Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения


НазваниеПриказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
страница7/27
ТипОбразовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   27

9 класс татар теле (68 сәг.)

1. Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау (1 сәг.)

2. Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация (26 сәг.)

Кушма җөмлә һәм кушма җөмлә синтаксисы буенча гомуми төшенчә (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау тирәнәйтү). Кушма җөмләне төзүче аерым җөмләләрнең грамматик, мәгънә һәм төзелеше ягыннан бәйләнеше турында мәгълүмат.

Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, аларның аерым компонентлары арасындагы мәгьнәви бәйләнешләр. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормаган чаралар ярдәмендә бәйләнгән (аналитик) иярченле кушма җөмләләр. Татар теленең үзенчәлеге буларак, баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә бәйләнгән (синтетик) иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Татар һәм рус телләрендә тезүле һәм ияртүле бәйләнеш ярдәмендә барлыкка килүче кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре.

Мәгънәсе ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләре турында төшенчә. Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә ягыннан бәйләнеш үзенчәлекләре. Иярчен ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр. Иярчен аергыч җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын жөмлә,иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.

Ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмлә. Ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Катлаулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле (тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле һәм

берничә төр иярүле) кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә турында мәгълүмат. Катлаулы кушма җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре һәм алардагы тыныш билгеләре.
Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

3. Текст синтаксисы һәм пунктуация (4 сәг.)

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә. Текстның бер төре буларак тезем һәм чит сөйләмле текст турында кыскача мәгълүмат. Тезем һәм чит сөйләмле текстларда тыныш
билгеләре.

Барлык төр җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау.

4. Стилистика һәм сөйләм культурасы (12 сәг.)

Функциональ стильләрнең төрләре: сөйләмә һәм язма сөйләм стильләре. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Матур әдәбият стиле. Бу стильләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре. Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар.

Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес, ачык, эзлекле, сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм. Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы. Сөйләмдә калькалар куллану.

  1. 59 нчы сыйныфларда үткәннәрне

гомумиләштереп кабатлау (8 сәг.)

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Лексикология буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә лексик анализ ясау.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Морфология буенча 6—7 нче сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

Синтаксис һәм пунктуация буенча 8—9 нчы сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

6. Бәйләнешле сөйләм үстерү. (13 сәг.)

1. Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау.

2. Соңгы вакытта булган берәр вакыйга турында фикер алышу, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.

3. Яраткан берәр шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясау.

4. Бирелгән сюжетка хикәя төзеп язу.

  1. Берәр әхлакый темага анкета уздыру өчен, сораулар төзү.

  2. Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

7. 9 нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар язу.

8. Төрле эш кәгазьләре (белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) үрнәкләрен язу.

9 Иптәшеңнең язма эшенә телдән яки язмача бәяләмә бирү.

СОДЕРЖАНИЕ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ
Татар әдәбияты.

5 класс татар әдәбияты (35 сәг.)

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү (27 сәгать) Бәйләнешле сөйләм үстерү (6 сәгать) Дәрестән тыш уку (2 сәгать)
Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. «Зирәк карт», «Җил арба» әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү (2 сәгать).

Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларның табигатенә хас төп сыйфатлар. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлелеген көчәйтү чаралары булуы. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәрне тупларга өйрәтү (1 сәгать).

Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләр (1 сәгать).

Габдулла Тукай. Башлангыч сыйныфларда шагыйрь турында белгәннәрне тирәнәйтү.

«Эшкә өндәү», «Сабыйга», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Су анасы» шигырьләре. «Һәрнәрсәнең үз урыны бар» хикәясе.

Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте, тәртипкә өйрәтү. «Ана догасы» шигыре. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре. Шигырь турында төшенчә (1 сәгать).

Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында кыскача белешмә. «Су анасы» балеты. Балет музыкасыннан өзек тыңлау. «Тукай һәм музыка» темасына сөйләшү (1 сәгать).

Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре. «Казанда Тукай һәйкәлләре» дигән темага әңгәмә (1 сәгать).

Әхмәт Фәйзи. Тормыш юлы турында белешмә. «Тукай» романы (өзек). Тукайның бала чагы һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. Өзекләрне дәрестә һәм өйдә уку (1 сәгать),

Нәҗип Думави. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Айлы төн», «Син — кеше!» шигырьләре. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү, кешене бөек зат буларак бәяләү (1 сәгать).
Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. «Туган ил», «Син сазыңны уйнадың» шигырьләре. Туган як. Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе (1 сәгать).

Гаяз Исхакый. Тәрҗемәи хәле. «Кәҗүл читек» хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше. Хикәя турында төшенчә (1 сәгать).

Мәҗит Гафури. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. «Гөлләр бакчасында» шигыре, «Кыр казы» хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсе, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).

Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Яз башы» хикәясе. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше (1 сәгать).

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. «Йолдызкай» хикәясе. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе.

Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе (1 сәгать).

Гөлсем Сөләйманова. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырларның язмаларын тыңлау, фикер алышу (1 сәгать).

Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. «Гармунчы аю белән җырчы Маймыл» әкияте. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. «Үлем уены» поэмасы. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы (1 сәгать).

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Сертотмас үрдәк» әкияте. «Чуар тавык» хикәясе. Йорт кошлары, аларның үзенчәлекләре. Хикәянең теле (1 сәгать).

Фатих Хөсни. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Малай белән солдат», «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрләре. Малайның әтисенә мәхәббәте. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу (1 сәгать).

Нәби Дәүли. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Бәхет кайда була?» шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. «Кар нинди җылы» хикәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр (1 сәгать).
Нури Арсланов. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыс-кача белешмә. «Казан» шигыре.

Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәне һәм киләчәге (1 сәгать).

Гамир Дәүләтшин. «Гасырлар тирәнлегеннән». Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау (1 сәгать).

Гомәр Бәширов. Әдипнең тәрҗемәи хәле турында белешмә. «Нинди ул Татарстан?» — республика турында мәгълүмат (1 сәгать).

Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрәнең тормыш юлы турында белешмә. «Кайный, шаулый Казан урамнары». Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүматлар бирү. «Ялгыз торна» хикәясе.

Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы (1 сәгать).

Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. «Алтын куллар», «Телләр белүче каләм», «Магнитофон онытмый» шигырьләре. Һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы. Шигырь турындагы төшенчәне ныгыту (1 сәгать).

Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. «Дуслар дус булып кала» әкияте (өзек). Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте (1 сәгать).

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Анам теле» шигыре. «Кояштагы тап» әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы (1 сәгать).

Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат. «Табигатьнең газиз баласы» хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, изгелек (1 сәгать).

Ятлау өчен әсәрләр

Г. Тукай. Эшкә өндәү. Сабыйга.

Ә. Фәйзи. «Тукай» романыннан өзек (укытучы сайлавы буенча).

Н. Думави. Айлы төн.

Г. Ибраһимов. «Яз башы» хикәясеннән өзек (укытучы сайлавы буенча).

Н. Дәүли. Бәхет кайда була?

Н. Арсланов. Казан.

Ш. Галиев. Хәзинә. Магнитофон онытмый.

Сөйләшү тематикасы

Г. Тукай музеенда (яки музейлар турында сөйләшү). Тукай һәйкәле янында. Чәчәкләр — тормыш бизәге.

Китап — белем чишмәсе (яки мине яшәргә өйрәткән юллар).

Бакчачы һөнәре. Мин яраткан йорт хайваны. Безнең якның ерак тарихы, Туган җирем — Татарстан.

Дәрестән тыш уку





Татар халык әкиятләре.

Ә. Фәйзи, «Тукай» романы.

А. Алиш. Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык.

М. Латыйфуллин. Курайчы малай.

Ф. Яруллин. Серле дөнья,

Җ. Тәрҗеманов. Шаян белән Наян.

М. Хәсэнов. Шайтан малае.
6 класс татар әдәбияты (35 сәг.)

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү (27 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (3 сәгать)

Дәрестән тыш уку (5 сәгать)

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар турында төшенчә. Кеше тормышында җырның әһәмияте. Җырларның жанрлары, аларның үзенчәлекләре, барлыкка килү сәбәпләре. Җырны тудыручы, яшәтүче — халык. Композиторларның халык җыр традицияләрен дәвам итүләре. Күренекле җырчылар.

«Яшә, Республикам!» җыры, анда үзәккә куелган фикерләр. Җыр турында мәкаль-әйтемнәр (1 сәгать).

Казан Кремле, Сөембикә манарасы, аларның барлыкка килүе турында мәгълүматлар. Кремль корылмалары һәм Сөембикә манарасының архитектурасы турында төп белешмәләр (1 сәгать).

Абдулла Әхмәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Үги кыз» пьесасы. Халык әкиятенә хас үзенчәлекләрнең чагылышы. «Минем холкым — минем язмышым» дигән халык гыйбарәсенең әсәрдә раслануы. Яшь буында намуслы, хезмәт сөючән, тырыш, һөнәрле булу сыйфатлары тәрбияләүдә пьесаның әһәмияте. Портрет, характеристика, драма әсәре турында төшенчә (2 сәгать).

Муса Җәлил. Каһарман шагыйрьнең тормышы, көрәш һәм иҗат юлы. Әсәрләренең илгә кайту тарихыннан кайбер сәхифәләр. М.Җәлил шәхесенә илебез халкы һәм дәүләт биргән бәя. «Чәчәкләр» һәм «Кызыл ромашка» шигырьләре. Ал арда уртак һәм аермалы яклар. Чәчәк образы ярдәмендә ил язмышы мәсьәләсенең үзәккә куелуы. Шагыйрьнең укучыларга матурлык төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Матурлык һәм батырлык, бу төшенчәләрнең мәгънәләрен ачуда шагыйрьнең сәнгатьчә камил эш итүе (2 сәгать).

Татар җыр һәм музыка сәнгатен үстерүгә аеруча зур өлеш керткән күренекле шәхесләр.

Зөләйха Хисмәтуллина. Җырчының тормышы һәм эш-чәнлеге, аның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында башкарган партияләре, эстрададагы җыр репертуары турында белешмә (1 сәгать).

Азат Аббасов. Җырчының татар җыр сәнгатенә килү юллары. Татар, рус, дөнья классик операларында башкарган партияләре; иҗатының ил күләмендә иң югары дәрәҗәдә бәяләнүе (1 сәгать).

Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкарудагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин — Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы (1 сәгать).

Абдулла Алиш. Тормышы, иҗаты, фашизм тоткынлыгындагы көрәше турында мәгълүмат. «Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык» әсәре. Эшне яратып башкаруның матур нәтиҗәләргә китерүен күрсәткән әсәрнең әһәмияте (2 сәгать).

Габдрахман Әпсәләмов. Әдип турында белешмә. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашуы, халкыбызның каһарманлыгы турында илһамланып иҗат итүе. «Миңа унтугыз яшь иде» повесте. Хикәяләүнең үзгә алымы. Малик образындагы романтиклык сыйфатларының тәрбияви көче. Җырның гадәти булмаган шартларда кешегә аеруча көчле тәэсир ясавы (2 сәгать),

Һади Такташ. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Шагыйрь булып китүенә сәбәп булган шартлар. «Иптәшләр» шигыре, аның темасы. Төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору омтылышы аша күрсәтү (1 сәгать).

Җәүдәт Фәйзи. Композиторның тормышы, иҗаты турында белешмә. Аның татар музыка сәнгатендә тоткан урыны. Һ.Такташ шигыренә язылган «Урман кызы» җырын тыңлау, әсәрне сөйләргә һәм җырларга өйрәнү (1 сәгать).

Ибраһим Гази. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турын-да мәгълүмат. «Йолдызлы малай» хикәясе. Сугышның кешеләргә китергән ачы фаҗигасен күрсәтү, явызлыкка каршы нәфрәт тәрбияләү ягыннан хикәянең әһәмияте (1 сәгать).

Фуат Халитов һәм Шәүкәт Биктимеров. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре (1 сәгать).

Зәки Нури. Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы, иҗаты турында белешмә. «Яңа шәһәр» шигыре. Яңа төзелешләрнең киләчәктә тыныч, матур тормыш булачагына өмет уятуын, яшәүгә ямь бирүен раславы ягыннан әсәрнең мөһимлеге.

Шигырьнең төзелеше (1 сәгать).

Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормышы һәм сугышчан юлы, иҗаты турында белешмә. «Җырларымда телим» шигыре, «Бакчачылар» поэмасы. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек (1 сәгать).

Ләбибә Ихсанова. Язучы турында белешмә. «Лачын кыз», «Бүләк» хикәяләре (өзекләр). Хатын-кызларның кыюлыгы, фидакарьлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт хисләренең сурәтләнүе (1 сәгать).

Равил Фәйзуллин. Шагыйрь турында белешмә. «Күмәч пешерүчеләр җыры» шигыре. Игенчегә хөрмәт тәрбияләү, икмәкне кадерләргә өйрәтү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге һәм кирәклеге турында фикер алышу (1 сәгать).

Фатих Хөсни. «Сөйләнмәгән хикәя» әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеген күрсәтеп бирү (1 сәгать).
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   27

Похожие:

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ №68 от 31 августа 2013 г. Образовательная программа основного...
Образовательная программа мбоу «Чуру- барышевская оош» Апастовского муниципального района рт

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ № от «28» августа 2013 Образовательная программа среднего...

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ №128 от 18. 09. 2015г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Чулковская...

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ №39 от «27» августа 2014 Образовательная программа среднего...

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ № от 2014 основная образовательная программа основного общего образования
Основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Большешинарская средняя общеобразовательная...

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ №231 от 30. 08. 2016 г. Образовательная программа основного...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу татарско-Сайманской сш 3

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ № от Основная образовательная программа основного общего образования...
Система оценки достижения планируемых результатов освоения основной образовательной программы основного общего образования

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ №128 от 18. 09. 2015г. Основная образовательная программа...

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconПриказ №97 от «30» августа 2013г образовательная программа основного...
Характеристика мбоу "сош №93" и принципов её образовательной политики. Описание «модели» выпускника мбоу "сош №93"

Приказ № от «29» августа 2013 Образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения iconГ. А. Ахметзянова Приказ №155 от 21 ноября 2013 года
Образовательная программа среднего общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск