9 нчы сыйныф
Бүлек исеме
| Предмет нәтиҗәләре
| Укучы өйрәнәчәк
| Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак
| Әдәбият тарихы
| Әдәбиятның чорларга бүленешен һәм үсеш баскычларын белә; әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма ягыннан тирәнрәк, тулырак бәяли ала; шигырь төзелешен өйрәнеп, аның төрләрен аерып чыгара.
| Әдәбиятның чорларга бүленешен, шигырь төзелешен һәм аның төрләрен өйрәнергә.
| Сәнгать төре буларак әдәбият
| Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасындагы урынын билгели; сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләрен белә; әдәбиятның тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып белүгә хезмәт итүен таный; әдәбиятның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысын аңлый.
| Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасындагы урынын, аның әһәмиятен билгеләргә.
| Әдәбиятныӊ барлыкка килүе һәм үсеше
| Гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият. Ислам мәдәнияте турында гомуми мәгълүматны, мәдәни һәм әдәби күренеш буларак суфичылык турында аңлатманы белә. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Торгынлык чоры мәдәнияте, әдәбияты (16 гасырныӊ 2 нче яртысыннан 19 нчы гасырныӊ 2 нче яртысына кадәр) турында белә; әлеге чорлар әдәбиятында төп тема-мотивларны белә, романтик сурәтлелек төшенчәсен аңлый, аның билгеләрен ачыклый; әсәрләрнең Коръән тәгълиматы белән сугарылуын таный; дөньяви мотивларның урынын билгели.
Урта гасырлар романтизмы турындагы мәгълүматка ия; ул чордагы дини әдәбият, дөньяви әдәбиятны белә.
| Әдәбиятның барлыкка килүе һәм үсеше турында мәгълүматлар алырга; Урта гасырлар чорындагы дини әдәбият, дөньяви әдәбият белән танышырга.
| XIX гасыр татар әдәбияты
З.Бигиев
| Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте турында белә. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясен таный, аның бирелеш үзенчәлекләрен ачыклый; сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануын төшенә; бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия икәнен белә; әсәрләрдә төп конфликтны ачыклый ала.
«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы – детективлыкка нигезләнгән сюжетын белә; матди һәм рухи байлыкка бәйле туган конфликтны ачыклый; төп образлар, аларның эш-гамәлләре турында белә; аерым геройлар фаҗигасенең сәбәпләрен аңлый.
| Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте турындагы белемнәрне тупларга; бу чорга хас төп үзенчәлекләрне билгеләргә.
Татар әдәбиятында беренче роман; маҗаралылык, Европа әдәбиятының тәэсире булганын төшенергә; геройларга авторның мөнәсәбәте – теләктәшлеге яки фаш итүе һәм бүгенге укучының бәясен белергә; әсәрнең исемендә һәм тәмамлануында мәгърифәтчелекнең чагылышын күрергә.
| ХХ гасыр
башы
Ф.Әмирхан
Г.Камал
| ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүен белә; милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби-эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләре турындагы мәгълүматка ия була; әдәбиятта яңа юнәлешләр һәм агымнар барлыкка килүен, яңа тип геройларның мәйданга чыгуын белә.
«Хәят» повесте – хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәхәббәт мәсәләләренең үзәккә куелуын аңлый; дин кануннарына нигезләнгән милли тормышның русча яшәү үрнәге белән каршылыкка керүен төшенә; Хәят образы, аның рухи кичерешләрен ачуда әдипнең осталыгын, алым-чаралар муллыгын таный; портрет һәм пейзаның әдәби-эстетик функциясен билгели ала. Эпик төр, повесть, образлылык төшенчәләрен белә, кеше образлары арасында төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образларны билгели ала; әсәрдә пейзаж, портрет, психологизм элементларын билгели ала.
«Банкрот» комедиясе – ялган банкротлыкка чыгу вакыйгасының реаль җирлеген аңлатып бирә ала; комедиячел конфликт икәнен таный; Сираҗетдин образына характеристика бирә ала; әсәрдә көлү алымнарын билгели ала; шул чор татар җәмгыятендәге кимчелекле якларның усал тәнкыйтьләнүенә төшенә; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгына төшенә; Г.Камал әсәренең Н.А.Островскийның “Үз кешеләр – килешербез” комедиясе белән чагыштырып, әсәрләрнең охшашлыгын аңлата ала. Драматургия жанрлары арасында комедия жанрының үзенчәлекләрен билгели ала; автор идеалын аңлый, язучы стилен билгели ала.
| Иҗтимагый шартлар формалаштырган, шул чорны тасвирлаган әсәрләрдә җәмгыятькә мөнәсәбәт-карашларның тәнкыйди булуына игътибар итәргә.
Язучы иҗатын тулырак күзалларга; Ф.Әмирханның идеалы, татар яшьләренең киләчәге турында уйланулары турында йомгак ясарга. Комедия жанрының үзенчәлекләрен әйтә белергә; вакытлы матбугат материалларыннан Г.Камал турында мәгълүмат тупларга.
| 1917 – 1940 еллар әдәбияты
М.Галәү
| Әлеге дәвердә татар әдәбиятының берничә этап аша үтүен белә; чорга кыскача күзәтү ясый ала; иҗтимагый-тарихи, социаль-мәдәни шартларны билгели; әдәбиятта сыйфат үзгәрешен сиземли, аңа идеология тәэсирен төшенә; әдәбиятта тарихи-иҗтимагый вакыйгаларның сурәтләнешен аңлатып бирә ала.
«Мөһаҗирләр» романы – романда 19 йөз ахыры татар тормышы сурәтләнүен аңлый; ил-халык тормышының бер гаилә эчендәге каршылыклар рәвешендә сурәтләнүен ачыклый; әсәрдә татарларның яшәү рәвеше, сыйфат билгеләре чагылыш тапканын аңлый; төрле социаль катлауларның тормышын тасвирлый ала; халыкның властька, дин әһелләренә мөнәсәбәтен аңлата ала; әсәрдәге төп образларны, аларның характер сыйфатларны билгели ала; татар җәмгыятендә хатын-кызның урынын, ролен таный; Саҗидә образына характеристика бирә ала.
| Әлеге чорның үзенчәлекләрен белергә.
Роман жанрының үзенчәлекләрен белергә; әдәби әсәрдә урын һәм вакыт (хронотоп) төшенчәләренең мәгънәләрен аңларга.
| Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты
Г.Кутуй
Муса Җәлил
Ә.Еники
| Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләрен билгели; лирика һәм публицистиканың алга чыгуын таный; кече жанрларның активлашуын ачыклый; төп тема-мотивларны, проблемаларны билгели; сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләрен аңлатып бирә ала. «Сагыну» нәсере – лирик герой кичерешләренең чагылу үзенчәлеген аңлатып бирә; сурәт чараларының әдәби функциясен ачыклый. «Моабит дәфтәрләре»ннән: «Җырларым», «Кошчык», «Тик булса иде ирек», «Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләрен сәнгатьле укый белә; “Кошчык” шигырен яттан белә; шагыйрьнең тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты турында сөйли ала; шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленешен белә; тоткынлык чоры иҗатыныӊ үзенчәлекләре: коллыктан котылу чарасы буларак үлем, аның үлемсезлеккә илтүен ачыклый; Ватанга бирелгәнлекне, тугрылыкны раслау; дошманга нәфрәтнең чагылышын аңлый һ.б. Шигырьләренеӊ сәнгатьчә эшләнеше: кабатлау, эпитет, метафора, антитеза, риторик эндәшләрнеӊ хис дәрәҗәсен арттыруга хезмәт итүен ачыклый; традицион символик образларныӊ яӊа төсмерләргә баюын төшенә.
«Кем җырлады?» хикәясендә сугыш фаҗигасе чагылышын аңлатып бирә ала; яралы лейтенантның яшәү-үлем халәтендәге кичерешләренең туган як, туган җир, ата-ана, сөйгән кеше якынлыгын калкытып куюын, аларның яшәеш мәгънәсе булуын ачыклый; “Бала” хикәясендә яшь солдат Зарифның күңел кичерешләре, рухи батырлыгы сурәтләнүен аңлатып бирә ала; “Ана белән кыз” хикәясендә сугыш шартларында яшәгән кешеләрнең күңел халәтен, сабырлык-түземлеген, өмет хисен әдәби детальләр, сурәт чаралары аша җиткерелүен ачыклый.
| Ватан сугышы елларында иҗат ителгән әдәбиятны аерып өйрәнү зарурилыгын аңларга; фронтовик язучылар белән танышырга; эвакуацияләнеп килгән башка милләт язучылары турында мәгълүмат тупларга.
Символ, деталь, шулай ук әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция) төшенчәләренең мәгънәләрен аңларга.
Шагыйрь иҗатын, көрәшен чагылдырган әдәби һәм фәнни хезмәтләрне, М.Җәлил исемен мәңгеләштергән чараларны белергә.
Әсәрнең эчтәлек һәм формасы арасындагы аерманы; эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст төшенчәләрен аңлый; композициянең тышкы һәм эчке корылыштан торуын белергә; язучының индивидуаль стилен төшенергә, Ә.Еники әсәрләре мисалында дәлилләргә.
| Сугыштан
соӊгы һәм
1960-80 нче
еллар
әдәбияты
Х.Туфан
И.Юзеев
А.Гыйләҗев
Н. Фәттах
Т.Миңнуллин
| ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуын, әлеге чорда яңа жанрлар, тема-мотивлар, әдәби формаларның барлыкка килүен ачыклый; әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итүен, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләрен төшенә; азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышын аңлатып бирә ала.
«Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләрен сәнгатьле укый белә; «Кайсыгызның кулы җылы» шигырен яттан сөйли ала; шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленешен белә; тоткынлык чоры иҗатына караган шигырьләрендә кешегә хас хис-кичерешләрнең төрлелеген ачыклый; сагыш, сагыну, тормыш гаделсезлегенә ачынуның алгы планга чыгуын билгели; лирик герой күңелендәге өмет-ышанычның киләчәк матурлыгы булып ачылуын, сурәт чаралары муллыгын таный.
“Сагышлы мирас”, “Гасыр кичкән чакта”, “Без”, “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигырьләре - шагыйрьнең романтик шигърият вәкиле булып танылуын ачыклый; лирик героеның төрле төсмерләрдә чагылыш табуын күрә: яшьлеген, аның серле таңнарын сагынучы; ашкын хисле, көчле рухлы шәхес; мәхәббәт утында янучы гашыйк һ.б. Әдипнең туган җир, тел, ата-ана, әхлакый кыйммәтләр сакланышы, Җир, Галәм язмышы кебек мәсьәләләргә актив мөрәҗәгать итүен ачыклый; “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасында чор-заман мәсьәләләрнең өч герой язмышы аша сурәтләнешен аңлатып бирә ала; Символик образларның, әдәби детальләрнең автор идеясен ачудагы ролен ачыклый.
«Җомга көн, кич белән» повесте - әдипнең кырыс реализмга нигезләнеп язуын ачыклый; әсәрдә әхлак тәрбиясе, ата-ана каршындагы бурыч, намус җаваплылыгы кебек төшенчәләрнең гыйбрәтле вакыйга-күренешләрдә чагылганын аңлатып бирә ала; Бибинур карчык образына характеристика бирә ала: изгелеге, көчле рухы, милли характер булып ачылуын таный; корбанчылык идеясенең чагылышын күрә; әсәрдә символик образларның, әдәби детальләрнең ролен билгели ала; әсәр исеменә салынган тирән мәгънәне аңлатып бирә ала.
«Ител суы ака торур» романы - әсәрдә борынгы бабаларыбыз – болгарлар тормышының, гореф-гадәтләренең мавыктыргыч, гыйбрәтле вакыйгаларда сурәтләнешен ачыклый; романда тарихи дөреслек һәм автор уйланмасын аңлатып бирә ала; төп образлары, аларның эш-гамәлендә ачылган характер сыйфатларын ачыклый; Ител образына аңлатма бирә ала.
«Кулъяулык» музыкаль драмасы - әсәрнең сюжет-композициясен тасвирлый, конфликт үзенчәлеген билгели ала; Татар милләтенә хас булган гореф-гадәтләрләрнең онытыла баруына борчылу идеясен ачыклый; “бәхет” төшенчәсен аңлау-аңлату. Кулъяулык образына, җырга салынган мәгънәне ачыклый; автор позициясен билгели.
| Әдәбиятка килгән яшь шагыйрьләр, аларның төп әсәрләре, образлары, уртак проблемалары, дәвам иткән традицияләр, яңа жанрлар, сәнгатьчә алымнар турында белергә.
Ритм һәм рифма, тезмә, строфа төшенчәләрен белергә; образларның конкрет-деталь, җыелма-гомуми һәм символик, күчерелмә мәгънәләренә игътибар итәргә; строфалар төзелеше, аларны бәйләп торучы чараларны табарга, хис һәм фикер берлеген дәлилли белергә. Символик образларның, әдәби детальләрнең автор идеясен ачудагы ролен билгеләргә.
Әсәрнең тема, проблема, идея, пафосын билгеләргә; конфликтның гомумкешелек һәм конкрет чагылышын, чишелешен белергә.
Әсәрнең хикәяләү стилен, телен, борынгылыкның вакыйгалар, яшәү тәртипләре, йолалар һәм көнкүреш картиналарында гәүдәләнешен ачыкларга.
Т.Миңнуллинның әсәрләренә куелган спектакльләрне карарга.
| Хәзерге әдәбият
Дөнья әдәбиятының барышы
З.Хәким
Ф.Садриев
Зөлфәт
| ХХ-ХХI гасырлар чигендә татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешләрен, эзләнүләрнең “яңа дулкын” булып күтәрелүен белә; Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгын чагылдырган, ил тарихындагы олы этапларның, аерым шәхесләрнең сурәтен тудырган әсәрләр язылуын ачыклый; психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булу раславын төшенә.
Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләрне билгели ала; мәңгелек тема һәм образларны ачыклый.
“Телсез күке” драмасы – ретроспектив алым ярдәмендә халык тормышының киң понарамасы чагылганын ачыклый; милләт язмышының вакыйгаларны иңләп үтүен аңлый; ата-баба телен белү, җыр-моңын өйрәнүнең чикләрне белми торган изге төшенчә буларак ачылуын таный; шәхес һәм система каршылыгына нигезләнгән конфликтны күрә, аның чишелешен белә; Зариф һәм Зыятдин образларына характеристика бирә ала; татар җыр-моңының символик образ буларак туган җир матурлыгын, халыкның фаҗигале язмышын, теләк-өметен чагылдыруын таный.
«Таң җиле» романы - кырыс чынбарлыкның романтик алымнар аша сурәтләнүен ачыклый; көнкүреш вакыйгасының илкүләм әһәмиятле иҗтимагый, социаль-мәдәни, әхлакый мәсьәләләргә барып тоташуын таный; романда совет җәмгыятенең кискен тәнкыйтьләнүен аңлый; кеше һәм җәмгыять каршылыгы. Нуриасма образына характеристика бирә ала: милли йөзе, характер сыйфатлары, яшәеш идеалы. Намусларына хыянәт иткән типларны билгели.
«Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре - шагыйрьнең классик традицияләренә йөз тотуын таный; шигырьләренең халык язмышына бәйле публицистик яңгырашын аңлатып бирә ала; заман сорауларын Кеше шәхесе, аның хис-кичерешләре аша чагылдыручы фәлсәфи-лирик шагыйрь булып танылуын ачыклый; иҗатында чичәнлек рухын билгели.
| Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышын күрергә.
Драма үзенчәлекләрен билгеләргә; “Телсез күке” спектаклен карарга.
Чәчмә сөйләм үзенчәлекләрен белергә.
Шигырь системаларын белергә.
| 1.2.5.5. Иностранный язык (английский язык)
Коммуникативные умения. Говорение. Диалогическая речь
Выпускник научится:
- вести диалог (диалог этикетного характера, диалог–-расспрос, диалог побуждение к действию; комбинированный диалог) в стандартных ситуациях неофициального общения в рамках освоенной тематики, соблюдая нормы речевого этикета, принятые в стране изучаемого языка.
Выпускник получит возможность научиться:
- вести диалог-обмен мнениями;
- брать и давать интервью;
- вести диалог-расспрос на основе нелинейного текста (таблицы, диаграммы и т. д.).
Говорение. Монологическая речь
Выпускник научится:
- строить связное монологическое высказывание с опорой на зрительную наглядность и/или вербальные опоры (ключевые слова, план, вопросы) в рамках освоенной тематики;
- описывать события с опорой на зрительную наглядность и/или вербальную опору (ключевые слова, план, вопросы);
- давать краткую характеристику реальных людей и литературных персонажей;
-передавать основное содержание прочитанного текста с опорой или без опоры на текст, ключевые слова/ план/ вопросы;
- описывать картинку/ фото с опорой или без опоры на ключевые слова/ план/ вопросы.
|