Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2»


Скачать 10.88 Mb.
НазваниеОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2»
страница7/84
ТипОсновная образовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Основная образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   84

9 нчы сыйныф

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре




Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

5-8 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Татар əдəби теленеӊ фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормаларын белә; сөйләм авазларын аера ала; авазларның охшашлануы, чиратлашуы закончалыкларын таный белә; авазлар чиратлашканда, мәгънәнең үзгәрүенә төшенә; сүзнеӊ əйтелеше һəм язылышы арасындагы аерманы күрә белә, сүз ярдәмендә белдерелгән мәгънәгә төшенә ала.

Лексикология. Татар әдәби теленең сүз байлыгын таный белә; сүзнең лексик мәгънәсенә төшенә ала; бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аера белә; сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен әйтә ала; җөмләләрдән антонимнар, синонимнар, омонимнар, фразеологик әйтелмәләр, профессионализмнар, диалектизмнар, неологизмнар, архаизмнарны билгели ала; алынма сүзләрне аера белә.
Морфология. Төрле сүз төркемнәренә тупланган мөстәкыйль, ярдәмлек, модаль сүзләрнең сөйләм оештырудагы ролен таный; сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләрне билгели ала.

Гади җɵмлə синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре: ияртүле һәм тезүле бәйләнешне аера белә, ияртүче һәм иярүче компонентны билгели ала; хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәтләрне аера белә; җөмләдә тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чараларны билгели ала; җөмләдә кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышын белә; җөмләләр составында аерымланган кисәкләр, аныклагыч, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүз, өстәлмәне аера белә; аларда тыныш билгеләрен дөрес куя ала.

Кушма җɵмлə синтаксисы. Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне аера белә; теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чараларны билгели ала, тыныш билгеләрен дөрес куя; аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләрне аера белә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны билгели ала, аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя белә.

Татар әдәби теленең нормаларын үзләштерергә; фонетика бүлегенең закончалыкларын танырга; сүзнең әйтелеше белән язылышы арасындагы аерманы күрергә.
Сүзнең лексик мәгънәсен дөрес кулланырга; сөйләмдә бер һәм күп мәгънәле сүзләрне урынлы кулланырга; сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аерырга; әдәби әсәрләрдән антонимнар, синонимнар, омонимнар, фразеологик әйтелмәләр, профессионализмнар, диалектизмнар, неологизмнар, архаизмнарны табарга.

Мөстәкыйль, ярдәмлек, модаль сүз төркемнәрен кулланып, дөрес язарга һәм сөйләшергә; сүзләрнең төрле ясалыш ысулларын файдаланырга.

Сүзләр арасындагы ияртүле һәм тезүле бәйләнешләрне, аларны тәэмин итүче чараларны дөрес кулланырга; җөмләдә кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерергә; сөйләмдә аерымланган кисәкләр, аныклагычлар, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр, кереш яки эндәш сүзләр, өстәлмәләрне урынлы файдаланырга.

Җөмләләр арасындагы ияртүле һәм тезүле бәйләнешләрне, аларны тәэмин итүче чараларны дөрес кулланырга; сөйләмдә аналитик һәм синтетик төзелешле җөмләләрне кулланырга.

Стилистика һәм сөйләм культурасы


Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен аера, эчтәлеген аңлап укый белә; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белә.

Төрле сүз төркемнәренә тупланган сүзләрне сөйләмдә куллана ала; грамматик синонимнарны белә, аларныӊ тɵрлəре: морфологик һəм синтаксик синонимнарны аера белә; морфологик синонимнарны сɵйлəмдə куллану үзенчəлеклəрен белә; синтаксик синонимнарныӊ үз эчендəге тɵрлəрен аера белә: сүзтезмəлəрнеӊ синонимлыгы, җɵмлə кисəклəрен синонимик куллана ала, бер һəм ике составлы җɵмлəлəрнеӊ синонимлыгы, фигыль юнəлешлəре белəн бəйле синонимлык; туры һəм кыек сɵйлəм синонимлыгын аера белә; аналитик һəм синтетик иярчен җɵмлəлəр синонимлыгы, иярчен кисəк һәм иярчен җɵмлə синонимлыгын күрсәтә ала; тезмə кушма җɵмлəлəрне синонимик куллана ала.

Лексик һəм грамматик калькалар турындагы төшенчәләрне белә, аларны татар сɵйлəмендə куллана ала.

Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре: тɵгəллек, аӊлаешлылык, чисталык, җыйнаклык, аһəӊлелек турындагы төшенчәләрне белә.

Төрле стиль үзенчәлекләрен танырга; язылган яки тыңланган текстларның стильләрен билгеләргә.

Грамматик синонимнарны, аерым алганда аларның төрләрен тексттан таба белергә һәм дөрес кулланырга.

Сөйләмдә лексик һәм грамматик калькаларны таный белергә.

Төгәл, аңлаешлы, чиста, җыйнак, аһәңле сөйләм тудырырга.

Тел турында гомуми мәгълүмат


Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерә, татар теленең диалектлары һәм сөйләмнәре турында гомуми төшенчәгә ия була; татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белә.

Язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белергә, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерергә; татар әдәби телен ассимиляциядән сакларга.

1.2.5.4.ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА

-осознание значимости чтения и изучения литературы для своего дальнейшего развития; формирование потребности в систематическом чтении как средстве познания мира и себя в этом мире, гармонизации отношений человека и общества, многоаспектного диалога;

-понимание литературы как одной из основных национально-культурных ценностей народа, как особого способа познания жизни;

-обеспечение культурной самоидентификации, осознание коммуникативно­эстетических возможностей родного языка на основе изучения выдающихся произведений российской культуры, культуры своего народа, мировой культуры;

-воспитание квалифицированного читателя со сформированным эстетическим вкусом, способного аргументировать своё мнение и оформлять его словесно в устных и письменных высказываниях разных жанров, создавать развёрнутые высказывания аналитического и интерпретирующего характера, участвовать в обсуждении прочитанного, сознательно планировать своё досуговое чтение;

-развитие способности понимать литературные художественные произведения, отражающие разные этнокультурные традиции;

-овладение процедурами смыслового и эстетического анализа текста на основе понимания принципиальных отличий литературного художественного текста от научного, делового, публицистического и т. п., формирование умений воспринимать, анализировать, критически оценивать и интерпретировать прочитанное, осознавать художественную картину жизни, отражённую в литературном произведении, на уровне не только эмоционального восприятия, но и интеллектуального осмысления

5 нче сыйныф

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Халык авыз иҗаты.


Фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне таный ала; фольклор әсәрләрен аңлап, иҗади, сәнгатьле укый белә; укыганны телдән сурәтләп бирә ала.

Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белергә


Әкиятләр


Әкиятләрне аңлап укый, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешә; әкиятләрнең төрләрен аера; әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлата белә

Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, өйдә иҗади эш башкарырга яки әкият язарга.

Җырлар.


Татар халык җырларының төрләре турында белә; татар музыкасының үзенчәлекләре атый ала; җыр текстларын яттан сөйли белә;


“Әдәбият белеме сүзлеге”ннән файдаланып, җыр турында мәгълүмат тупларга; җырның кеше тормышындагы ролен ачыкларга..

Кыска жанрлар.


Мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлый; әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белә; табышмакларның ни өчен кирәклегенә төшенә, аларның зиһенне үстерүдә, белемнәрне арттырудагы ролен аңлата ала; мәзәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат күңелле, оста булуы турында сөйли ала; “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”н укып нәтиҗә ясый ала.

“Мәкаль һәм әйтемнәр” җыентыгыннан мисаллар табарга, аларның мәгънәсен аңлатырга; мәкаль һәм әйтемнәр буенча эшләгән галимнәр турында мәгълүмат тупларга.

Бәетләр.


Бәет жанры турында мәгълүмат бирә белә; аңлап укый, эчтәлеген кабатлап сөйли белә; “Сак-Сок” бәетен сәнгатьле укый; сөйли ала.

Эчтәлеге, тематикасы буенча бәетләр табарга, аларны укып, сөйли белергә.

Риваятьләр, легендалар.


Риваять һәм легенда жанрлары турында мәгълүмат бирә ала; аңлап укый, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә ала; риваять һәм легендаларның аермалы һәм охшаш якларын күрсәтә ала

Риваятьләрне укырга, бәйләнешле сөйләм телендә сөйләргә.

Практик дәрес


Образ (сурәт) турында мәгълүмат бирә; хикәяләү һәи шигъри сөйләмгә корылган жанрларны атый;

Төрле халыклар иҗатындагы уртаклыкларны күрсәтә алырга, мисаллар китерергә.

Әдәби әкиятләр.


Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли ала; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белә; әдәби әкият геройларын кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлый һәм бәяләмә бирә ала, аларның уртак

һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгели; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белә; әсәрләрне үзара чагыштыра, уртак һәм аермалы якларны таба белә; әдәби әкиятләр буенча сочинение яза; классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белә.

Сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белергә; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белергә; әсәрләрне үзара чагыштыра, уртак һәм аермалы якларны таба белергә.

Хикәя.


Хикәя жанрындагы әдәби әсәрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле укый белә; укыганны телдән сурәтләп бирә ала; рольләргә кереп кабатлап бирә; план төзи ала; әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли ала; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белә; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча план төзи, геройларга характеристика бирә; әдәби әсәрләр буенча сочинение яза ала.

Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белергә; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба алырга; өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерергә; махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдырырга.

Мәсәл.


Мәсәлләрне укып, читләтеп әйтүне таба ала, нәтиҗә ясый белә.

Рус һәм татар телендәге мәсәлләрдә уртак һәм милли үзенчәлекләрне билгеләргә, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләргә.

Практик дәрес

Сәнгать төре буларак әдәбият


Әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата ала; чәчмә һәм тезмә әсәрләр турында фикерли ала; аларның уртак һәм аермалы якларын күрсәтә белә; әдәби әсәрнең халык иҗаты белән уртаклыгын таба;

Татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага корылган әсәрләрне чагыштырырга,

милли үзенчәлекләрен ачыкларга тырышу.

Шигырьләр.


Шигырьләрне иҗади, сәнгатьле укый белә; укыганны телдән сурәтләп бирә ала; шигъри текстларны яттан сөйли ала; шагыйрьләрнеӊ тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белә; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белә;


Шигырь төзелешенә караган терминнарны аңларга, аерып күрсәтә алырга.


6 нчы сыйныф.

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Мифлар

Мифларны укып, эчтәлеген сөйли белә; нинди күренеш тасвирланганын аңлата ала; сорауарга тулы һәм төгәл җаваплар бирә белә.

Башка мифлар табып, аларның эчтәлеген сөйләргә; мифларның кеше тормышындагы ролен ачыкларга.

Әдәби төрләр, жанрлар. Эпик төрнең

жанрлары. Әдәби әсәр. Повесть, хикәя.

“Әбүгалисина”әсәрен укып, эчтәлен эзлекле итеп сөйли ала, геройлар

га характеристика бирә белә; хикәя белән чагыштырып, повесть жанрын аера белә; “Алмачуар”хикәясендә нинди вакыйгалар тасвир-

ланганын аерып алып сөйли белә; шул мисалда сюжетны белә; кемнәр, нинди хәлләр каршы куелганын ачыклап, конфликтны таба белә; Г. Рәхимнең “Яз галәмәтләре” хикәясендә табигать образары аша кеше сыйфатларын тасвирлау - әдәби алым икәнен аңлата белә;

Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны турында сөйли ала; беренче автобиографик әсәр булган “Исемдә калганнар”ның язылу тарихын белә; төп эчтәлекне сөйли ала; И. Газинең “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең төп эчтәлегенә төшенеп, сөйли белә: образларны атый һәм аларга бәя бирә; Р. Батулла “Имче”, Көчек”, “Чагыр” хикәяләренең төп үзенчәлеген белә; сорауларга җавап бирә;

Әдәбият белеме сүзлеге белән эшли белергә; әдәби терминнарга аңлатмалар табарга; укылган әсәрләргә анализ бирергә; хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыкларга: конфликт, аның сәбәбе, чишелешенә бәйләп әсәрнең идея, проблемасын билгеләү күнекмәләрен үстерергә.


Лирик төр, үзен чәлекләре. Шигъри

образлар

5 нче сыйныфта өйрәнгән шигырь төзелешен искә төшереп, укыган нарны анализлый белә; “лирика” төшенчәсен аңлый; Дәрдмәнднең тормышы, иҗаты турында белә; С.Рәмиевнең тормышы, иҗаты турында сөйли ала; шигырьләрдәге төп фикер, хис-кичерешләр һәм аларның күтәренке хис-пафос белән язылуын аңлата; Һ.Такташның тормышындагы төп фактларны истә калдыра; шигырьләрен укып өйрәнә, алардагы лирик герой образын ачып бирә ала. шигъри образларны таный, аларга бәя бирә; Р.Миңнуллин иҗатын, әдәбияттагы урынын, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат бирә ала;. Лирик герой образын һәм әсәр героен аера белә; “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”,”Шундый минем туган ягым”,”Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләрен сәнгатьле укый, анализ бирә.

Әдәби терминнарга аңлатма бирергә; шигырь төзелешенә хас үзенчәлекләрне табарга; лирик геройның хис-кичерешләрен әйтә белергә; ике шагыйрьнең әсәрләрен чагыштырырга


Әдәби төр һәм жанр-лар. Драма.

Драма төренең үзенчәлекләрен белә; Г.Камалның театр, драматургия тарихында урынын билгели ала; ”Беренче театр” әсәрен рольләргә бүлеп укый; образларга бәя бирә, әсәрнең әһәмиятен ачыклый.

”Беренче театр”да көлүне тудырган сәбәпләр: махсус уйлап табылган ситуация, характерлы персонажлар, диалоглар. Әсәргә анализ: конфликтлар, сюжет хәрәкәте, төп геройлар, ярдәмче персонажларны аңлата белергә.

Әдәби төр һәм жанр-лар. Баллада жанры

Баллада жанрына аңлатма бирә белә; эпик һәм лирик төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп кабатлый; М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә”, И.Юзеев”Бакчачы турында баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада” ның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белә; төп образларны, төп мәгънәләрне таба, аңлата белә.

Балладаның үзенчәлекләрен: конкрет вакыйганы, геройларны сурәтләве - эпик төр сыйфаты; гадәттән тыш, тылысымга якын хәлләр, көчле соклану, горурлану хисләре; капма каршы кую алымы, символик образлар, арттыру-көчәйтү алымнары - лирик төргә хас сыйфатларны һәр әсәрдә табып күрсәтә белергә.

Эпик төр жанр. Роман


Хикәя һәм повесть жанрлары белән чагыштырып, романның сыйфатлары, уртаклык һәм аермалары турында аңлата белә; Ә.Фәйзи иҗаты турында сөйли ала; ”Тукай” романының эпизодларын хәтердә калдырып, эчтәлеген сөйли; Тукай тормышының вакыйгаларга, яшәгән шартларга, янәшәсендәге шәхесләргә бәйле булуын аңлата.

“Тукай” романын “Исемдә калганнар” белән чагыштырып, Ә.Фәйзинең үз Тукаен иҗат иткәнлеге, автор нияте, фантазиясе турында белергә
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   84

Похожие:

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Система условий реализации основной образовательной программы основного общего образования 307

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения гимназия №39 Ленинского района городского округа город Уфа

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconПриказ №128 от 18. 09. 2015г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Чулковская...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (фгос)...
Основная образовательная программа основного общего образования (фгос) муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОбразовательной программы мбоу «Гимназия №3» города Рубцовска Алтайского края Наименование
Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Гимназия №3»

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (5-6 кл.)
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «сош №9...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения бахтигильдинская основная

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (5-...
Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени основного общего образования

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Обеспечение выполнения требований Федерального компонентагосударственного стандарта основного общего образования

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Сакмарская...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск