Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2»


Скачать 10.88 Mb.
НазваниеОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2»
страница8/84
ТипОсновная образовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Основная образовательная программа
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   84

7 нче сыйныф

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Сәнгать төре буларак әдәбият.

Әдәбиятның сәнгать төре буларак кеше торшмышындагы ролен ачыклый белә

Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урынын, сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләрен билгеләргә; аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысын ачыкларга

Халык авыз иҗаты.

Дастан жанрына хас сыйфатлар, аның төрләрен белә; «Идегәй» дастанының эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата ала, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белә, фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне таба белә; геройларга бәя бирә белә.

Фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне таба белергә; фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр табарга

ХХ гасыр башы әдәбияты.

Г.Тукай

Н.Думави

Ш.Камал

ХХ гасыр башы әдәбиятында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүен белә; милләт проблемасының үзәккә куелуын, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләрен сөйли; яңа тип геройлар мәйданга чыгуын әйтә ала.

Г.Тукайның «Милләтә», “Милли моӊнар”, “Өзелгән өмид”, “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләрен сәнгатьле итеп укый белә; шигырьләренең үзенчәлекләрен ачыклый; анализ ясый, лирик геройның хис-кичерешләрен аңлата.

“Яшь ана” хикәясе - әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата ала, язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белә; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белә; хикәя жанры үзенчәлекләрен әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар күрә, аера белә.

“Акчарлаклар” повесте - әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата ала; укыган әсәр эчтәлеге буенча терәк схема, план төзи белә; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; жанр үзенчәлекләрен билгели белү; әдәби әсәрдәге образлылык, образ, символ, деталь, аллегория, табигать образы, әйбер образы, пейзаж, портрет һ.б.күрә, аера белә.

ХХ гасыр башы әдәбияты үсеше турында сөйли белергә.


Г. Тукай иҗаты үрнәгендә гражданлык лирикасы, автор позициясе төшенчәләрен аңлатырга.
“Яшь ана” әсәрендә хикәя жанры үзенчәлекләренең чагылышын билгеләргә.

Әдәбият белеме сүзлеге белән эшләргә, Әдәби терминнарны аңлап, әсәрләрдән таба белергә.

1920-1930 елларда әдәбияты.
Һ.Такташ


Г.Исхакый

Г.Ибраһимов

Әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләрне ачыклый; әдәби әсәрләрдәге төрлелекне билгели; шул чорда иҗат итүче язучыларны белә.

“Мокамай” поэмасының лиро-эпик жанр - поэма булуын белә; әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлый белә.
“Жан Баевич” драмасын аңлы һәм сәнгатьле укый белә; укыганны телдән сурәтләп бирә ала; әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). төшенчәләрен аңлата ала.
“Кызыл чәчәкләр” әсәренең төп эчтәлеген аңлап сөйли белә; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белә; жанр үзенчәлекләрен билгели ала; әдәби терминнар белән эш итә белә.

Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышын ачыкларга; персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт.Текст: эпиграф, багышлау кебек төшенчәләрне аңларга, әсәр мисалында аңлата белергә.

Драма төренең комедия жанры турында белгәннәрне әйтергә; башка комедияләрне мисал итеп китерергә.
Әдәби әсәрдәге образлылык, образ, символ, деталь, аллегория. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләрен аңлата белергә, әсәрдән мисаллар китерергә.

ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбияты.

С.Хәким
Ә.Еники

Ш. Хөсәенов
Г. Сабитов

М.Мәһдиев

М.Галиев

Г.Гыйльманов

З.Хәким.

ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуын, аларга китергән тарихи сәбәпләрне сөйләп бирә;

шул чор язучыларына, иҗат иткән әсәрләргә күзәтү ясый ала, үзенчәлекләрен атый.

Лирик жанр - күңел лирикасының төп үзенчәлекләрен аңлата белә; шигырьләренең төп мәгънәсен аңлап, анализ ясый, тел – сурәтләү чараларын таба белә

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп эчтәлеген аңлап сөйли белә; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белә; жанр үзенчәлекләрен билгели ала; әдәби терминнар белән эш итә белә.

“Әни килде” драмасын аңлы һәм сәнгатьле укый белә; укыганны телдән сурәтләп бирә ала; драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләрен билгели ала, әсәр мисалында аңлата.
Әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укый белә; укыганны телдән сурәтләп бирә ала; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белә; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белә, композиция: әсәр кору алымнарын күрә, аера белә; тема, проблема, идея, пафос, вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст, конфликт, сюжет, сюжет элементларын дөрес билгели ала.

Драма жанрын һәм аңа хас үзенчәлекләрне таный, аларга хас үзенчәлекләрне, сәнгати алымнарны таба белә, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба ала; драма әсәрләрен аңлы һәм сәнгатьле укый белә; укыганны телдән сурәтләп бирә ала, анализ ясый.

Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнар, жанр формалары, темалар, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләрне аңларга.
Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләрен аңларга.

Әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрергә, аера белергә.

Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләрен: тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). аңлата белергә.

Әдәби терминнар аңларга, әсәрдән мисаллар табарга, башка әсәрләр белән бәйләп аңлата белергә.

Р.Харис


Р. Фәйзуллин

Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышын билгели ала; персонаж, характер, композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне табып, аңлатып бирә ала.

Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата ала, шигъри текстларны яттан сөйли; сорауларга җавап таба белә; анализ ясый.

Лирик жанрларны тану күнекмәсен үстерергә, лирик герой сыйфатларын билгеләргә.

8 нче сыйныф

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Сәнгать төре буларак әдәбият.

Сәнгать төре буларак әдәбият төшенчәсен аңлый белә, әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында тоткан урынын ачыклый; сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләрен аера белә; тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын, танып–белү чарасы буларак әдәбиятны таный, аның әхлакый һәм әстетик яктан кешегә йогынтысын аңлый белә.

Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урынын, сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләрен билгеләргә; аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысын ачыкларга

Урта гасырлар әдәбияты. Казан ханлыгы чоры.

Казан ханлыгы чорына кыскача тарихи, мәдәни, әдәби күзәтү ясый белә; әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләрне ачыклый; әдәби әсәрләрдәге төрлелекне билгели; шул чорда иҗат итүче язучыларны, аларның әсәрләрен анализлый белә

Сүз сәнгатен, халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә

Мөхәммәдьяр-ның тормыш юлы турында мәгълүмат. «Нәсыйхәт» шигыре.



Мөхәммәдьярның тормыш юлын, иҗатын үзләштерә, «Нәсыйхәт» шигыренең төп мәгънәсен аңлап, анализ ясый ала, тел – сурәтләү чараларын таба белә; борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүен төшенә; тотрыклы мотивлар: мәрхәмәтлелек, игелекле исем–ат, әхлаклылык, камил инсан кебек сыйфатларны үзендә тәрбияләргә кирәклеген аңлый; Урта гасырлар әдәбиятында романтик мотивлар, үгет–нәсыйхәтчелек, символик образлар аера белә.

“Нәсыйхәт” шигырендәге дини-суфичыл фикерләрне, автор позициясен билгели алырга, үз мөнәсәбәтен булдырырга, үзендә горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләргә

XIX гасыр әдәбияты

Чорга кыскача тарихи күзәтү ясый, татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенә аңлатма бирә белә.

Мәгърифәтчелек хәрәкәтенә хас үзенчәлекләрне таба белергә, фикерләрне раслар өчен әсәрдән мисаллар китерергә

Муса Акъегетзадә


Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» повесте әсәрен укып, эчтәлеген эзлекле итеп сөйли ала, әсәрнең жанрын билгели, геройларга характеристика бирә, әсәрдәге конфликтны таба белә, шуның аша укыган әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели. Мәгърифәтчелек әдәбиятында төп тема - аң-белем, әхлак, тәрбия, һөнәрле булу, төп каршылык – искелек һәм яңалык көрәше, мәгърифәтле шәхеснең сурәтләнеше: укымышлы, һөнәрле булу, дини кануннарны, Коръәнне яхшы белү икәнлегенә төшенә; хатын-кыз азатлыгының алгы планга куелуын аңлый.

Әсәр геройларын һәм әдәби дөньясын бәяләргә, автор позициясен ачыкларга, үз мөнәсәбәтен белдерергә, мәгърифәтчелек әдәбияты үрнәге буларак, стиль үзенчәлекләрен күрсәтә белергә; үз милләтен, Ватанын яратырга

XX гасыр башы әдәбияты.

М.Гафури.

Габдулла Тукай

Шәриф Камал

Фатих Әмирхан

Фәтхи Борнаш


20 – 30 нчы еллар әдәбияты


Һади Такташ

Гадел Кутуй

Кәрим Тинчурин
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты


Чорга кыскача тарихи күзәтү ясый, ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерә белә; милләт проблемасының үзәккә куелуын аңлый, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–әстетик әзләнүләрен төшенә, яңа тип геройлар мәйданга чыгуын таный белә.

М. Гафуриның «Нәсыйхәт» шигырен аңлап, сәнгатьле укый ала, язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирә, әдәбияттагы үгет-нәсыйхәт бирүне аңлый белә.


ихлас, гадел, ярдәмчел булырга, дөнья малына, аның

ләззәтләренә кызыкмаска чакыра. М. Гафури иҗатында Урта гасыр татар әдәбиятыннан килгән традицияләрнең дәвам ителүе. Ритм, рифма, строфа үзенчәлекләре.


Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт», «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре. Тормыш юлын, иҗатын искә төшерү, өстәмә мәгълүмат бирү. Шагыйрь иҗатының чорларга бүленеше, һәр чорга хас сыйфатлар. Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән төп мотивлар: уку-гыйлем – татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану; мәхәббәт – әчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлау; шагыйрь – шагыйрьлек әше милли азатлык өчен көрәш идеясе белән үрелү. Тел-сурәтләү чаралары. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. Гражданлык лирикасы.


Шәриф Камалның «Буранда» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерү. «Буранда» хикәясендә авторныӊ төп максаты – Мостафаның кичерешләрен аңлату. Ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләре икесенә карата да кызгану хисләре уята. Буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте. Әсәрнең фаҗигале тәмамлануы, аеруча үкенеч белән тасвирлануы хикәяне онытылмаслык итеп истә калдыра. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту. Троплар. Әсәрнең пафосы – сентименталь пафос. Язучы стиле. Әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерү. Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнүе. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшенү. Әсәрнең әчке катламын музыка аша бирү: Сөләйман карт елавы, капка, кыңгырау, бакча, сандугач тавышы, гитараның моӊлы уйнавы, карчыкның йөткерүе карга каңгылдавы. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту. Троплар. Әсәрнең пафосы (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Язучы стиле: хикәя тормыш –яшәешкә ләгънәт укый, әкзистенциализм фәлсәфәсен белдерә.
Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе. Язучының тормыш юлы белән танышу. «Таһир-Зөһрә» трагедиясен уку. Драма төренә анализ ясау үзенчәлекләрен искә төшерү. Конфликтын билгеләү. Шигырь белән язылган, дастан сюжетына нигезләнгән булуы, дөнья әдәбиятында киң таралган мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрәше. Трагедиянең пафосын (трагик пафос), язучы стилен билгеләү – әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

30 нчы еллар әдәбиятында көрәш романтикасын сурәтләү. Тормышны матурлап, шартлылык кануннарына буйсындырып тасвирлау. Заманга хас яңа герой әзләү. Әдәби барыш: чор әдәбияты.
Һади Такташның «Алсу» поәмасы. Үз чорының кичерешләрен, каршылыкларын чагылдырган иӊ популяр, танылган шагыйрь, прозаик, драматург буларак тормышы, иҗаты белән таныштыру. «Алсу» поәмасында яшьлекнең, көрәш романтикасының сурәтләнеше. Әдәби төр һәм жанрлар. Лиро-әпик жанр – поәма. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Характер. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Әдәби әсәр. Әчтәлек һәм форма. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Конфликт, сюжет, сюжет әлементлары. Композиция: тышкы һәм әчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Психологизм.

Мәхәббәт, гаилә кору темасын ачу. Конфликтның кемнәр арасында баруы, сәбәпләре, чишелеше ягыннан әсәрне анализлау. Төп конфликтның әчке конфликт булуына басым ясау. Галиянең хатларны үзе өчен язуын ачыклау. Сюжет әтапларын ачу. Әпистоляр повесть жанры.
Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклау. Кеше бәхете темасының бирелеше, драманың проблема, идеясен билгеләү. Төп образларга характеристика бирү, сәнгатьчә әшләнешен өйрәнү. Портрет. Психологизм . Язучы стиле - фаҗигале.
Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре. Тормыш юлы турында мәгълүмат. Иҗатының чорларга бүленеше. Сугыш чоры иҗатының үзенчәлекләре: җиңүгә ышаныч белән илен сакларга ант итү; лирик геройның рухи дөньясы баю; яшәү һәм үлү турында фәлсәфи уйлануы; фашизмга нәфрәт хисләре; туган ягын, якыннарын сагыну. Гражданлык лирикасы, күӊел лирикасы. Сугыш чорында шагыйрь иҗатының поәма һәм баллада жанрында иң югары ноктага җитүе. «Кыңгыраулы яшел гармун» поәмасында сугышчының күңел дөньясы, хис-кичерешләрен лирик планда сурәтләү. «Сибәли дә сибәли» шигырендә сугыш фаҗигасен табигать күренешләре, тел-сурәтләү чарасы сынландыру, әдәби алым кабатлау аша тасвирлау.


Бу чорда төрле фәлсәфи юнәлешләрнең тууын күзәтергә, логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңел аша уздырып кабул итәргә өйрәнергә, үзаң үсешенә ирешергә, милләтне, Ватанны яратырга
Мөхәммәдьяр һәм М.Гафуриның “Нәсыйхәт” әсәрләрен чагыштырып шәрехләү аша әдәбиятта традиция һәм яңалык турында нәтиҗә ясарга; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерергә




М.Гафуриның башлангыч чор иҗатында дидиктика - үгет-нәсыйхәт бирүнең өстенлек алуын, үгет-нәсыйхәт бирүнеӊ төп мотивы – кешене әхлаклы, аң-белемле итүен, лирик геройның ихлас, гадел, ярдәмчел булырга, дөнья малына, аның ләззәтләренә кызыкмаска чакыруын төшенә, М.Гафури иҗатында Урта гасыр татар әдәбиятыннан килгән традицияләрнең дәвам ителүен аңлый; ритм, рифма, строфа үзенчәлекләре билгели ала.




Г.Тукай


Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт», «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләрен аңлап, сәнгатьле итеп укый, тормыш юлын, иҗатын искә төшерә, өстәмә мәгълүмат бирә ала; шагыйрь иҗатының чорларга бүленешен, һәр чорга хас сыйфатларны, лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләрен билгели ала; лирик геройга бәя бирә, шагыйрь иҗатында күтәрелгән төп мотивлар: уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлана; мәхәббәт – эчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлау; шагыйрь – шагыйрьлек эше милли азатлык өчен көрәш идеясе белән үрелү икәнен аңлый белә; тел-сурәтләү чараларын таба, ритм һәм рифма,строфаларны билгели белә.

Нәтиҗәләр чыгарырга, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләрен сүзләр ярдәмендә аңлата алу һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләү күнекмәләренә ия булырга; Мөхәммәдьяр һәм М. Гафуриның «Нәсыйхәт» әсәрләрен һәм Г. Тукайның дини темага язылган шигырьләрен чагыштырып шәрехләү аша, әдәбиятта традиционлык турында нәтиҗә ясый белергә; үзаңны үстерергә, милләтне, Ватанны яратырга, үзеңдә горурлык һәм гражданлык хисләре булдырырга

Шәриф Камал


Язучының тормыш юлын, «Буранда» хикәясенең эчтәлеген үзләштерә, авторныӊ төп максатын билгели, Мостафаның кичерешләрен аңлата, ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләрен ачыклый белә; буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте икәнлеген аңлый, әсәрнең фаҗигале тәмамлануын, аеруча үкенеч белән тасвирлануын онытылмаслык итеп истә калдыра; әдәби төр, жанрын, образлар системасын, әдәби алымнарны (кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту, троплар), әсәрнең пафосын, язучы стилен билгели ала.

Әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белергә; әдәби алымнарны табып, шулар нигезендә фәлсәфи фикерне ачыклау күнекмәсенә ия булырга; әдәби текстны эстетик яктан бәяли белергә; үзеңдә җаваплылык хисе булдырырга

Фатих Әмирхан


Язучының тормыш юлын, «Бер хәрабәдә» хикәясен үзләштерә, әдәби төр, жанрын билгели, хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнешен, Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшенә, әсәрнең эчке катламын ачып бирүдә музыканың ролен аңлый белә, образлар системасын (кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар),төп, ярдәмче, катнашучы, аталучы геройларны һәм җыелма образларны, әдәби алымнарны ( кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту,троплар),әсәрнең пафосын (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуын, язучы стилен билгели ала.

Мөстәкыйль рәвештә әйләнә-тирәдәге тормышны бәяли белергә; әдәби геройларны һәм әдәби дөньяны бәяли алырга, автор позициясен ачыклый алырга һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсенә ия булырга; әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен, әһәмиятен аңлап бәяли белергә; үзеңдә җаваплылык хисе булдырырга.

Фәтхи Борнаш

Фәтхи Борнашның тормыш юлын, «Таһир-Зөһрә» трагедиясенең сюжетын үзләштерә; драма төренең анализ ясау үзенчәлекләрен, конфликтын билгели ала, шигырь белән язылган, дастан сюжетына нигезләнгән булуы, дөнья әдәбиятында киң таралган мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрәшен таный, трагедиянең пафосын (трагик пафос), язучы стилен билгели.


Милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә; әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүмати күзаллау булдырырга, аның эстетик кыйммәтен тоярга; үзеңдә җаваплылык хисе булдырырга

20 – 30 нчы еллар әдәбияты


Һади Такташ

30 нчы еллар әдәбиятында көрәш романтикасын сурәтләнүен, язучыларның тормышны матурлап, шартлылык кануннарына буйсындырып тасвирлауларын, заманга хас яңа герой эзләүләрен үзләштерә.
Һади Такташның тормыш юлын, иҗатын белә. «Алсу» поэмасында яшьлекнең, көрәш романтикасының сурәтләнешен, поэманың әдәби төрен, жанрын (лиро-эпик жанр), әдәби әсәрдәге образлылыкны (образ, символ, деталь, кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар, характер, лирик герой, лирик “мин”, автор образы), автор позициясен; әдәби әсәр, эчтәлек һәм форма, тема, проблема, идея, пафосын билгели белә; авторның идеалын аңлый, әсәрдә сурәтләнгән дөнья, пейзаж, портрет, әдәби иҗат, сәнгати алымнар һәм стилен төшенә; әдәби алымнарны (кабатлау, янәшәлек, каршы кую), тел–стиль чараларын (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар), тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләрен, ритм һәм рифманы аңлата ала.

20–30 нчы еллар әдәбиятындагы мәхәббәт фәлсәфәсе һәм яңа тормыш өчен көрәш романтикасын аңларга, үз тормыш позицияңне булдырырга

Әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белергә; поэманы анализлау, автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтен булдыру күнекмәсенә ия булырга; әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен, әһәмиятен аңлап бәяли белергә; укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәттә булырга

Гадел Кутуй.

Язучының тормыш юлын, «Тапшырылмаган хатлар» повестеның жанрын (эпистоляр) билгели ала, сюжетын белә, конфликт, сюжет, сюжет элементларын, композиция (тышкы һәм эчке корылыш), тема, проблема, идея, пафосын, идеалын билгели ала; мәхәббәт, гаилә кору темасын ача ала; конфликтның кемнәр арасында баруын, сәбәпләрен ачыклый; чишелеше ягыннан әсәрне анализлый ала; Галиянең хатларны үзе өчен язуын ачыклый, сюжет этапларын ача белә.

Әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белергә; повестьның эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алырга, автор позициясен ачыклап, аңа үз мөнәсәбәтен булдыру күнекмәсенә ия булырга; укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәттә булырга

Кәрим Тинчурин

Әдипнең тормыш юлын, «Сүнгән йолдызлар» драмасының сюжетын, драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре белә, фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклый ала, кеше бәхете темасының бирелешен, драманың проблема, идеясен билгели ала; төп образларга характеристика бирә, язучы стилен билгели ала.



Сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә; автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтен булдыру күнекмәсенә ия булырга; әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен, әһәмиятен аңлап бәяли белергә; әхлак нормаларын үзләштерергә, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үтәргә

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

Фатих Кәрим

Фатих Кәримнең тормыш юлын белә, «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләрен анализлый ала; иҗатының чорларга бүленешен,сугыш чоры иҗатының үзенчәлекләрен, төп тема, идеяне (җиңүгә ышаныч белән илен сакларга ант итү, лирик геройның рухи дөньясы баю, яшәү һәм үлү турында фәлсәфи уйлануы, фашизмга нәфрәт хисләре; туган ягын, якыннарын сагыну) билгели белә; “гражданлык лирикасы, күӊел лирикасы” төшенчәләрен аңлый; сугыш чорында шагыйрь иҗатының поэма һәм баллада жанрында иң югары ноктага җитүен төшенә; «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында сугышчының күңел дөньясы, хис-кичерешләрен лирик планда сурәтләүен, «Сибәли дә сибәли» шигырендә сугыш фаҗигасен табигать күренешләре, тел-сурәтләү чарасы сынландыру, әдәби алым кабатлау аша тасвирлауын әйтә ала.

Бөек Ватан сугышының максатларын, характерын һәм анда катнашкан халыкларның сугышка мөнәсәбәтен истә тотып, Бөек Җиңүнең кыйммәтен бәяли алырга; Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән әдәбиятның үзенчәлекләрен күрсәтә белергә
Шигырьләрне тиешле интонация, пафос белән, логик басымнарны шигырьдәге мәгънәләргә туры килерлек итеп куеп, тиешле урында паузалар ясап укуга ирешергә; образларны күрсәтеп, алар арасындагы бәйләнешләрне аңлата алырга; фикер һәм хис тәңгәллеген, сурәтләү чараларын анализлый белергә


60-80 нче еллар әдәбияты



ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуын, шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуын, әдәбиятның яңалыкка омтылышын, яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итүен төшенә, әдәби геройга бәя бирә ала, азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышын аңлый ала

Җәмгыятьнең бу еллары (аеруча Л. И. Брежнев идарә иткән чор) «торгынлык» исеме белән тарихка кереп калса да, 60-80 нче елларда татар әдәбиятының алтын фондына кергән классик әсәрләр иҗат ителүен аңларга

Гомәр Бәширов


Язучының тормыш юлын, «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повестеның сюжетын белә; повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылуын, туган ил, халкың белән горурлану хисе тасвирлануын, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләвен аңлый; сурәтләнгән геройларның, вакыйга-күренешләрнең тормышчан булуын, шулар аша әдип татар авылының үткәнен һәм бүгенгесен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халыкның күңел байлыгын, гомумән, милли сыйфатларын тасвирлавын төшенә; төп герой Гомәргә бәя бирә ала, тел–стиль чараларын (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар), чәчмә сөйләм үзенчәлекләрен, язучы стилен билгели ала.

Әсәрдә тасвирланган чорга характеристика бирә белергә; әсәрдәге вакыйгаларда, тормыш көнкүреш-картиналарында автор позициясен ачыкларга; хикәяләүче һәм автор образларын, аларның тормышны бәяләү үзенчәлекләрен мисаллар белән аңлата алырга; конкрет һәм җыелма образларны, аларның үзенчәлекләрен күрсәтә белергә

Аяз Гыйләҗев


Язучының тормыш юлын, “Язгы кәрваннар” повестеның сюжетын белә; жанрын (повесть), хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнарын, әдәби әсәрдәге образлылыкның (әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ) әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмиятен билгели белә; повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклый ала; тел-стиль чараларын, әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуын ачыклый; заманга тәнкыйди бәя бирә ала; язучы стиленеӊ үзенчәлекләре билгели ала.

Әсәрнең язылу вакытына игътибар итеп, сугыш чоры тудырган авырлык, фаҗигаләр һәм аларның сәбәпләре турында автор позициясеннән чыгып аңлата белергә; әсәрнең исеменә салынган күчерелмә мәгънәне вакыйгалар белән бәйли алырга; язгы табигать белән тәңгәл килгән матурлыкны - әсәрнең поэтикасын, сәнгатьлелек чараларын анализлый белергә

Миргазыян Юныс

Язучының тормыш юлын,“Биектә калу” (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”) әсәренең сюжетын белә, жанрын (повесть), хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнарын билгели белә; әдәби әсәрдәге образларның (әдәби деталь, җыелма һәм символик образлар) әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмиятен аңлый; повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклый белә; тел-стиль чараларын таба ала; әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуын аңлый ала; заманга тәнкыйди бәя бирә ала; язучы стиленеӊ үзенчәлекләрен билгели белә.

Автор иҗатына, аның әсәренә карата әйтелгән фикерләр белән мөстәкыйль танышып, повестьның укылган өлешләренә сораулар һәм биремнәр ярдәмендә анализ ясый белергә; хәзерге чор белән бәйләп, әсәрнең актуальлеген аңлата алырга

Равил Фәйзуллин



Шагыйрьнең тормыш юлын белә, «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”, һәм кыска шигырьләрен анализлый ала; шагыйрьнең яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруын белә; Шагыйрь иҗаты үзенчәлеген төшенә (кыска формаларга мөрәҗәгать итә), аларда метафора алгы планга чыгуын күрә белә; лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләрен үзләштерә ала.

Шигырьнең ритмын тоеп, дөрес интонация белән сәнгатьле итеп укый белергә; образларда чагылган фикер һәм хисне аңлата белергә; шигырьләрне берләштергән уртаклыкны таба, ирекле һәм кыска шигырь формаларындагы үзенчәлекләрне аера белергә

Туфан Миңнуллин



Әдипнең тормыш юлын, «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясенең эчтәлеген үзләштерә; драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләрен белә; каршылыкның төрләре: төп сюжет сызыгында тышкы каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында, эчке каршылык Әҗәл күңелендә; ярдәмче сюжет сызыкларында тышкы каршылык Әлмәндәр белән Өммия, Әлмәндәр белән Искәндәр арасында формалашуын ачыклый ала; төп сюжет сызыгындагы эчке каршылыкның төп каршылык булуын, әсәрнең фәлсәфи фикерләр белән баетылуын, Әлмәндәр образының бирелешен, аның замандаш сыйфатларын туплаган, халыкчан образ-характер булуын билгели; комедиянең тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә байлыгын, реаль тормыш картиналарының шартлылык һәм символлар белән тыгыз кушылып китүен, шуның белән әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешүен аңлата ала.

Т. Миңнуллин шәхесен, аның татар мәдәниятен саклау һәм камилләштерүгә куйган хезмәтләрен хәтердә калдырырга; бәяләү күнекмәләренә ия булырга; милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә; төрле чыганаклардан мәгълүматлар таба белергә


Фәнис Яруллин


«Җилкәннәр җилдә сынала» повестен теләп укый, әдипнең тормышын үзләштерә, иҗаты турында мәгълүмат бирә ала, «Җилкәннәр җилдә сынала» повестеның–автобиографик повесть булуын исбатлый ала, кешене данлау, зурлау темасының бирелешен аңлата ала; тема, проблема, идея, пафосын билгели ала; язучы стилен, идеалын билгели ала.

Повестьның эчтәлеген, төп геройларын хәтердә калдырырга; мөстәкыйль анализ ясау күнекмәләренә ия булырга; «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәренең, автор биографиясен чагылдырса да, сәнгать әсәре булуын аңлата алырга; үзеңдә җаваплылык хисе һәм ныклы тормыш позициясе булдырырга


Мөдәррис Әгъләмов

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр


Ятлау өчен әсәрләр

Шагыйрьнең тормыш юлын белә, «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләрен анализлый, классик шигырьгә йөз тотып иҗат итүен билгели, кешене данлау, зурлау темасының бирелешен ачыклый, лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләрен, лирик жанрларны ( гражданлык лирикасы, күңел лирикасы), әдәби алымнарны ( кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция) билгели. Шигырь төзелешен, язучы стилен (экзистенциаль башлангыч) ачыклый ала.
Дәресләргә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә ала. Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”, Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева. Аталган язучылар, шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар ясый ала.

1. Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.

2. Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре.

3. Равил Фәйзуллинның “Якты моң”шигыре.

4. Мөдәррис Әгъләмовның “Каеннар булсаң иде” яки “Учак урыннары” шигыре.

5. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясеннән өзек. Бирелгән шигырьләрне, әсәрләрдән өзекләрне ятлый ала.

Алган күнекмәләр ярдәмендә шигырьләрне мөстәкыйль анализлый белергә; иҗатлары өйрәнелгән шагыйрьләр (мәсәлән, Р. Фәйзуллин) белән чагыштырып, үзенчәлекләрен билгели алырга

Өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүгә ирешергә; геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү күнекмәсенә ия булырга; төрле чыганаклардан мәгълүматлар таба белергә; әдәбиятны теләп, яратып укуга омтылырга

1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   84

Похожие:

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Система условий реализации основной образовательной программы основного общего образования 307

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения гимназия №39 Ленинского района городского округа город Уфа

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconПриказ №128 от 18. 09. 2015г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Чулковская...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (фгос)...
Основная образовательная программа основного общего образования (фгос) муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОбразовательной программы мбоу «Гимназия №3» города Рубцовска Алтайского края Наименование
Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Гимназия №3»

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (5-6 кл.)
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «сош №9...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения бахтигильдинская основная

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (5-...
Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени основного общего образования

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Обеспечение выполнения требований Федерального компонентагосударственного стандарта основного общего образования

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Сакмарская...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск