бирү.

5.Каралган спектакль буенча хикәя төзү.

6.Программа буенча укылган китапның эчтәлнген сөйләү яки язу, үз фикереңне белдерү.

7.Эш кәгазьләреннән гариза, белдерү, ышаныч кәгазе һ.б. язу.

8.Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.

9.Укытучы биргән яки укучы үзе сайлаган китапка аннотация язу.

10.Сочинение элемнтлары булган изложениеләр язу.

11.Стилистик хаталары булган җөмләләре яки текстны төзәтү.

12.Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегәләре эшләү.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   45

Похожие:

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа на 2013-2017 годы муниципального...
Муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения средняя общеобразовательная школа №38 городского округа город якутск

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего образования (фгос второго...
Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №55

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Отдел образования и по делам молодежи администрации мо «Медведевский муниципальный район»

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Кировского района г. Казани (далее мбоу «Школа №135 г. Казани») разработана на основе следующих нормативных документов

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconДоклад директора муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения...
Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов'', расположенная по адресу улица Краснодонцев,...

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Целевой раздел примерной основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconКнига учёта полученных и выданных бланков аттестатов, приложений...
«Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №10»

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего и среднего (полного) общего...
Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная...

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОтчет о результатах самообследования муниципального бюджетного
Директор мбоу «Средняя общеобразовательная школа №45 с углубленным изучением отдельных предметов»

Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Наро-Фоминской средней общеобразовательной школы №5 с углубленным изучением отдельных предметов

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск