Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий


Скачать 13.77 Mb.
НазваниеПояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий
страница5/117
ТипПояснительная записка
filling-form.ru > Туризм > Пояснительная записка
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   117

«Татарский язык» «татарские подгруппы)

Әзерлек чоры ахырына балалар:

  • Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;

  • Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи;

  • Парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

Әлифба чорының ахырында балалар:

  • Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

  • сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

  • сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

  • сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

  • сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

  • әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

  • элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

  • һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

  • Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

  • анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

  • сүзне иҗекләргә бүлә;

  • схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

  • схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

  • сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

  • элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

  • аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

  • билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

  • иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

  • тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

  • күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

  • бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

  • 1.Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

  • татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

  • һәр хәрефнең элемент формаларын;

  • дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

  • Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

  • текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

  • укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

  • тыңланган текстка исем куша;

  • төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

  • О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

  • әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

  • тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

  • хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

  • татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.

Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

  • сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

  • сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

  • сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

  • сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү;

  • җөмләләрне сүзләргә таркату;

  • баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

  • басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

  • җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу;

телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Шәхси:

  • укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;

  • тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

  • баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

Метапредмет:

коммуникатив

  • дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

  • укытучының, сыйныфташларының сорауларына җавап бирү;

  • сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

  • башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

  • парларда эшли белү.

танып-белү

  • дәреслек белән эш итә белү;

  • хәрефләрне дөрес яза белү;

  • текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

  • укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

  • предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

регулятив

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

  • укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

  • укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

  • эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш).

Укуелы ахырында

укучылар түбәндәге

ләрне үзләштерергәтиешләр:

  • Татар алфавитын яттан белү, укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

  • Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлату.

  • Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу. Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштыру.

  • Сүз төркемнәреннән исем, фигыль һәм сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек, күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык һәм заман кушымчаларын билгеләү.

  • Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәретөшенчәләренаеру.

  • Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

  • Тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны( монологны) дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең б/н әйтә белү.Темаларны өйрәнү вакытында сүзлек, аңлатмалы диктантлар, укытучы биргән җөмләләрне (яки зур булмаган текстны) күчереп язу. Аерым рәсемнәр һәм әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат һәм фигыльләрне дөрес куллану. Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнекмәләрен үтәү.




Уку лы ахырында

укучылар түбәндәге

ләрне үзләштерергәтиешләр:

  • -2 нче сыйныфтаалган белем нигезендә сүзләргә фонетик анализ ясау (сүзне иҗекләргә бүлеп, басымны билгеләү, аваз һәм хәрефләр санын әйтү, калын-нечкә сузыклар, яңгырау-саңгырау тартыкларны күрсәтү)

  • -3 нче сыйныф ахырында укучылар сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен, күп мәгънәле булуын аерырга тиешләр. Синоним , антоним, омоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә куллану.

  • -Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

  • -Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.Укытучы биргән сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын табу. Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү. Алар белән җөмләләр төзү, аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.

  • -Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү, сыйфатларның сыйфатланышка, саннарның саналмышка иярү үзенчәлеген (янәшә тору) аңлау. Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда кулланылуын истә калдыру. Зат алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән аеру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең заманнарын билгеләү,хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану. 3 нче сыйныфта өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

  • -Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү. Иярчен кисәкләрдән аергычны билгеләү, аның аерылмышка иярү үзенчәлекләрен аңлау.-Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар буенча, төрле сүз төркемнәрен кулланып, 15-20 сүздән торган сочинение язу. Укытучы ярдәме белән 20-25сүздән торган текст буенча изложение язу. Сүзлек диктантының якынча күләме-10-12 сүз.25-30 сүздән торган контроль диктантлар яздыру.




4 нче сыйныф ахырында:

  • укучыларда төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре булдыру, аларның сүзлек байлыгын арттыру.

  • Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын табу. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыльләрне) ясаучы кушымчаларны күрсәтү.

  • Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгеләү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.

  • Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру.

  • Сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясау, алар белән җөмләләр төзи белү.

  • Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

  • Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

  • Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язгандадөрес куллану.

  • Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә мисаллар әйтү, укытучы күрсәткән әдәби тексттан баш кисәкләрне табу.

  • Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

  • Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү. Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру.

  • Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

  • 60-70 сүздән торган текст буенча изложение язу.Дәрестә өйрәнгән темага 40-55 сүздән торган сочинение язу. Сүзлек диктантының күләме – 12 -16 сүз. 50-65 сүздән торган контроль диктантлар яздыру.




«Литературное чтение на татарском языке (татарские подгруппы)

  • Уку елы ахырында 1 нче сыйныф укучылары, “Телдән әзерлек чоры” өчен тәкъдим ителгән темалар буеча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә, арттыра ала.

  • Хәрефләрдән – иҗекләр, иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.

  • Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

  • Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

  • Эчтәлегенаңлап, кирәкле урыннарда паузалар ясап, сүз басымын дөрес куеп уку.

  • Әлифба чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар белән ([б], [п], [д],[т], [ж], [ш], [з], [с],[и], [й], [л], [м], [н], [р], [у], [ф], [ц], [щ])танышу, алар кергән сүзләрне дөрес уку.

  • [а],[о],[э/е],[w],[гъ],[къ],[х],[ч],[ы] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре һәм бу авазларны язуда дөрес күрсәтү.

  • Татар телендәге [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ] авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес уку.

  • Мәктәп тормышын яхшырак аңлау, белем алу юлларына төшен, өй эшләрен дөрес, сыйфатлы итеп башкаруның мөһимлеген бәяләү.

  • Кешеләрнең көзге эшләре. Хайван һәм кош-кортларның көзге тормышы. Табигать дөньясына кешеләрнең мөнәсәбәтенә багышланган әсәрләр.Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрергә, табигатьнекүзәтергә өйрәнү.

  • Гаиләдә әти-әни,әби-бабай, абый-апалар, мәктәп укучылары һәм кечкенәләрнең яшәешләре, эшләре, укулары, үзара мөнәсәбәтләре турындагы әсәрләр. Әдәп-әхлак. Гомумкешелеккә хас яхшы әдәп-әхлак сыйфатларын начар гадәтләрдән аера белү, «бәхет — әдәп-әхлакта, байлык- сәламәтлектә». Өлкәннәргә булышу, хөрмәтләү, эшкә, һөнәргә өйрәнү

  • Балаларның кышкы уку, уеннары. Кешеләрнең кышкы эшләре, хайван, кош-кортларның кышкы тормышы. Кышкы табигатьне күзәтү күнекмәләре.

  • Кеше хезмәтенең өч төре дә (физик хезмәт, акыл хезмәте, рухи хезмәт) кешеләргә игелекле булу, үзең яшәгән җирдә, үсемлек һәм тереклекләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булу кебек сыйфатларның кирәклеген аңлау.

  • Туган җирне ярату һәм аны саклау. Татарстан турында белемнәрне тулыландыру.

  • Кешеләрнең язгы эшләре, язын тереклек һәм үсемлекләр дөньясының уянуы; беренче яшеллекләр; чәчәкләр, кошларны каршылау.

  • Тылсымлы әкиятләр аларда халык рухы чагылу.

  • Кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатларның әкиятләрдә чагылышын билгеләү

  • Табигатьтәге, тормыштагы, кешеләр күңелендәге үзгәрешләр.Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

  • Төрле хайваннарның образларын сурәтләүдә авторларның осталыгы. Кешеләрнең хайваннарга мөнәсәбәте. Хайваннар турындагы әсәрләрдә көлке элементлары.

  • Эзлекле сөйләм формалаштыру.

  • Автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә.

  • Программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә бишен хәтердә калдырырга.

  • Бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга.

  • Халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә.

  • Әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера белергә.

  • Белемгә омтылыш тәрбияләү һәм китап уку күнекмәләрен үстерү.

  • Көзге табигатьтәге үзгәрешләр, көз фасылының характерлы билгеләре. Урман, җәнлекләр дөньясындагы үзгәрешләр һәм ул үзгәрешләрне таный белү.

  • Туган як турында төшенчә. Республикабыз Татарстан, башкалабыз Казан, Идел елгасы, аларның матурлыгы. Туган якта милли бәйрәмнәр.

  • Кышкы айлар. Кышкы табигатьнең бизәкләре, кыш көне балалар уены. Яңа ел бәйрәме. Кышын кошлар һәм җәнлекләр, аларга ярдәм итү, аларны саклау.

  • Кешеләрдәге матур сыйфатлар: табигатьне, хайваннар дөньясын ярату, аларга ярдәм итү, игелеклелек, йомшак күңеллелек.

  • Ата-ананың гаиләдәге вазифасы, үз үрнәгендә тәрбия бирүе, балаларына шәфкатьле, мәрхәмәтле булуы. Авылда балаларның хезмәттә чыныгуы, өлкәннәргә ярдәме.

  • Яз килү белән табигатьтәге үзгәрешләр, аларның кешегә тәэсире.

  • Әкиятләрнең үзенчәлекләре: кешеләрнең тапкыр, жор итеп бирелүе, хайваннарның, җәнлекләрнең, кош- кортларның кешегә хас сыйфатлар белән сурәтләнүе, начар сыйфатка ия булган образларның көлкегә калулары. Әкиятләрне рольләргә бүлеп, сәнгатьле укырга өйрәнү.

  • Әсәрләрдә туган ягыбызның җәйге табигате гәүдәләнеше. Яңгыр, болыт, кояшны җанландырып сурәтләү.

  • Татар әдәбияты хакында гомуми мәгьлүматый күзаллау булырга.

  • Өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга.

  • Әсәрнең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәялибелергә.

  • Текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен билгели алырга.

  • Автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә.

  • Әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга.

  • Әдәби тел һәм сурәтлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш.

  • Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;

  • Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

  • Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

  • Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белу;

  • Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;

  • Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;

  • Сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;

  • Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр)

  • Фольклор жрын аеру: хайваннар турындагы. Тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл,хикәя турында күзаллау, халык иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү.




Иностранный язык




Говорение
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   117

Похожие:

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПояснительная записка 5 Планируемые результаты освоения обучающимися...
Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования 24

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПояснительная записка Планируемые результаты освоения обучающимися...
Программа развития универсальных учебных действий на ступени основного общего образования

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПрограмма формирования универсальных учебных действий у обучающихся...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПрограмма формирования универсальных учебных действий обучающихся...
Планируемые результаты освоения обучающимися междисциплинарной программы «Формирование универсальных учебных действий», а также её...

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПрограмма формирования универсальных учебных действий обучающихся...
Планируемые результаты освоения обучающимися междисциплинарной программы «Формирование универсальных учебных действий», а также её...

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПояснительная записка. Определение цели и задач реализации программы....
Личностные результаты освоения основной образовательной программы начального общего образования

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПояснительная записка Планируемые результаты освоения обучающимися...
Система оценки достижения планируемых результатов освоения основной образовательной программы основного общего образования

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПояснительная записка планируемые результаты освоения обучающимися...
Планируемые результаты освоения учебных и междисциплинарных программ

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПояснительная записка Планируемые результаты освоения обучающимися...
Система оценки достижения планируемых результатов освоения основной образовательной программы начального общего образования

Пояснительная записка; Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования; 2 Формирование универсальных учебных действий iconПояснительная записка
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск