Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного


НазваниеНормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного
страница5/21
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21

Дәрестән тыш уку

Габдулла Тукай. Мәсәлләр.

Галимҗан Ибраһимов. Табигать балалары.

Гадел Кутуй. Рәссам.

Гариф Гобәй. Ләйсән яңгыр.

Фаил Шәфигуллин. Бер малай, өч аргамак.

Газиз Кашапов. Киек Каз Юлы.
8нче сыйныф

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Дәрестән тыш уку.

Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең гадәттә лиро-эпик жанр булуы. Лиро-эпик әсәрләр турында төшенчә.

«Сак-Сок» бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, аның фантастик сюжетка корылган булуы. «Сөембикә бәете». Казан язмышына кагылышлы вакыйгаларның сурәтләнеше, Сөембикә образының бирелеше.

Галиәсгар Камал. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Беренче театр» комедиясе. Әсәрдә конфликт үткенлеге, образларның үзенчәлекле яклары ачылу. Комедия турында төшенчәне ныгыту.

Татар театры тарихыннан. Беренче татар театр труппалары һәм артистлары.

Артистлар Габдулла Кариев һәм Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская. Иҗатлары турында белешмә. Аларның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Г.Исхакый. Иҗаты һәм эшчәнлеге турында белешмә. “Сөннәтче бабай”. Әсәрдә милли йолаларрның бирелеше.

Гомәр Бәширов. Иҗаты турында белешмә. «Туган ягым — яшел бишек» повесте. Анда XX йөз башы татар авылының сурәтләнеше, халкыбызның гореф-гадәтләре, әсәрдә күтәрелгән проблемалар. Повесть турында төшенчә.

В.Маликов. Рәссамның иҗаты.

Кави Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Хәят апа» поэмасы. Поэмада Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы халыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы.”Миңлебикә кодагыйның кайгысы” әсәре.

Композитор Солтан Габәши — татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. «Эшче» операсы. Опера турында төшенчә.

Муса Җәлил. Иҗаты турында белешмә. «Җырларым», «Бер үгет», Имән», «Катыйльгә» шигырьләре. Шагыйрь иҗатында батырлык темасының чагылышы. Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы.

Җырчылар Мәрьям Рахманкулова һәм Галия Кайбицкая иҗатлары турында белешмә. Алар башкарган җырларны тыңлау һәм фикер алышу.

Рәссам Харис Якупов. «Хөкем алдыннан» картинасы. Картинаның язылу тарихы, анда Җәлил образының бирелеше.

Габдрахман Әпсәләмов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Ак чәчәкләр» романы (өзек). Сәламәтлек сагында торучы табибларның үз эшләренә һәм кешеләргә мөнәсәбәте .

Нәби Дәүли. Язучы турында белешмә. «Яшәү белән үлем арасында» повесте (өзек). Әсәрдә тоткыннарның яшәүгә омтылышын чагылдыру, фашизмның явызлыгын, ерткычлыгын фаш итү.

Шамил Рәкыйпов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Чәчәкләр сөйли белә» повесте (өзек). Барый Шәвәлиевнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге. Аның батыр булып формалашуы.

Шәүкәт Галиев. Иҗаты турында белешмә. «Әткәйгә хат» поэмасы (өзек). Бөек Ватан сугышының балаларга китергән фаҗигасе.

А.Расих. “Ишан оныгы” әсәре.

Г.Ахунов. “Идел кызы” романыннан өзек. Чор вакыйгалары, кешеләр язмышы.

Х.Сәрьян. “Әткәм һәнәре” , “Әткәйгә хат.”

Ел фасылларына бәйле милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф- гадәтләр. Алар — халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Каз өмәсе. Аны үткәрү тәртибе.

Ятлау өчен әсәрләр

Муса Җәлил. Җырларым. Имән.

Гомәр Бәширов. Менә сиңа мә!

Шәүкәт Галиев. Әткәйгә хат (өзек).

Нәби Дәүли. Яшәү белән үлем арасында (өзек).

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

Туган ягым — яшел бишек. Аны саклауга үз өлешеңне кертү — изге эш.

Яраткан әдәби әсәрем.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

Татар халкының милли бәйрәмнәре.

Дәрестән тыш уку

Нәби Дәүли. Яшәү белән үлем арасында.

Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр.

Гомәр Бәширов. Менә сиңа мә!
9нчы сыйныф

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү .

Дәрестән тыш уку.

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган?» риваяте, «Зөһрә кыз» легендасы. Аларның жанр үзенчәлекләре .

Шәриф Камал. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Буранда» хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше.

Композитор Хөснулла Вәлиуллин. Иҗаты турында белешмә. «Акчарлаклар» җыры.

Г.Исхакый иҗаты. “Җан Баевич”комедиясе. “Зөләйха” драмасы.

Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. «Мокамай» шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте.

Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. «Туган тел турында җырлар», «Кайсыгызның кулы җылы?», «Кем сез?» шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу.

Мирсәй Әмир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Агыйдел» повесте (өзек). Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар сурәтләнеше, шул чор мохитенең яшьләргә ясаган тәэсире. Повестьта табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте.

Җырчы Фәхри Насретдинов. Аның опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Шамил Усманов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Әптери агай» хикәясе.

Театр артистлары Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская иҗатлары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Шәриф Еникеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “ Солтангәрәйнең язмышы» повесте (өзек). Әсәрдә тормыштагы авырлыкларны җиңүгә омтылышның максатчан сурәтләнеше.

Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Үлемнән көчлерәк» очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә.

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Җомга көн кич белән» повесте (өзек). Бибинурның изге күңеллелеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруына борчылуы.

Илдар Юзеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Гашыйклар тавы» әсәре. Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре.

Эдуад Касыймов. Иҗаты турында белешмә. “Гомер ике килми” әсәре. Тарих һәм кешеләр язмышы.

Рәссам Лотфулла Фәттахов. Иҗаты турында белешмә. «Игеннәр өлгерде» картинасы. Анда сурәтләнгән образлар. Төсләрнең бирелеше .

Фәнис Яруллин. Иҗатына күзәтү. «Иң гүзәл кеше икәнсез», «Ана» шигырьләре, «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте (өзек). “Яши белү” әсәре. Укытучыга соклану хисенең, ана мәхәббәтенең сурәтләнүе. Ихтыяр көче һәм кеше язмышы мәсьәләсенең бергә үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге.

Миргазиян Юныс. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнүе, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.

Мәдинә Маликова.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Чәчкә балы» повесте. Гаиләдә хезмәтнең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Татар теле» шигыре. Анда туган телнең авыр язмышы һәм бөеклеге чагылу.

Милли бәйрәмнәр. Мәчетләр тарихыннан.

Ятлау өчен әсәрләр

Һади Такташ. Мокамай (өзек).

«Хәсән Туфан. Туган тел турында җырлар.

Мирсәй Әмир. Агыйдел (өзек).

Фәнис Яруллин. Ана.

Наҗар Нәҗми. Татар теле.

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

Казанда яшәгән бөек шәхесләр.

Икмәк — ил тоткасы.

Тел тарихы — халык тарихы.

Яшьлек — кеше гомеренең чәчәкле чагы.

Батырлыкны син ничек аңлыйсың?

Табигать һәм без.

Дәрестән тыш уку

Шәриф Камал. Акчарлаклар.

Хәсән Туфан. Гүзәл гамь (җыентык).

Аяз Гыйләҗев. Күзгә-күз.

Фәнис Яруллин. Яши белү.

Мәдинә Маликова. Чәчкә балы.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Фольклор һәм язма әдәбият. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Шигырь төзелеше. Автор образы, хикәяләүче образы, лирик герой. Әдәби әсәрдә сурәтләү чаралары. Сәнгать төрләреннән опера.

Татар әдәбияты( рус төркеме)

5 НЧЕ СЫЙНЫФ

I бүлек

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, “Патша белән карт”;

Г. Тукай, “Су анасы”;

М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек);

Ф. Кәрим, “Кыр казы”;

Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”;

Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”.

II бүлек

5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби – теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

Курс темаларының эчтәлеге

Кереш.

Язучылар китапның кеше тормышындагы роле турында. Китап бер буынның икенчесенә васыяте. Китапның төзелеше (тышы, титул, форзац битләре, астөшермәләр, бүлек исемнәре); китапны төзүчеләр (авторлары, рәссамы, редакторлары, корректоры, җыючылары, нәшрияты). Татар әдәбияты дәреслеге һәм аның белән эшләү үзенчәлекләре.
I. Борын-борын заманда.

Халык авыз иҗаты.

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйләүчеләр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.

«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика.

Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз», «Башмак», «Куркак юлдаш», рус халык әкиятләре «Төлке белән Алёнушка», башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» Төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы яклар. Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру.
II. Әкият яздым, укыгыз...

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.

Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Күләгә» әкиятенә салынган мораль.

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.

«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.

Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе.

Фәнис Яруллинның «Хәтерсез Күке» әкияте. Әкиятнең эчтәлеге. Күке образы. Авторның ачышы. Халык әкиятләре уртак яклары.

Владимир Дальның «Кар кызы» әкияте. Рус халык әкиятынең эчтәлеге. «Төлке белән Алёнушка» әкияте белән уртак яклары.

Ганс Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкияте. Әкиятләрдә төрле катлам халык вәкилләрен ачу үзенчәлеге. Әкияттә халык әкиятләренә хас үзенчәлекләр.

Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.

Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары.
III. Хыял канатларында.

Адлер Тимергалин Адлер Тимергалин турында белешмә.

«Сәер планетада». Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.

Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.

Рудольф Эрих Распе.

«Сигез аяклы куян». Барон Мюнхгаузен маҗараларының берсен өйрәнү. Әсәрдәге чынбарлык белән фантастиканың нисбәте.
IV. Белем баскычлары.

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат. Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы.

Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.

Гаяз Исхакый. Язучы турында мәгълүмат.

«Мөгаллим» пьесасы. Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.

Дәрдемәнд. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.

«Кил, өйрән...» шигыре. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.
V. Балачак — хәтерләрдә мәңге калачак...

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21

Похожие:

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconОсновная образовательная программа среднего общего образования по...
Основная образовательная программа среднего общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  icon1. Пояснительная записка
Основная образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного стандарта...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  icon3. Пояснительная записка
Основная общеобразовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconРабочая программа разработана на основе примерной программы основного...
Рабочая программа разработана на основе примерной программы основного общего образования по экономике и авторской программы Е. Кузнецовой,...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconРабочая программа по английскому языку для 7 класса к учебно-методическому...
Е. Бабушис соответствует федеральному компоненту государственного образовательного стандарта общего образования, утвержденного приказом...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconРабочая программа По немецкому языку Для 7 класса
И. Л. Бим и соответствует Федеральному компоненту государственного образовательного стандарта основного общего образования по немецкому...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconПояснительная записка Кадровое обеспечение образовательного процесса...
Основная образовательная программа основного общего образования мбоу «Гимназия №1» – нормативный правовой документ школы, характеризующий...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconОсновная образовательная программа основного общего образования ( по буп-2004)
Основная образовательная программа основного общего образования мбоу сош №6 – нормативный правовой документ образовательного учреждения,...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconРабочая программа по английскому языку для 5 7 классов соответствует...
Рабочая программа по английскому языку для 5 – 7 классов соответствует федеральному компоненту государственного образовательного...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconОсновная образовательная программа основного общего образования разработана...
Аннотация к основной образовательной программе основного общего образования муниципального общеобразовательного казенного учреждения...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск