1.2.5.3. Татарский язык и литература Татарский язык: татарская группа Тел системасы
"Фонетика. Орфоэпия. Графика"
Укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнә;
татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлый;
татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәклек мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;
проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;
мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белү.
«Морфемика һәм сүз төзелеше"
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
сүзне морфемаларга бүлә;
өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгели;
бирелгән сүздән (тамырдан) төрле сүзләр ясый;
морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү укучыны дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга ярдәм итә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;
әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак та әһәмиятен аңлау;
сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;
сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итү.
"Лексикология һәм фразеология"
Укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклый; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирә);
сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерә;
сүзләрнең синонимнар һәм антонимнар таба;
фразеологик әйтелмәләрне таный;
телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклый;
лексик синонимия күренешен кирәкмәгән кабатлаулардан саклау һәм сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалана;
сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурэтлү чараларын - метафора, эпитет, сынландыруны билгели;
төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана;
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау; сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру; төрле омонимнарны тану;
үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;
публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;
төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу. "Морфология"
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
татар телендәге сүз төркемнәрен аера белә;
аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерә;
сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә куллана.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерү;
грамматик омонимнарны аеру;
публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;
төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.
"Синтаксис"
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
укучы синтаксисның төп берәмлекләреннән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнә:
сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгьнәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә;
сүз төркемнәренең төрле синтаксик формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
укучылар синтаксистан булган белем һәм күнекмәләрен башка төрле анализлар вакытында да куллана белә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда синтаксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик чараларны белү;
синтаксик конструкцияләрне функциональ-стилистик үзенчәлекләре ягыннан тикшеү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау.
"Орфография һәм пунктуация»
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;
сүзнең дөрес язылышын телдән сөйләү яки язма рәвештә аңлата;
орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;
орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны таба һәм аларны язуда куллана.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтү;
орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.
"Стилистика"
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр белән таныша, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели;
аудитория (иптәшләре) алдында чыгыш ясарга өйрәнә: аның темасын билгели, максат һәм бурычларын күрсәтә;
тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган темангың белем дәрәҗәсенә туры килүен һ.б. истә тотып сайлый.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлый һәм аңлата белә;
төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли (аларны билгеләнгән максаттан чыгып укый, мәгълүмати яктан кисәкләргә бүлеп эшкәртә);
төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итә.
"Тел һәм мәдәният"
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
милли-мәдәни компонентка ия булган тел берәмлекләрен халык авыз иҗаты әсәрләреннән, тарихи темаларга язылган һәм матур әдәбият әсәрләреннән аерып ала;
телне өйрәнү ил тарихын һәм мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итә дигән фикерне раслардай мисаллар таба;
тормышта һәм укуда татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен белеп һәм тиешенчә куллана.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
телнең халык мәдәнияте һәм тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булуын аерым мисаллар ярдәме белән тасвирлау;
татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен Россиядә яшәүче башка халыкларның сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән чагыштыру, аларга характеристика бирү.
Татарская литература
Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;
татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;
татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;
кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.
Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
Танып-белү өлкәсендә:
татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;
укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;
классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;
татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;
Бәяләү өлкәсендә:
татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;
мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;
баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру. Коммуникатив яктан:
татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;
әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;
аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;
укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;
әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү. Эстетик яктан:
әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;
баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү. Русская группа Татарский язык
Диалогик сөйләм
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
өйрәнелгән тематика буенча, сөйләм этикеты нормаларын үтәп, официаль булмаган стандарт ситуацияләр буенча диалог алып барырга.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
диалог алып бару - фикерләрең белән алмашу;
интервью бирү һәм интервью алу;
таблицалар, диаграммалар нигезендә диалог- сораштыру алып бару.
Монологик сөйләм
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
өйрәнелгән тематик рамкалар эчендә күрсәтмәлелек, төп сүзләр, планнар аша бәйләнешле монологик фикерне әйтергә;
күрсәтмәлелеккә таянып,вакыйгаларны сурәтләргә;
әдәби геройларга,чынбарлыктагы кешеләргә кыскача характеристика бирергә;
укылган текстка, төп сүзләргә, планга таянып яки таянмыйча текстның төп эчтәлеген бирергә;
төп сүзләргә, планга, сорауларга таянып яки таянмыйча рәсемнәрне, фотоларны сурәтләү.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
укыганга нигезләнеп, бирелгән тема буенча чыгыш ясарга;
укылган/тыңланган тексттагы фактларга, аргументларга таянып, укылган/тыңланган текстка үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерергә;
бирелгән тема буенча ситуатив аралашуда әзерлексез кыскача җавап бирергә;
таблицаларга, диаграммаларга таянып, үз фикереңне белдерергә;
башкарылган проект эшенең нәтиҗәсен кыскача сөйләп бирергә.
Тыңлап аңлау
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белергә;
сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белергә;
тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белергә;
зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белергә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңларга һәм аларга үз фикереңне аңлата белергә, алар белән әңгәмә корырга, әңгәмәдә катнаша белергә.
Уку
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
катлаулы булмаган аутентив текстларда фактларның һәм вакыйгаларның үзара сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен урнаштыру;
аерым абзацлардан торган яки төшереп калдырылган өзекләрне өстәп текстны яңадан торгызу.
Язу
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү;
татар милләтеннән булган дустыңа электрон хатлар язу һәм җавап бирү;
телдән һәм язмача хәбәрләргә тезислар һәм планнар төзү;
проект эшчәнлегенең нәтиҗәсен кыска итеп язып бирү;
таблицаларга, диаграммаларга таянып, кыскача үз фикереңне белдерү.
|