Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного


НазваниеНормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного
страница8/21
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   21

Курс темаларының эчтәлеге

  1. Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана

Халык авыз иҗаты. Фольклор жанрлары буларак риваятьләр, аның ничек барлыкка килүе. Риваять төрләре.

Тарихи риваятьләр. Татар халыкының “Сихерче кыз” риваяте. Әсәрдә Казан образының бирелеше, тарихы. Әлеге риваятькә хас әкияти алымнар (1 сәгать).

Топонимик риваятьләр. Татар халкының “Гали тугае” риваяте. Урта гасыр Европа халкының “Моргана”риваяте. Шәһәр, авыл, тау һәм елга атамаларының килеп чыгышы (2 сәгать).

Легендалар. Аның төрләре. Легенданың риваятьтән аермалы яклары.

Татар халкының «Зөһрә кыз» легендасы. Легендада Зөһрә образының бирелеше. Әсәрдә хыял мотивлары, аның кеше язмышын ачудагы роле. Әсәрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең бирелеше (1 сәгать).

Музыка уен кораллары, аларның халык тормышындагы роле (1 сәгать).


  1. Без тарихта эзлебез

Тарихи ядкарьләр буларак cәяхәтнамә һәм елъязма жанрлары. Ибне Фадлан X гасырның беренче яртысында яшәгән гарәп сәяхәтчесе. Ибн Фадланның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе. Болгар дәүләтенең ил тарихындагы роле. Ил башлыгы Алмыш хан (1 сәгать).

Фатих Кәрими. Әдип һәм журналист тормышы һәм иҗат юлы. Аның Европа илләренә сәяхәте, бу сәяхәтнең максаты. «Аурупа сәяхәтнамәсе» әсәреннән өзек. Европа илләрендәге культура учаклары, Петербург китапханәсе турында мәгълүмат. «Аурупа сәяхәтнамәсе»нең әдәби роле (1 сәгать).

Миргазиян Юныс. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Татар әдәбиятында диңгезчелек (маринистика) жанрына нигез салуы. Язучының “Су” хикәясе (1 сәгать).

Әдәбият теориясе. Тарихи роман турында төшенчә (1 сәгать).

Тарихи һәйкәл буларак Казан Кремле, аның төзелү тарихы. Кремльнең бүгенге торышы.

Габдулла Тукай. Язучының 1895 нче елда Җаек (Уральск) шәһәренә китүе. Анда Тукайның җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалашуы. 1907 нче елда кире Казанга кайтуы. Шагыйрь иҗатының Казан чоры. Казанда аралашкан дуслары, балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнүгә керткән өлеше, театр эшчәнлегенә игътибары, сәяхәтләре, иҗтимагый эшчәнлеге. “Әл-ислах” газетасындагы эшчәнлеге. Габдулла Тукайның “Пар ат” шигыре. Аның язылу тарихы. “Пар ат” шигыренең лирик герое, аның кичерешләре, өметләре. Пар ат образының символикасы. Табигать, кучер образларының бирелеше, мәгънәләре (2 сәгать).

Бакый Урманченың “Пар ат” шигыренә иллюстрациясе. Картинада Габдулла Тукай шигырендә сурәтләнгән вакыйганың бирелеше.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияcе. Премиянең беренче лауреатлары.

Күренекле рәссам, сынчы Бакый Урманченың (1897 – 1990) тормышы. Ул тудырган скульптур портретлар, картиналар (1 сәгать).

Наҗар Нәҗми. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы. Аның Тукай шәкерте булуы, аның идеяләрен үстерүе. Н.Нәҗми иҗат иткән әсәрләрдә Тукай образының бирелеше, мәгънәсе. Шагыйрьнең «Татар теле» әсәрендә Тукай традицияләрен дәвам итүе. Н.Нәҗминең Бөек Болгарга сәфәре турындагы “Агыйделдә ак пароход” әсәреннән өзек. Әсәрдә сурәтләнгән “түгәрәк өстәл”, анда катнашкан язучылар. Әсәрнең әдәби мәгънәсе, кыйммәте (1 сәгать).


  1. Онытылмас еллар

Гариф Ахунов. “Замандашлар портреты” әсәреннән өзек. Язучының әсәрдә рәссам Виктор Куделькинның иҗатын яктыртуы, аның картиналары турында уйланулары. Рәссам иҗатында М.Җәлил образы, аның бирелеше, иҗатчының халык язмышының кискен дәверләрен полотнода сурәтләве. В.Куделькинның “Билгесез биеклектә” картинасы, Бөек Ватан сугышы (1 сәгать).

Сугыш турындагы җырлар. Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында…” (“Солдатлар”) шигыре. Сугышка баласын озаткан Ана образы. Татар халкының “Герман көе” җыры. Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуы һәм бер-берсенә йогынтысы (1 сәгать).

Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты. Аның иҗатында сугыш темасы, образларның бирелеше. Шагыйрьнең “Ант” шигыре, «азатлык» һәм «явызлык» проблемалары. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы, андагы образлар системасы. Гармун һәм җыр образының роле. Әлеге лирик әсәрләрдә сугыш проблемасының бирелеше (3 сәгать).

Туфан Миңнуллин. Күренекле драматург, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең тормышы һәм иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. Әсәрдә М.Җәлил образының бирелеше, аның тоткынлыктагы тормышы. Драмада фәлсәфи мотивлар, фантастик алымнарның роле. Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” публицистик драмасы турында белешмә (2 сәгать).

Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.

Марсель Сәлимҗанов. Режиссёрның тормышы, иҗаты. Аның татар профессиональ театрының, милли драматургиянең үсешенә керткән өлеше.

Ринат Таҗетдинов. Халык артистының тормышы һәм иҗаты, ул тудырган онытылмас образлар (1 сәгать).

Фронт хатлары, аның халык тормышындагы роле. Муса Җәлилнең кызы Чулпанга язган хаты, Фәтих Кәрим хатлары. Татар әдәбиятында эпистоляр жанр.

Әдәбият теориясе. Эпистоляр жанр турында төшенчә (1 сәгать).

Мостай Кәрим. Шагыйрь һәм язучының тормышы, иҗаты. “Билгесез солдат” шигыре. Шигырьдә билгесез солдат образы. Лирик геройның кичереше, шәхесләр язмышы (1 сәгать).

Чыңгыз Айтматов. Әдип турында белешмә. Аның “Анам кыры” әсәре. Әсәрдә Тулганай, Җир-ана образлары. Җыелма Җир-ана образына салынган мәгънә. Авторның сугыш турындагы уйланулары. «Анам кыры» повесте турында белешмә (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).


  1. Әтинең зур бүреге иртә киелде

Клара Булатова. Шагыйрә турында белешмә. “Башым иям” шигыре, сугыш афәтенең шагыйрәнең балачагына тәэсире, хатирәләрендә калдырган эзе (1 сәгать).

Нур Әхмәдиев. Язучы иҗаты турында белешмә. “Җиңү көне” шигыре. “Минем туган көнем” хикәясе (2 сәгать).

Факил Сафин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тулганай” әсәреннән өзекләр. Тулганай образы, аның әсәрдәге башка образларны ачудагы әһәмияте. Әсәрдә кешелеклек, шәфкатьлелек проблемалары (2 сәгать).

Разил Вәлиев. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ватаным” шигыре. Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгы (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).


  1. Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

Шәриф Камал. Әдипнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Буранда” новелласы. Төп геройның язмышы. Аның эчке дөньясы, күңел халәте. Психологик алымнар. Әсәрдә Ана образына хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әдәби деталь. Матур әдәбиятта психологизм. Новелла турында төшенчә (2 сәгать).

Ибраһим Салахов. Язучының тормышы һәм иҗаты. Репрессияләнгән әдипләр язмышы. “Халык дошманы” төшенчәсе. “Ана тавышы” хикәясе (“Колыма хикәяләре” циклыннан). Ялгыз ананың аяныч язмышы, кичерешләре. Автор әйтергә теләгән фикер (2 сәгать).

Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. Иҗатында яктырткан темалар. “Әнкәй” шигырендә Ана образына хас сыйфатлар. Лирик геройның хис-кичерешләр бирелеше. Сагыну хисе. “Җырларымда телим” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы, сурәтләү чаралары. Шигырьдә күтәрелгән проблемалар (2 сәгать).

Роберт Миңнуллин. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты. Әдәбиятка булган мәхәббәте. Иҗатында яктыртылган темалар. “Әнкәй” шигыре. Ана образының бирелеше. Лирик геройның уйлары, кичерешләре (1 сәгать).

Марсель Галиев. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигыре. Шигырьдә ана образы. Лирик геройның туган ягы турында хис-кичерешләре. “Кабатланмас әкият” шигыре. Хыялда туган авыл күренеше. Балачакка кайту теләге, лирик геройның хис-кичерешләре. Ана образының бирелеше Луиза Батыр-Болгари. Композиторның тормыш юлы, иҗаты (2 сәгать).

Шәриф Хөсәенов. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат. Беренче драмалары турында белешмә. “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы. Драмада ана образының бирелеше. Ананың язмышы, балаларына булган мәхәббәте. Автор әйтергә теләгән фикер. Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы турында. Драманың татар әдәбиятында тоткан урыны. Ана образы турында мәгълүмат. Аналар һәм балалар проблемасы (2 сәгать).

Фоат Садриев. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Таң җиле” романы. Романда бирелгән образларның язмышы, ана (Нуриәсма) образының бирелеше. Нәсимә белән Фәритнең үз-үзләрен тотышы, уллары Маратның авылда терелүе, сөйләшә башлавы, дуслар табуы. Авторның әйтергә теләгән фикере (3 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VI. Көлсәң – көл, еласаң – ела!

Беренче сатирик журналлар. Беренче сатирик журналлар турында белешмә. Вакытлы матбугатны башлап җибәргән шәхесләр.

Әдәбият теориясе. Сатира турында төшенчә (1 сәгать).

Галиәсгар Камал. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны. “Банкрот” сатирик комедиясе. Сираҗетдин Туктагаевның тормыш, көнкүреше, уйлаган хәйләсе. Тирә-юньдәге образларның үз-үзләрен тотышы. Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясе турында белешмә. Әсәрнең сәхнә тарихы. Әдип тарафыннан күтәрелгән проблема.

Әдәбият теориясе. Конфликт турында төшенчә. Сарказм. Проза әсәрләрендә сатира (2 сәгать).

Гамил Афзал. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Юмор-сатира өлкәсендә тоткан урыны “Юл газабы” хикәясе. Хикәяләүче авторның язмышы турында белешмә. “Тәвәккәл әби” шигыре. Әбинең аянычлы язмышы, эш-гамәлләре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Автор идеясе. Сурәтләү чаралары. Шигырьдә күтәрелгән проблемалар.

Әдәбият теориясе. Сатирик шигырь. Ирония турында төшенчә (2 сәгать).

Зәки Нури. “Пародия”. Пародиянең язылу стиле. Пародиягә салынган эчтәлек. Төрле шәхесләргә багышланган эпиграммалар. Эпиграммаларда сарказм.

Әдәбият теориясе. Пародия турында төшенчә. Эпиграмма (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VII. Даһи гомере – халкы хәтерендә!

Ренат Харис. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Гармунчы” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Лирик геройның бирелеше. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Гармуннан чыккан көйләрнең сурәтләнеше. “Ике гөл” шигыре. Шигырьнең идеясе, төзелеше. Шигырьгә салынган мәгънә. Автор әйтергә теләгән фикер (2 сәгать).

Зөлфәт. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Юмор-сатира өлкәсендә ирешкән уңышлары. “Шигырем – ачык!” ,“Шундый чагы әле җанымның” шигырьләре. Аларда лирик геройның хис-кичерешләре. Әдип шигыренә хас үзенчәлекләр.

Әдәбият теориясе. Документаль повесть жанры (2 сәгать).

Галия Кайбицкая. Актрисаның тормыш юлы турында белешмә. Татар музыка сәнгатен һәм операсын үстерүгә керткән өлеше (1 сәгать).

Рабит Батулла. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Төрле жанрларда иҗат итүе. “Бию” кыйссасы. Рудик белән бәйле, госпитальдә булган көлкеле вакыйганың әдәби гәүдәләнеше. Яшь талантның беренче уңышы (2 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
VIII. Табигатьнең дә җаны бар.

Айдар Хәлим. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аяклы ат” повесте. Әсәрнең эчтәлеге. Кәбирнең язмышы, атка мөнәсәбәте. Аның тирәсендә булган башка геройларның үз-үзләрен тотышы. Ат образының бирелеше (3 сәгать).

Гарәфи Хәсәнов. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче күк күкрәү” хикәясе. Язгы табигать күренешенең сурәтләнеше. Геройның язгы табигать турында уйлары, хис-кичерешләре. Беренче күк күкрәү мизгелләренең тасвирланышы (2 сәгать).

Камил Кәримов. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тимергали бабай хикәяте” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Авторның Сабантуй бәйрәмен тасвирлау үзенчәлеге. Заманга хас булган атрибутларның бирелеше (кулъяулык бирү, аулак өй күренеше һ.б.) (1 сәгать).

Ялкын” журналы. Журналның тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге (1 сәгать).

Ел дәвамында үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).
Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр
Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек.

Ф.Кәримнең “Ант” шигыре.

Р.Вәлиевнең “Ватаным” шигыре.

С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.

Р.Харисның “Ике гөл” шигыре.
Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

(укытучы сайлавы буена)

Мәҗит Гафури. “Хан кызы Алтынчәч”.

“Утсыз кайный торган казан” (Татар халык риваяте).

“Казан кайда корылган” (Татар халык легендасы).

“Гали тугае” (Татар халык риваяте).

“Кәккүк каян барлыкка килгән?” (Татар халык легендасы).

“Зөһрә кыз” (Татар халкы легендасы).

“Местер Стуруорм” (Борынгы шотланда легендасы).

Фәрит Яхин. “Һомай кошы”.

Әмирхан Еники. “Курай”.

Фәнис Яруллин. “Моңлы курай”.

Вахит Имамов. “Казан дастаны”.

Әхсән Баян. “Хыялда туган калам”.

Казанда Бакый Урманче музее.

Илһам Шакировның тормыш юлы, иҗаты.

Илдар Юзеев. “Һаман көтә”.

Рафаэль Мостафин. “Йөз ундүрт адым”.

Мансур Шиһапов. “Җиңү көне җиңел бирелмәде”.

Сибгат Хәким. “Клиндерләр эзлим”.

Роберт Миңнуллин. “Әнкәйнең ак чәчләре”.

Габдулла Кариев. Нурлат районы Күлбай Мораса авылында Габдулла Кариев музее.

Фатих Әмирхан. “Фәтхулла хәзрәт”.

Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”.

Зыя Мансур. “Таңсылу әкияте”.

Фирдәвес Әһлия. “Актриса”.

Зиннур Хөснияр. “Рәссам язмышы”.
Сөйләшү тематикасы

Халыкның борынгыдан килгән йолалары.

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай образы.

Язучылар, шагыйрьләр тормышында сугыш.

Илебезгә җиңү килде!

Ана – бөек исем...

Табигать – уртак йортыбыз.
9 НЧЫ СЫЙНЫФ

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:
1. Г.Тукайның “Татар кызларына” шигыре;

2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестеннан өзек;

3. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе;

4. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзек;

5. А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повестеннан өзек;

6. Р.Мингалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясе;

7. Р.Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә” шигыре.
9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 12—13 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 6—8 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– 7−8 мәкаль−әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– төрле авторларның 4−5 шигырен яки әсәрдән өзекне яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   21

Похожие:

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconОсновная образовательная программа среднего общего образования по...
Основная образовательная программа среднего общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  icon1. Пояснительная записка
Основная образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного стандарта...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  icon3. Пояснительная записка
Основная общеобразовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconРабочая программа разработана на основе примерной программы основного...
Рабочая программа разработана на основе примерной программы основного общего образования по экономике и авторской программы Е. Кузнецовой,...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconРабочая программа по английскому языку для 7 класса к учебно-методическому...
Е. Бабушис соответствует федеральному компоненту государственного образовательного стандарта общего образования, утвержденного приказом...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconРабочая программа По немецкому языку Для 7 класса
И. Л. Бим и соответствует Федеральному компоненту государственного образовательного стандарта основного общего образования по немецкому...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconПояснительная записка Кадровое обеспечение образовательного процесса...
Основная образовательная программа основного общего образования мбоу «Гимназия №1» – нормативный правовой документ школы, характеризующий...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconОсновная образовательная программа основного общего образования ( по буп-2004)
Основная образовательная программа основного общего образования мбоу сош №6 – нормативный правовой документ образовательного учреждения,...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconРабочая программа по английскому языку для 5 7 классов соответствует...
Рабочая программа по английскому языку для 5 – 7 классов соответствует федеральному компоненту государственного образовательного...

Нормативно-правовое обеспечение программы образовательная программа основного общего образования по Федеральному компоненту государственного образовательного  iconОсновная образовательная программа основного общего образования разработана...
Аннотация к основной образовательной программе основного общего образования муниципального общеобразовательного казенного учреждения...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск