Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи


НазваниеПояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи
страница15/18
ТипПояснительная записка
filling-form.ru > Туризм > Пояснительная записка
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18

Коммуникатив компетенция


Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм теле. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашу һәм ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсендә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стиль һәм жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.) үзләштерү. Уку китаплары, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.

Лингвистик компетенция


Тел турында гомуми мәгълүмат.

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле -татар халкының милли теле.Телнең төп функцияләре.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Тел гыйлеме


Фонетика. Орфоэпия.

Татар телендә сузык һәм тартык авазлар, аларның әйтелеше. Рус телендәге сузык һәм тартык авазлардан аермасы. Сингармонизм законы. Авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә. .

Татар телендә иҗек калыплары, сүз басымы һәм аның үзенчәлекләре.

Интонация һәм аның үзенчәлекләре. Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары. Телдәге аерым авазларның, сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләре.

Фонетиканың графика һәм орфография белән бәйләнеше.аваз һәм хәреф төшенчәләре.

Фонетика һәм орфоэпиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар.

Сүзнең нигезе.Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.

Татар телендә сүз ясалышы ысуллары.

Алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Лексикология һәм фразеология.

Сүз - телнең төп йрәнү берәмлеге. Лексик мәгънә. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Синоним, антоним һәм омоним сүзләр.

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Кулланылышы буенча татар теленең сүзлек составы.

Актив кулланылышы буенча татар теленең сүзлек составы.

Фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы.

Лексикология һәм фразеологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Морфология.

Татар теленең сүз төркемнәре системасы.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре, аларның лексик-грамматик мәгънәләре, морфологик билгеләре һәм синтаксик функцияләре, рус теле белән уртак һәм аермалы яклары.

Бәйләгеч сүз төркемнәре. Аларның грамматик мәгънәләре һәм төркемчәләре. Бәйлекләр һәм теркәгечләр ,аваз ияртемнәре .

Модаль мәгънәле сүз төркемнәре: хәбәрлек сүзләр, кисәкчәләр һәм ымлыклар.

Морфологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Синтаксис һәм пунктуация.

Сүзтезмә һәм җөмлә - синтаксисның, төп берәмлекләре. Сүзләр һәм җөмләләр арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш төрләре.

Җөмләлрнең коммуникатив төрләре, аларны барлыкка китерә торган чаралардан интонация, логик басым һәм сүз тәртибе.

Җөмләнең грамматик нигезе. Гади һәм кушма җөмләләр.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе.

Бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким җөмләләр.

Җөмләнең тиңдәш һәм аерымланган кисәкләре.

Эндәш һәм кереш сүзләр, кереш җөмләләр.

Кушма җөмлә төрләре.

Туры һәм кыек сөйләм.

Текст һәм аның төзелеше. Текст берәмлекләренең үзара бәйләнеше.

Хәзерге татар әдәби теленең синтаксик нормалары, аларның рус теленнән аермасы.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Гади һәм кушма җөмләләрдә, тезем һәм чит сөйләмле текстларда, туры һәм кыек сөйләм янында, цитата һәм диалогларда тыныш билгеләренең куелу очраклары.

Синтаксис һәм пунктуация буенча алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Стилистика һәм сөйләм культурасы.

Функциональ һәм язма сөйләм стильләре. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмгә хас булган төп билгеләр. Сөйләмдә калькаларның кулланылышы.

Стилистика һәм сөйләм культурасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

Телебездә халык мәдәнияте һәм тарихының, чагылышы. Татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урыны.

Татар халкының мәкаль-әйтемнәре.

Халык авыз иҗаты, матур әдәбият әсәрләрендә, тарихи вакыйгаларны чагылдырган текстларда милли-мәдәни кыйммәткә ия булган берәмлекләрне барлау, аларның мәгънәләрен аңлатмалы, этимологик һәм башка сүзлекләрдән файдаланып ачыклау.

Төрле өлкәләргә караган татар сөйләм этикеты нормалары, халкыбызның аралашу культурасы үзенчәлекләре.
ОБЯЗАТЕЛЬНЫЙ МИНИМУМ СОДЕРЖАНИЯ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ

Мәҗбүри өйрәнү өчен тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр

Уку предметы буларак татар әдәб иятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны кабул итү, анализлау һәм шәрехләү тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.

Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган материал татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Әдәби әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырыла, ә инде программа авторлары, билгеле бер максаттан чыгып, аларның урынын үзгәртә ала. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрүнелсә, гомуми төп белем бирүнең соңгы этабында зуррак күләмле әсәрләрнең һәм әдәби процесс үзенчәлекләре белән бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.

Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре кирәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в) татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү.

Авторлык программаларында әдипләрне һәм әсәрләрне сайлау мөмкинлеге бирү өчен уку материалы түбәндәгечә тәкъдим ителә:

  1. Язучының исеме һәм конкрет әсәре күрсәтелә;

  2. Язучының исеме атала, ә әсәрләре күрсәтелми (саны гына атала);

  3. Берничә язучы һәм аларның әсәрләре атала, өйрәнелергә тиешле авторлар саны күрсәтелә (конкрет әдипләрне һәм әсәрләрен программа авторлары яисә укытучылар сайлый).

Халык авыз иҗаты

Әкиятләр. Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар. Җырлар. Бәетләр. Риваятьләр һәм легендалар (“Иске Казан каласы корылуы”, “Шәһәр ни өчен Казан дип аталган”, “Елан тавы” риваятьләре; “Зөһрә кыз”,”Җил арба””Сак-Сок” “Кеше гомере ничек корылган”, “Алып кешеләр” легендалары).

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты

Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф”(өзекләр).

Сәйф Сараи . “Сөһәйл вә Гөлдерсен” ,”Идегәй “ дастаны , Мөхәммәдяр.“Төхфәи мәрдан” поэмасы Котб “Хөсрәү вә Ширин”.

ХIХ йөз татар әдәбияты

Г.Кандалый. “Иген икмәк бирер икмәк...”, “Бу бала хәсрәте түкде...”, “Сахибҗәмал”.,”Иляһи ,барча галәмне”

Шиһабетдин Мәрҗәни.

М.Акмулла “Башка милләт алга барыр булды” , “Сүз чыгар шагыйрләрдән хикмәт берлән” , “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе”

К.Насыйри. “Әбүгалисина кыйссасы” (өзекләр).

М.Акъегет. “Хисаметдин менла”.

З.Бигиев. “Меңнәр яки Гүзәл кыз Хәдичә” (өзек).

ХХ йөз әдәбияты

Г.Тукай. “Исемдә калганнар”, “Туган тел”, “Пар ат”, “Туган җиремә”, “Туган авыл”, “Йокы”, “Өзелгән өмет”, “Шагыйрьгә”, “Бер татар шагыйренең сүзләре”, “Иттифак хакында”, “Шүрәле”.Эшкә өндәү” , “Сабыйга” ,”Эш беткәч уйнарга ярый” , “Су анасы” , “Ана догасы” , “Милли моңнар”, “И каләм” , “Сәрләүхәсез”

Г.Исхакый.”Кәҗүл читек”, “Сөннәтче бабай”,.”Ул әле өйләнмәгән” “Кәләпүшче кыз”

Ф.Әмирхан. “Татар каһарманы” ”Хәят”

Г.Ибраһимов. “Яз башы”, “Алмачуар”.

Ш.Камал. “Буранда”, “Акчарлаклар”.

Г.Камал. “Беренче театр”.”Бүләк өчен”

Дәрдемәнд. “Кораб”.”Бәллү” “Видаг”

С.Рәмиев. “Уку”, “Авыл”.”Таң вакыты” “Мин”

Г.Коләхмәтов. “Яшь гомер”.

М.Гафури. “Гөлләр бакчасында”, “Мин кайда”, “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле. “Кыр казы” хикәясе.”Ике чебен” “Анам теле”шигыре

Н.Исәнбәт. “Туган ил” , “Син сазыңны уйнадың”

Нури Арсланов “Казан”шигыре

Г.Бәширов. “Нинди ул Татарстан” “Туган ягым – яшел бишек”

Кави Нәҗми “Хәят апа”

М.Фәйзи. “Галиябану”.

Һ.Такташ. “Иптәшләр”, “Караборынның дусты “ ,“Мокамай”, “Ак чәчәкләр”, “Мәхәббәт тәүбәсе”.

Г.Кутуй. “Сагыну”, “Рөстәм маҗаралары”.”Тапшырылмаган хатлар”

Ф.Кәрим. “”Үлем уены”, “Сибәли дә сибәли”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Кыңгыраулы яшел гармун”. “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”

М.Җәлил. “Җырларым”, “Кызыл ромашка”, “Чәчәкләр” , “Имән” һәм өч шигырен сайлап.

А.Алиш. “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Чуар тавык”.

Х.Туфан. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Киек казлар”,”Чәчәкләр китерегез Тукайга”, “Кайсыгызның кулы җылы”, “Туган тел турында җырлар” (сайлап алу өчен).”Талантлы син ,Кеше туганым” .

Роза Хафизова “Кашкарыйлар озын гомерле”

Ибраһим Салахов “Колыма хикәяләре”

Зыя Мансур “Таңсылу”әкияте

Зәки Нури “Яңа шәһәр”

С.Хәким. “Җырларымда телим” “Бакчачылар”.”Гел кояшка карый тәрәзәләрем” “Башка бернидә кирәкми”

Ләбибә Ихсанова. “Лачын кыз” “Бүләк”

Р.Файзуллин “Күмәч пешерүчеләр җыры”

Радик Фаизов “Ә Җирдә тереклек бармы”

Нур Әхмәдиев. “Минем беренче туган көнем”

Ф.Хөсни. “Малай белән солдат” , “Сөйләнмәгән хикәя”

Г.Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр” романы (өзек).

И.Гази. “Йолдызлы малай”.

Н.Дәүли. “Бәхет кайда була?” шигыре. “Кар нинди җылы” хикәясе.”Яшәү белән үлем арасында”

А.Әхмәт. “Үги кыз” пьесасы.

Ә.Еники. “Әйтелмәгән васыять”.”Кем җырлады” “Матурлык”

Аяз Гыйлажев “Җомга көн кич белән”

Р.Төхфәтуллин “Балам көлүе”

Х.Сарьян. “Бер ананың биш улы” .

Г.Зәйнәшева. Өч шигырен сайлап.

Ш.Галиев.”Алтын куллар” ,”Телләр белүче каләм”,”Саумысыз арышларым”.

Ф.Яруллин. “Кояштагы тап” әкияте һәм өч шигырен сайлап. . “Иң гүзәл кеше икәнсез”, “Ана” шигыре, “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Язмышларга буйсынмас җан”.

Миргазыян Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”

Хәзерге татар прозасыннан сайлап алу өчен әдәби әсәрләр: А.Гыйләҗев, М.Юныс, Н.Фәттах, М.Мәһдиев.

Хәзерге татар поэзиясеннән сайлап алу өчен әдәби әсәрләр: И.Юзеев, Зөлфәт, Р.Гаташ, Р.Харис.

Хәзерге татар драматургиясеннән сайлап алу өчен әдәби әсәрләр: Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Ш.Хөсәенов, Ф.Яруллин, Р.Батулла.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар

Матур әдәбиятның тормышны танып белүнең бер формасы булуы һәм анда кеше рухи дөньясының байлыгы, күптөрлелеге чагылуы. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгатенең төп асылы (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

Фольклор

Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары.

Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе. Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык . Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге.

ХIХ йөз әдәбияты

Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну.

ХХ гасыр татар әдәбияты

Иҗтимагый-тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Кеше һәм җәмгыять проблемасы. Чынбарлыкны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте.

Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман сорауларына актив мөрәҗәгать итүе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Әдәби образ.

Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.

Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.

Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби юнәлешләр һәм агымнар. Матур әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләре һәм әсәрнең милли үзенчәлеге.

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:

  1. Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

  2. Сәнгатьле уку;

  3. Кабатлап сөйләүнең төрле төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  5. Әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

  6. План төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә (отзыв) язу;

  7. Сочинение элементлары белән изложение язу;

  8. Әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;

  9. Тема, проблема, жанр уртаклыклары нигезендә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү;

Рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18

Похожие:

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПояснительная записка к образовательной программе школы Нормативно-правовая...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куркачинская средняя общеобразовательная школаВысокогорского муниципального...

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПояснительная записка 3 Нормативно-правовая база 3 Назначение образовательной...
Сегодня происходит изменение парадигмы образования от парадигмы знаний, умений и навыков к парадигме развития личности учащегося....

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи icon«Утверждено» на заседании педагогического совета от
Пояснительная записка( обоснование, нормативно-правовая база, цели, принципы, планируемые результаты)

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПрограмма муниципального автономного образовательного учреждения лицей №2
Пояснительная записка программы. Миссия школы, цели и задачи образовательной программы

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПояснительная записка: цели, задачи, приоритетные направления виды...
Советом школы образовательные цели (социокультурную миссию) школы; основные и дополнительные образовательные программы основной и...

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПояснительная записка нормативные документы, лежащие в основе деятельности школы. 3
Миссия школы и цели образовательной программы

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПояснительная записка Цели и задачи реализации программы
Муниципального образовательного учреждения Толпыгинской основной общеобразовательной школы

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПояснительная записка
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПояснительная записка 6 1 Цели, задачи Программы 9 2 Принципы и подходы...
...

Пояснительная записка образовательной программы школы Нормативно правовая база Цели и задачи iconПояснительная записка. Цели и задачи создания образовательной программы
Формирование универсальных учебных действий (личностные и метапредметные результаты)

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск