Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2»


Скачать 10.88 Mb.
НазваниеОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2»
страница6/84
ТипОсновная образовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Основная образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   84

6 нчы сыйныф

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре




Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Татар əдəби теле. Сɵйлəм культурасы хакында əӊгəмə.


Тел гыйлеменең тел төзелешен, кулланылышын һәм үсешен өйрәнүен аңлата белә; сɵйлəм культурасын тəшкил итə торган талəплəрен саный ала.

Сɵйлəм культурасының кеше тормышындагы әһәмиятен ачыкларга; дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын сакларга.

Кабатлау. Җɵмлəнеӊ баш һəм иярчен кисəклəре, аларныӊ белдерелүе

Җɵмлəнеӊ баш һəм иярчен кисəклəрен искə тɵшереп, аларны аера белә, аларныӊ белдерелүен дɵрес билгели ала.

Җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрне шартлы билгеләр белән билгеләргә; схемаларга туры килгән җөмләләр уйлап язарга

Морфология.

Исем

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә бирə ала; исем сүз тɵркеменə хас билгелəрне атый белә; мәгънә төркемчәләрен аера; Исемнәрнең сан, тартым, килеш кушымчаларын дөрес әйтә һәм яза; исемнәрнең ясалышы буенча төрләрен билгели, бер-берсеннән аеру ала; исемнəрнеӊ барлык билгелəрен күрсəтеп, морфологик анализ ясый белә

Тексттан исемнəрне табып алып, аларга грамматик анализ ясарга; җөмлә составындагы исемнәргә фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясарга; сөйләмдә синоним һәм антоним исемнәрне дөрес файдаланырга

Сыйфат

Сыйфатларга хас билгелəрне истə тотып, аларны җɵмлəдə аера белә; тексттан тɵрле дəрəҗəдəге сыйфатларны аера; асыл сыйфат-ларны нисби сыйфатлардан аера белә; сыйфатларныӊ җɵмлəдə аергыч, хəл, хəбəр булуын дɵрес билгели ала; исемләшкән сыйфат-ларны аера ала; ясалышы ягыннан сыйфатларны аера белә; тɵрле чаралар ярдəмендə сыйфатлар ясый ала; синоним һəм антоним сыйфатларны кулланып, җɵмлəлəр тɵзи ала; сыйфатларга морфологик анализ ясый белә

Сыйфат ясагыч кушымча-ларны истə калдырып, мɵстəкыйль рəвештə сыйфат-лар ясарга; язма эшләрдә һәм телдән сөйләмдә сыйфат төркеменә кергән сүз байлыгыннан урынлы файдаланырга; сыйфат дәрәҗәләрен төгәл кулланырга; сыйфатларга – фонетик, морфологик җөмлә составындагы сыйфатларга грамматик анализ ясарга

Рəвеш

Рəвешкə хас билгелəрне истə калдырып, аларны җɵмлəдəн таба ала; рəвешлəрнеӊ лексик - грамматик мəгънəсе һəм морфологик үзенчəлеклəрен билгели ала; рәвешләрнең төркемчәләрен (саф рəвешләр.,охшату-чагыштыру рəвешлəре, күлəм-чама рəвешлəре, урын рəвешлəре, вакыт рəвешлəре, сəбəп-максат рəвешлəре) аера ала; рәвешләрнең җөмләдә функциясен билгели ала; рәвешләрнең дәрәҗәләрен аера белә; ясалышы ягыннан рəвешлəрне аера, дɵрес яза белә; җɵмлəдəн рəвешлəрне аерып алып, аларга грамматик анализ бирә

Аралашканда һәм язма эш башкарганда, эш яки хәлнең билгесен, билгесенең билгесен белдереп килгән сүзләрне, татар сөйләм этикетына туры китереп урынлы кулланырга

Сан

Сөйләмдә санны таный белә; саннарны сүз, гарәп һәм рим цифрлары белән аңлата һәм яза белә; саннарныӊ тɵркемчəлəрен (микъдар, тәртип, бүлем, чама, җыю) аера, сɵйлəмдə дɵрес куллана белә; ясалышы буенча саннарны билгели ала; саннарның исемләшү күренешен аңлый, таба белә; саннарга фонетик һәм морфологик анализ ясый белә

Җөмлә составындагы саннарга грамматик анализ ясарга, саннарны мәгънәле кисәкләргә таркатырга; саннарны сөйләмдә кулланырга

Алмашлык

Алмашлыкларны җөмләдә таный белә; алмашлык тɵркемчəлəрен – зат, күрсəтү, сорау, билгелəү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларын аера, аларныӊ җɵмлəдəге функциясен ачыклый белә; алмашлыкларныӊ ясалышы буенча төрләрен билгели ала; җөмләдәге функциясен ачыклый; морфологик анализ ясый белә

Алмашлык сүз төркеменә кергән сүзләрне татар сөйләмендә, дөрес әйтеп һәм язып, урынлы кулланырга; алмашлыкларның сөйләмдәге ролен аңларга; аларга фонетик һәм грамматик анализ ясарга

Фигыль

Фигыльләрне җөмләдә таный белә, фигыльнеӊ нигезе (башлангыч формасы) аера; фигыльнеӊ барлык-юклык формаларын әйтә белә; билгеләрен атый ала; зат-сан кушымчаларын танып, куллана белә; фигыль юнəлешлəрен аера белә, фигыльлəрне юнəлешлəргə куя белә; фигыль тɵркемчəлəрен аера белә; затланышлы фигыльлəр: боерык фигыль, аныӊ мəгънəлəрен аңлата ала; зат-сан белəн төрләндерә; боерык фигыльне дɵрес интонация белән укый һəм басымын дөрес куя ала; хәзерге заман хикəя фигыль, аныӊ мəгънəлəре, формаларын билгели ала; хəзерге, үткән, киләчәк заман хикəя фигыльләрнеӊ зат-сан белән тɵрлəнешен аңлата белә; аныӊ мəгънəлəре, формаларын аңлата; шарт фигыль, аныӊ мəгънəлəре, формаларын дөрес аера; шарт фигыльнеӊ зат-сан белəн тɵрлəнешен белә; затланышсыз фигыльләрне - сыйфат фигыль, аның заман формаларын белә, аера; сыйфат фигыльнеӊ исемлəшүен аңлата; хəл фигыль, төрләре, аныӊ мəгънəлəре, формаларын билгели ала; исем фигыль, аныӊ мəгънəсе, формаларын белә; исем фигыльнеӊ исемгə əйлəнү күренешен аңлата ала; инфинитивның жɵмлəдə кулланылышын билгели ала; ярдəмче фигыльлəрне белә; мɵстəкыйль фигыльлəрнеӊ ярдəмче фигыль ролендə йɵрүен аңлата ала; фигыльләрнең ясалыш ысулларын билгели ала; фигыльләрнең җөмләдәге функциясен ачыклый ала; фигыльләргә морфологик анализ ясый белә.

Җөмлә составындагы фигыльләргә грамматик анализ ясарга; мәгънәле кисәкләргә тарката, фонетик һәм морфологик анализ ясарга; сөйләмдәге фигыль төркемчәләрендәге басымны дөрес куярга, тиешле урында заман, зат-сан, юнәлеш формаларын һәм ярдәмче фигыльләр белән килгән кушма фигыльләрне урынлы кулланырга; фигыль синонимнардан һәм антонимнардан сөйләм эшчәнлегендә урынлы кулланырга; фигыль белән белдерелгән хәбәрнең ия белән затта да, санда да ярашуын аңларга

Аваз ияртемнәре

Аваз ияртемнәрен сөйләмдә таный һәм актив куллана белә; аваз ияртемнәреннəн ясалган сүзлəрне аера белә; морфологик анализ ясый белә

Телебезнең бары үз үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалган ияртемнәрне сөйләмә һәм язма телдә урынлы файдалана белергә

Хәбәрлек сүзләр

Хəбəрлек сүзлəрнеӊ формалары, жɵмлəдə кулланылышын белә; Хəбəрлек сүзлəргə морфологик анализ ясый белә; хәбәрлек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белә, аларны җөмлә эчендә билгели ала.


Сөйләмә һәм язма телдә хәбәрлек сүзләрне урынлы файдалана белергә

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Бəйлеклəрне аера белә; бəйлеклəрнеӊ тɵркемчəлəрен билгели ала; бəйлек сүзлəр, аларныӊ формалары, жɵмлəдə кулланылышын аңлата ала; бəйлек сүзлəрне табып, функциялəрен ачыклый; бəйлеклəргə морфологик анализ.

Бәйлекләрнең һәм бәйлек сүзләрнең язма һәм телдән сөйләмдәге вазифасын аңлап, тиешенчә куллана белергә

Теркәгечләр

Теркəгечне таный белә; теркәгеч төркемчәләрен (тезүче теркəгечлəр, ияртүче теркəгечлəр) дөрес итеп билгели ала, аларныӊ ролен ачыклый, дөрес яза; теркəгечлəрне морфологик яктан тикшерә белә.


Тезүче теркәгечләрнең сөйләмдә үзара тигез хокуклы, ягъни бер-берсенә кермәгән сүзләрне яки тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне бәйләүдә катнашуын, ияртүче теркәгечләрнең җөмлә эчендә берсе икенчесенә ияреп, ачыклап килгән сүзләрне яки иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләвен хәтердә калдырырга; сөйләмдә кулланылган сүзләргә модаль мәгънә төсмере өстәүче, сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче чараларны урынлы файдалана белергә, дөрес язарга

Кисәкчәләр

Кисәкчәләрне сөйләмдә дөрес куллана белә; төркемчәләрен атый; дөрес яза белә, мофологик анлиз ясый.

Кисәкчәләрнең үзләре ияргән сүз белән бергә җөмлә кисәге составына керүен һәм шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтелүен истә калдырырга; үзара аралашу белән бәйле булган татар сөйләм этикеты формаларын диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга

Модаль сүзләр

Модаль сүзлəрнеӊ функциясен билгели ала, дɵрес яза.

Модаль сүзләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлек-ләрен белергә

Ымлыклар

Ымлыкларны җөмләдә таный ала; төркемчәләргә аера белә; мәгънә төзелешен дөрес билгели, дөрес итеп яза белә

Татар милләтенә хас сөйләм этикеты үзенчәлекләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга

Синтаксис һәм пунктуация

Ия белəн хəбəрне таный, аера; ия белән хәбәрнең ярашуын билгели ала; иярчен кисəклəрнеӊ ничек белдерелүен ачыклый; җыйнак һəм җәенке җɵмлəлəрне текстта билгели ала; кушма җөмләне аера белә; тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес куя белә

Тел гыйлеменең морфология һәм синтаксис өлеш-ләреннән алган белемнәрне системалаштыра, гомуми-ләштерә; тел берәмлекләрен тикшерә, чагыштыра; диалогик һәм монологик сөйләмдә урынлы куллану күнекмәләрен камилләш-терергә

Әдәби әсәр өстендә эш

Башлангыч текст эчтәлеген төгәл, кыскартып, тулыландырып сөйли белә; сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү, һәм фикер йөртү) аера белә; монолог яки диалог формасында телдән сөйли белә; туры һәм кыек сөйләм формаларын дөрес куллана ала; сәнгатьле укый белә.

Бирелгән темага монолог яки диалог төзи алырга; план буенча текст төзергә, орфоэпик нормаларны саклап тиешле тонда укырга

7 нче сыйныф

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре




Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Морфология бүлегендә үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре

Сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлә ала, ясалыш ысуллары буенча аера; сүз төркемнәрен аера белә, җөмләдә дөрес куллана ала.

Сүзләрне сүз төзелеше ягыннан тикшерергә; текстны сүз төркемнәре ягыннан билгели алырга

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмә. Сүзтезмә төрләре.


Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлата ала; ияртүле һәм тезүле бәйләнешне аера белә; ияртүле һәм тезүле бәйләнешнең төп чараларын атый ала; ияртүле бәйләнештәге хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәтләрне аера белә; сүзтезмәләрне таный белә; сүзтезмәләрнең төрен - фигыль, исем, сыйфат, алмашлык, сан, рəвеш, хəбəрлек сүз сүзтезмə, сүзтезмəдəге бəйлəүче чараларны билгели ала; бифункциональ кушымчаларны аңлата ала; сүзтезмәләрне тикшерә белә.

Ияртүле бәйләнешнең хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәтләренә мисаллар китерергә; җөмлә эченнән сүзтезмәләрне аерып алырга; бирелгән сүзтезмәләр белән җөмлә төзергә

Җөмләләрне төркемләү.

Җөмләгә хас билгеләрне атый ала; бер составлы һәм ике составлы җөмләләрне, аларның төрләрен - фигыль җɵмлə, исем җɵмлəне аера белә; әйтү максаты ягыннан җɵмлə тɵрлəрен - хикəя, сорау, боерык, тойгылы җɵмлəлəр: тойгылы хикəя, сорау, боерыкҗымләләрне аера белә, тыныш билгеләрен дөрес куя; синтагма төшенчәсен аңлата ала; раслау, инкяр, җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким җөмләләрне аера белә; гади җөмләне кушма җөмләдән аера белә; җөмләләрне дөрес интонация белән укый; алар азагына тыныш билгеләрен дөрес куя белә; җөмләгә анализ бирә ала.

Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга; җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдаланырга, тиешле интонация белән укырга; гади җөмләгә тулы анализ бирергә; тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән укырга; алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга; диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белергә; сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга

Жөмләнеӊ грамматик кисәкләре.

Җөмләнең баш (ия һәм хәбәр) һәм иярчен кисәкләрен (тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч) аера белә; һәр грамматик кисәкнең төрләрен билгели ала; аларның җөмләдәге урынын, белдерелүен аңлата; алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя; сүзләрнең туры һәм кире тәртибен аңлата ала; җөмләнең модаль кисәкләрен (эндәш сүз, кереш сүзләр) җөмләдә таный белә, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя; җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә тикшерә ала; җөмләгә морфологик-синтаксик анализ ясый белә.

Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне сакларга; ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен аңлатырга; эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән укырга; язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес куярга; җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен дөрес билгеләргә; алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга

8 нче сыйныф

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре




Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Тел һәм тел гыйлеме

Тел гыйлеменең төзелешен, кулланылышын һәм үсешен өйрәнүен аңлата белә; сɵйлəм культурасын тəшкил итə торган талəплəрен саный, кешеләр арасында аралашу коралы, хезмәт процессында кешеләрнең аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен туганлыгын, җәмгыятьне үстерү коралы икәнлеген дәлилли ала. Татар телен өч максаттан чыгып өйрәнергә (гамәли, фәнни, тәрбияви) кирәклеген исбатлый ала.

Сɵйлəм культурасының кеше тормышындагы әһәмиятен ачыкларга; дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын сакларга

Үткәннәрне искә төшерү.

Тел гыйлеменең барлык тармакларын (фонетика, лексикология, сүз ясалышы, морфология, синтаксис, орфография, орфоэпия, пунктуация) белә, аларның төп берәмлекләрен әйтә, һәрберсен күз алдына китерә, кыскача мәгълүмат бирә ала.

Тел гыйлеме тармаклары буенча алган белемнәрне модельләштерергә, тел гыйлеменең структур яктан төзелешен күз алдына китерергә

Туры һәм кыек сөйләм.

Диалог, монолог, туры, кыек сөйләмне аера; репликаларның язуда бирелешен аңлата белә; алар янында тыныш билгеләрен куя; туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерә ала; диалог, монологларны дөрес төзи, яза белә; сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнлеген аңлата белә.

Төрле темага караган әңгәмәләрдә иркен катнашырга; БРТ, БДИ имтиханнарында диолог, монолог, туры һәм кыек сөйләмне дөрес кулланырга; әдәби әсәрләрдән дәлилле мисаллар китерергә

Кушма җөмләләр. Тезмә, иярчен кушма җөмләләр.


Гади җөмлә, җөмлә кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнешне белә; шуларга нигезләнеп, тезмә, иярчен кушма җөмләләрнең төзелешен, төрен, үзара бәйләүче чараларын, алар арасындагы тыныш билгеләрен аңлата ала; теркәгечле, теркәгечсез тезмә кушма, иярчен кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе буенча төрләрен аера, схемаларын төзи, тулы синтаксик анализ ясый белә.

Тезмә кушма, иярчен кушма җөмләләрне үз сөйләмендә, язма (диктант, изложение, сочинение), имтихан эшләрендә кулланырга, әдәби әсәрләр мисалында дәлилле мисаллар китерегә


Катлаулы төзелмәләр.

Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр, аларның төрләре ( тиңдәш, тиңдәш түгел, бер-бер артлы, берничә төр иярүле), катнаш кушма җөмлә, теземнәр турында мәгълүмат бирә, җөмләләр арасындагы бәйләнешне, тыныш билгеләрен аңлата ала; схемаларын төзи, синтаксик анализ ясый ала.

Татар әдәби теленең кушма җөмләләргә караган нормаларын белергә, алардан телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдаланырга; катлаулы төзелмәләрне үз сөйләмендә, язма (изложение, диктант, сочинение), имтихан эшләрендә кулланырга

Пунктуация.

Эчтәлек белдерүдә сүзләр һәм аларны бәйләүче чаралар гына түгел, ә интонация дә катнашуын, интонациянең язуда тыныш билгеләре аша бирелүен аңлата ала; һәрбер тыныш билгесе нинди вазифа башкаруын аңлый, төрле сөйләм текстларында тыныш билгеләрен дөрес куя белә.

Төрле стильдәге тексларда, язма эшләрдә (изложение, сочинение, диктантларда) тыныш билгеләрен дөрес куярга

1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   84

Похожие:

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Система условий реализации основной образовательной программы основного общего образования 307

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения гимназия №39 Ленинского района городского округа город Уфа

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconПриказ №128 от 18. 09. 2015г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Чулковская...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (фгос)...
Основная образовательная программа основного общего образования (фгос) муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОбразовательной программы мбоу «Гимназия №3» города Рубцовска Алтайского края Наименование
Образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Гимназия №3»

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (5-6 кл.)
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «сош №9...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения бахтигильдинская основная

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (5-...
Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени основного общего образования

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Обеспечение выполнения требований Федерального компонентагосударственного стандарта основного общего образования

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «гимназия №2» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Сакмарская...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск