Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете»


НазваниеИнтервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете»
страница8/8
ТипИнтервью
filling-form.ru > Договоры > Интервью
1   2   3   4   5   6   7   8

«Ватаным Татарстан» 31.10.2012

Абынсак та, егыласы килми

Бөтендөнья Cәүдә Оешмасына кушылганнан соң Европа берлегенә керүче илләр, Россиядә ни теләсәк, шуны эшли алабыз, дип өметләнә башлады бугай.

Чит илләрдән кертелүче терлек ите күләмен беразга чикләү хакындагы РФ Хөкүмәте карарын үтә авыр кабул итүләрен күздә тотып әйтүем. Шикәр комы һәм кайбер башка төр товарларны вакытлыча киметүне дә Европарламент “Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы таләпләрен үтәргә теләмәве” дип бәяли! Европа парламенты депутатлары бу турыда хәтта махсус резолюция кабул итәргә өлгерде.

БСО колакны бормакчы

Дөрес, Европарламентның бу резолюциясе Россия өчен закон түгел. Әлеге документта искә алынган “Россиядә ялган продукция җитеште­рүне туктату турында”гы пункт исә үзебез өчен дә файдалы булыр иде. Шуннан чыгып, БСО илләре дә киләчәктә Россиягә бары тик югары сыйфатлы продукцияләр генә кертер дип өметләник.

Резолюциянең тагын бер пункты уйландыра. Анда акка кара белән “Россия һәм Европа берлегенә керүче илләрнең энергетика, инвестиция һәм башка мөһим тармаклар буенча үзара эшчәнлеге” киләчәктә безнең илдә БСО карарларының ничек үтәлүенә бәйле булачак икән бит. Ягъни Россия үз җитештерүчесен якларга теләп нинди дә булса адым ясый икән, БСО безнең колакны борырга да күп сорамаячак.

Европарламентны борчыган проблемаларның тагын берсе – ул да булса, Россиянең әлегә Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып китмәгән дәүләтләр, аерым алганда, Белоруссия һәм Казахстан белән “Таможня берлеге” кысаларында эшчәнлеге. Европарламент бу кадәресен дә “Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы кагыйдәләре”нә каршы килә дип исәпли. Югыйсә кайсы илдән күпме күләмдә ни дә булса сатып алу Россиянең үз хокукында. Бу кадәресен беркем, шул исәптән БСО яки Европарламент та тыя алмый. РФ Икътисад министры урынбасары Алексей Лихачев әйтүенчә, Россия Бөтендөнья Сәүдә оешмасына кушылганда үз өстенә мондый йөкләмәләр алуы турында килешү булмаган.

Шул ук вакытта Бөтендөнья Сәүдә Оешмасының байтак кына кагыйдәләре Россия өчен файдалы да булыр иде. Сүз, беренче чиратта, интеллектуаль милек турында бара. Россия – элек-электән талантлы галимнәр, язучылар, рәссамнар, уйлап табучылар иле. Безнең галимнәрнең хезмәтен файдаланып, дөнья күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән илләр дә бар. Чит илләрдәге кебек тиешле игътибар һәм матди мөмкинлекләр булса, алар бүген дә Россиянең алга китүенә үзләреннән зур өлеш кертә алыр иде.

Капкалар шыгырдый

Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәннән соң да аның зыяны турында сөйләшүләр дәвам итә. Югыйсә артка юл юк бит инде. Ил капкалары, шыгырдап булса да, ачыла тора. Күп тә үтмәс, кибет киштәләре чит илләрдә җитештерелгән продукция белән тула башлар. Дәүләттән моңарчы да тиешле ярдәм күрмәгән күп хуҗалыклар, кулларын өскә күтәреп, чит ил җитештерүчесенең өстенлеген танырга мәҗбүр булыр. Яки бу хәлдән чыгуның җаен табар Башка юл юк.

Шунысы да бар: бүген Россиядә Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы тарафдарлары артканнанарта. Авыл хуҗалыгында да бар андыйлар. Россия “Ашлык җитештерүчеләр берлеге” рәисе Аркадий Злочевский да БСОның зыянына караганда файдасы күбрәк булыр дип саный. Бүген ул БСО буенча төп белгечләрнең берсе санала. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы буенча Җәмәгатьчелек Советын да җитәкли.

Аркадий Злочевский фикеренчә, Россия авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программаларында үзебезнең товар җитештерүчене яклый торган чараларны яңабаштан карап чыгарга кирәк. Ярдәм чит ил җитештерүчеләренекеннән ким булмаганда гына тиешле нәтиҗәләргә өмет итеп була. Мәгълүм булганча, чит илләрдә авыл хуҗалыгына банклар озак сроклы кредитларны 2,5 процент белән бирә. Бу кадәресе бездәгедән уннарча тапкыр ким бит. Аларда дәүләт ярдәме эшкәртелгән гектарларга карап билгеләнә.

Дәүләтнең конкрет ярдә­ме турында сүз чыкканда, А.Злочевский мисалга Россиядә кошчылык тармагын китерә. Нәтиҗәләр күз алдында. Бүген бу тармакта эшләр җайланып килә. Дуңгызчылык буенча да соңгы елларда уңай үзгәрешләр бар.

Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып китүе авыл хуҗалыгында да һәркемгә аңлаешлы булган ачыктан-ачык аграр сәясәт алып барырга мөмкинчелек бирә, ди ул.

Моңарчы булганы иң беренче чиратта җитештерүчене, ягъни кулланучыны кайгыртты. Шул ук ит, сөт, ашлык җитештерүчене алыйк. Аның чыгымнары арта, ә бәяләр өстән басым ясау юлы белән һаман бер тирәдә кала. Нәтиҗәдә Россия авыл хуҗалыгы тармагының гомуми кредиты – 1,7 миллиард сум, җитештерелгән продукция күләме исә нибары 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Тулаем алганда, Россия авыл хуҗалыгы үз мәнфәгатьләрен түгел, банкларны күбрәк кайгырта булып чыга.

Тырмасы шул ук, басучысы башка

Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керүче илләр арасында төрлесе бар. Икътисадый үсеш ягыннан Россиядән әллә ни ерак китмәгәннәре дә юк түгел. Россиягә куелган таләпләрне алар да җиңел генә үти алмагандыр дип беләм. Әйтик, Венгрия бу кыенлыкларны ничек узган? Шул ук Аркадий Злочевский бу ил җитештерүчеләре белән Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы арасында кукуруз белән булып узган хәлләрне искә ала. Венгрия ул елларда 20 миллион тоннадан артык кукуруз җитештерә. Эчке базарда аның тоннасы 3600 сум чамасы. БСО кагыйдәләре буенча авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продук­циягә бәяләр базарныкыннан ким була алмый. Шуңа Европа берлеге кукурузның тоннасына алдан игълан иткән бәяләр бер мең сумга кыйммәтрәк килеп чыга. Шулай итеп, Венгрия БСОга керүенең беренче елында ук ил казнасына шактый акча кертә.

Билгеле, Россиянең БСОга кереп, тиз арада зур акча эшли алуы икеле. Тик җитештерелә торган продукциягә тиешле бәяләр булачагы өметләндерә. Һәрхәлдә Россия авыл хуҗалыгында хезмәт куючының озак еллар буена тез астына сугып килгән һәм иң авырткан җир – ул да булса, җитештерелә торган продукциягә гадел бәяләр булмау бит инде.

Россия авыл хуҗалыгында әле һаман да җитештерелгән продукциянең күләменә карап фикер йөртелә. Фәлән баш мөгезле эре терлек, фәлән килограмм сөт, ит, бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр җитештерә алдык дип сөенәбез. Аркадий Злочевский әйтүенчә, хикмәт продукцияне күпләп җитештерүдә генә түгел. Иң әһәмиятлесе – аның үзкыйммәте мөмкин кадәр түбән булуда. Башкача без алга киткән чит ил җитештерүчеләре белән ярыша алмаячакбыз, ди ул.


1   2   3   4   5   6   7   8

Похожие:

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconПриказ Министра сельского хозяйства Республики Казахстан от 29 августа...
Казахстан от 22 ноября 2002 года n 1239 "Некоторые вопросы Комитета лесного и охотничьего хозяйства Министерства сельского хозяйства...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconЗаместитель Министра сельского хозяйства Российской Федерации
Порядок блокировки, разблокировки, списания и возврата Гарантийных взносов Участников

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconКлючевой темой обсуждения стали вопросы готовности регионов скфо...
Российской Федерации, под председательством Министра сельского хозяйства РФ александра Ткачева, Министра РФ по делам Северного Кавказа...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconАдминистративный регламент
Приказом Министра сельского хозяйства, пищевой и перерабатывающей промышленности Оренбургской области

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconЗаместитель Министра сельского хозяйства Российской Федерации
Заявитель юридическое лицо или индивидуальный предприниматель без образования юридического лица, зарегистрированный на территории...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconРг останутся ли какие-то видимые признаки белорусско-российской и...
Руководитель Федеральной таможенной службы Андрей Бельянинов дал эксклюзивное интервью "Российской газете"

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconПервый заместитель Министра сельского хозяйства и продовольствия...
Российской Федерации вводится с 1 сентября 1995 г на всей территории Российской Федерации в целях упорядочения регистрации, учета,...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconПервый заместитель Министра сельского хозяйства и продовольствия...
Российской Федерации вводится с 1 сентября 1995 г на всей территории Российской Федерации в целях упорядочения регистрации, учета,...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconПервый заместитель Министра сельского хозяйства и продовольствия...
Российской Федерации вводится с 1 сентября 1995 г на всей территории Российской Федерации в целях упорядочения регистрации, учета,...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» icon26 июня 1995 года Первый заместитель Министра сельского хозяйства...
Российской Федерации вводится с 1 сентября 1995 г на всей территории Российской Федерации в целях упорядочения регистрации, учета,...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск