Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов»


НазваниеОбразовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов»
страница18/28
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   28

Гомуми төп белем бирү мәктәбе (2 нче баскыч - У-1Х сыйныфлар) Коммуникатив компетенция

Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләм һәм язма сөйләмне аеру, аралашу өлкәсенә һәм сөйләм ситуациясенә бәйле алардан дөрес файдалана белү. Диалогик һәм монологик сөйләм. Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый, көнкүреш темаларына бәйле монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү. Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле аера белү.

Танышу, өйрәнү, эзләнү, карап чыгу максаты белән уку төрләрен үзләштерү. Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә бирү. Аралашу процессында татар әдәби теле нормаларын дөрес куллана белү.

Текстның темасы, төзелеше һәм төп фикере. Аларның стиль һәм жанр төрлелеге. Текст эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып сөйләү. Диктант, изложение, сочинение язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.).

Лингвистик компетенция

Тел турында гомуми мәгълүмат

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле - Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар милли әдәби теле. Татар әдәби теленең нормалары. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы.

Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография

Хәреф һәм аваз мөнәсәбәте. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерә торган хәрефләр. Авазларны төркемләү. Авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Татар теленең фонетик закончалыклары. Иҗек. Иҗек калыплары. Басым, аның төрләре. Сүз басымы, аның үзенчәлекләре. Интонация һәм аның өлешләре. Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары.

Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. Татар орфографиясенең кыен очраклары.

Лексикология

Сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Фразеологик әйтелмәләр. Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

Сүз төзелеше нәм сүз ясалышы

Морфемика. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр. Кушымчалар, аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның төрләре: бәйләгечләр (исемдә - килеш, тартым, хәбәрлек, фигыльдә - зат-сан); модаль мәгънә белдерүче кушымчалар (фигыльдә - заман, юнәлеш, фигыль төркемчәләре күрсәткечләре, юклык, исемдә - күплек, стилистик, сыйфатта - дәрәҗә, сан төркемчәләре). Кушымчаларның ялгану тәртибе. Нигез (сүзнең тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торган өлеше).

Татар телендә сүз ясалыш ысуллары (кушымчалау ысулы; сүзләр кушылу ысулы; бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы; сүзләрне кыскарту ысулы; фонетик ысул; сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы).

Морфология

Татар теленең сүз төркемнәре системасы. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлек, теркәгеч. Модаль сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр.

Исем. Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше. Исем ясалышы.

Сыйфат. Сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфат дәрәҗәләре, аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат ясалышы.

Сан. Санның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Сан төркемчәләре. Санның исемләшүе. Сан һәм саналмыш мөнәсәбәте. Сан ясалышы һәм дөрес язылышы.

Алмашлык. Мәгънәви төркемчәләре. Аларның кулланылыш үзенчәлекләре. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле. Алмашлык ясалышы. Фигыль. Фигыльнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр, аларга хас грамматик категорияләр. Ярдәмче фигыльләр. Аналитик нигезле фигыльләр, аларның белдергән мәгънәләре. Фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. Фигыль ясалышы.

Рәвеш. Рәвешнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик

үзенчәлекләре. Рәвеш төркемчәләре. Рәвешләрнең дәрәҗә формасы алуы. Рәвешнең җөмләдә кулланылышы. Рәвеш ясалышы. Рәвешләрдә басым төшү үзенчәлеге.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик

функциясе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Бәйлек сүзләр.

Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр. Төркемчәләре. Аларның сөйләмдә

кулланылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы.

Ымлык. Төркемчәләре. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеге.

Кисәкчә. Төркемчәләре. Сөйләмдә кулланылышы. Дөрес язылышы.

Модаль сүзләр. Мәгънәсе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.

Синтаксис. Пунктуация

Сүзтезмэ ьэм җөмлә. Сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Җөмләләрнең әйтү максаты ягыннан төрләре, аларны барлыкка китерә торган чаралардан интонация, логик басым һәм сүз тәртибе. Җөмләнең грамматик нигезе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр. Гади һәм кушма җөмлә, аларның төрләре. Эндәш һәм кереш сүзләр. Кереш җөмләләр. Туры һәм кыек сөйләм. Текст, аның төзелеше. Хәзерге татар әдәби теленең синтаксик нормалары.

Җөмлә ахырында, тиңдәш кисәкләр янында, гади һәм кушма җөмләләрдә, диалог һәм монологларда, цитаталарда тыныш билгеләренең куелышы.

Стилистика һәм сөйләм культурасы

Стиль төшенчәсе. Язма сөйләмнең функциональ төрләре. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмгә хас төп билгеләр. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

Татар теленең башка телләр арасында тоткан урыны. Телебездә халык мәдәнияте, тарихы чагылышы.

Халык авыз иҗаты җәүһәрләре. Халык авыз иҗаты, матур әдәбият әсәрләрендә, тарихи вакыйгаларны чагылдырган текстларда милли-мәдәни кыйммәткә ия булган берәмлекләр, аларның мәгънәләре аңлатмалы, этимологик, тәрҗемәи һәм башка сүзлекләрдә бирелеше.

Төрле өлкәгә караган татар сөйләм этикеты нормалары, халкыбызның аралашу культурасы үзенчәлекләре.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычының максатлары:

  • матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;

  • төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

  • дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

-матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

-укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Бу баскычта укыту предметы буларак матур әдәбиятның төп эчтәлеге — күпгасырлык әдәби мирасның иң камил әсәрләре, аерым язучылар иҗаты. Белем алу - аларны уку һәм өйрәнү, тикшерү-анализлау һәм нәтиҗәләр ясый, бәяли алу дигән сүз.

Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни- тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган материал татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Әдәби әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырыла, ә инде программа авторлары, билгеле бер максаттан чыгып, аларның урынын үзгәртә ала. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле әсәрләрнең күләме арту һәм әдәби процесс үзенчәлекләре белән бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.

' Программаларда укучыларның түбәндәге мәсьәләләрне белүе чагылыш табарга тиеш: сүз сәнгатенең образлы табигате; тәкъдим ителгән әдәби әсәрнең эчтәлеге; классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары; стандартта билгеләнгән һәм программада күрсәтелгән әдәби- теоретик төшенчәләр; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү; әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү; геройларга характеристика бирү; сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу; әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү; укыган әсәрләргә бәяләмә язу; татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү; эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү; аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;

  • текстларны әрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;

  • әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

  • әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;

конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;

  • язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;

  • әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;

  • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

  • әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;

  • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

  • фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне

тану;

  • әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

  • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

  • татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;

  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  • язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);

  • әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;

  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, турлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;

  • әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;

  • әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:

  • укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;

  • укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;

  • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.


Гомуми төп белем бирү мәктәбе (2 нче баскыч - У-1Х сыйныфлар)

Халык авыз иҗаты Риваятьләр һәм легендалар. «Иске Казан каласы корылуы»*, «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган», «Елан тавы»* риваятьләре; «Зөһрә кыз», «Кеше гомере ничек корылган»* легендалары.

Җырлар: «Болгар иленең кызлары»*. «Пугач явы»*. «Иске кара урман». «Гөлҗамал». Кыска җырлар.

Әкиятләр: «Ак бүре»*. «Таң батыр»*. «Серле балдак». «Кәҗә белән сарык».

Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкләр. Мифлар: «Су иясе»*. «Алып кешеләр». Дастаннар: «Идегәй»*.

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты Кол Гали. «Кыйссаи-Йосыф». С.Сарай. «Сөһәйл вә Гөлдерсен».

XIX йөз татар әдәбияты Г.Кандалый шигырьләре: «Иген икмәк бирер икмәк». «Бу бала хәсрәте түкде...», «Бу хәсрәтләр бетәр микән?». К.Насыйри. «Әбүгалисина» повесте. М.Акъегет. «Хисаметдин менла» повесте. З.Бигиев. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы*. Ф.Халиди. «Рәдде Бичара кыз» драмасы*. Р.Фәхретдин. «Әсма, яки Гамәл вә җәза» повесте* (өзекләр).

XX йөз башы әдәбияты Ф.Әмирхан. «Хәят» повесте. «Бер хәрабәдә» хикәясе.

Дәрдемәнд шигырьләре: «Каләмгә хитап»*, «Замана»*, «Видагъ», «Җәй үтте...».

Г. Ибраһимов хикәяләре: «Яз башы».

Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай»*, «Кәҗүл читек» хикәяләре. «Алдым-

бирдем» комедиясе*.

Г.Камал «Беренче театр» комедиясе.

Ш.Камал «Буранда» хикәясе. «Акчарлаклар» повесте*.

С.Рәмиев шигырьләре: «Таң вакыты», «Сызла, күңелем», «Авыл»*.

Г.Тукай шигырьләре: «И каләм!», «Туган авыл», «Пар ат», «Туган җиремә», «Милли моңнар», «Кичке азан»*, «Ана догасы»*, «Шагыйрь»*. М.Гафури. «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

XX йөз әдәбияты

1920-30 еллар Ф. Бурнаш. «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясе. Г. Ибраһимов. «Алмачуар» хикәясе. «Кызыл чәчәкләр» повесте*. Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повесте.

Һ.Такташ шигырьләре: «Зәңгәр күзләр»*, «Алсу», «Болай ...гади җыр гына», «Мокамай».

К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Г.Исхакый. «Җан Баевич» комедиясе.

Ватан сугышы чоры әдәбияты Г.Кутуй. «Сагыну» нәсере.

Ф.Кәрим шигырьләре: «Үлем уены», «Кыр казы»*, «Сибәли дә сибәли», «Сөйләр сүзләр бик күп алар».

М.Җәлил шигырьләре: «Җырларым», «Тик булса иде ирек», «Кызыл ромашка». «Сандугач һәм чишмә» балладасы*.

Сугыштан соңгы чор һәм хәзерге әдәбият Х.Туфан шигырьләре: «Гөлләр инде яфрак яралар», «Киек казлар», «Чәчәкләр китерегез Тукайга»*, «Кайсыгызның кулы җылы», «Илдә ниләр бар икән».

С.Хәким шигырьләре: «Әнкәй», «һәйкәл урынында уйланулар», «Колын». Ә.Еники хикәяләре: «Әйтелмәгән васыять», «Кем җырлады?», «Туган туфрак», «Матурлык»*.

Ф.Яруллин. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте*, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре.

М.Әгьләмов шигырьләре: «Китә алмыйм...», «Учак урыннары», «Каеннар булсаң иде».

А.Гыйләҗев. «Җомга көн кич белән» повесте*. М.Мәһдиев. «Кеше китә — җыры кала» повесте. Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы.

Р.Фәйзуллин. «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...»*, «Вакыт»*, «Якты

моң». Кыска шигырьләр.

Н. Фәттах. «Ител суы акаторур» романы*.

И.Юзеев. «Бакчачы турында баллада» балладасы. Шигырьләре: «Сагышлы мирас», «Гасыр кичкән чакта...», «Без». «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы*. Ф.Садриев. «Таң җиле» романы*, «Кыргый алма әчесе» повесте. М.Галиев. «Алтын тотка» повесте.
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   28

Похожие:

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего образования (фгос второго...
Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №55

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Целевой раздел примерной основной образовательной программы основного общего образования

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего образования и
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «средняя общеобразовательная школа №128 с углубленным изучением отдельных...

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Кировского района г. Казани (далее мбоу «Школа №135 г. Казани») разработана на основе следующих нормативных документов

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconДиректор мбоу школа-интернат №1
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение общеобразовательная школа-интернат среднего (полного) общего образования с...

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №144 с углубленным изучением отдельных...

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОсновная образовательная программа начального, основного, среднего общего образования
Мбоу «Майинская сош им. В. П. Ларионова с углубленным изучением отдельных предметов»

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Отдел образования и по делам молодежи администрации мо «Медведевский муниципальный район»

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconКнига учёта полученных и выданных бланков аттестатов, приложений...
«Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №10»

Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» iconПояснительная записка Основная образовательная программа начального...
Средней общеобразовательной школы №5 с углубленным изучением отдельных предметов им. Г. Н. Зайцева

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск