Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете»


НазваниеИнтервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете»
страница7/8
ТипИнтервью
filling-form.ru > Договоры > Интервью
1   2   3   4   5   6   7   8

«Ватаным Татарстан» 30.10.2012

Сарытау сыры Мамадышныкы түгел...

Табигать никадәрле генә сынарга тырышмасын, авыл хуҗалыгында ит һәм сөт җитештерү узган елдагыдан шактый артык. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, 2012 елның тугыз аенда хуҗалыкларда 904,7 мең тонна сөт, 245,3 мең тонна ит җитештерелгән.

Россиянең күп төбәкләрендә терлекләрнең баш саны кимегәндә, Татарстан ху­җалыкларында моңа юл куелмый. Сарык һәм кәҗәләрнең баш саны узган ел белән чагыштырганда – 16, дуңгызлар 12 процентка арткан.

Шунысы да куандыра: тугыз айлык нәтиҗәләрдән күренгәнчә, узган ел белән чагыштырганда, быел һәр сыердан сөт 116 килограммга артык! Сөтчелек тармагында иң югары нәтиҗәләргә Әтнә районы терлекчеләре ирешә. Ел башыннан бирле хуҗалыклар һәр сыердан 4800 килограмм сөт сауган. Икенче урында Кукмара районы хуҗалыклары – 4700 килограмм, өченче урында – Саба уңганнары. Аларның күрсәткече – 4600 килограмм.

Уртаклашсаң, уңайрак

Башкаланың “Казан ярминкәсе” күргәзмә павильоннарында өч көн дәвамында Россия һәм чит илләрнең йөздән артык танылган компанияләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешелгәннәр белән уртаклашты.

Ниләр генә юк биредә. Алдынгы техника һәм технологияләр, авыл хуҗалыгында җитештерелгән күптөрле продукцияләрне саклау җайланмалары, ашлама, биоөстәмәләр, ветеринария препаратлары... Татарстан фермерлары тәкъдим иткән продукцияләр дә шактый иде.

Форум кысаларында тәкъдим ителгән теләсә нинди продукцияне яки техниканы арзан бәядән алу мөмкинлеге дә бар. Билгеле инде, килгән кунаклар да, үзебезнең фермерлар да мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмады.

Авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр, төрлесе төрле шартларда эшләсә дә, уртак проблемалары шактый. Шуңа да мондый очрашулар – тәҗрибә мәктәбе дә ул. Үзара киңәш-табыш итү, аралашу бүген булмаса, иртәгә уңай нәтиҗәләр алып килә. “Хуҗалыкта еллар буе хәл ителмәгән проблемаларны шундый аралашулар аша ансат кына чишеп була”, – ди Татарстан Республикасы крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров.

Рәхмәтен әйт тә рәхәтен күр

Казан халкы һәр шимбә ярминкәдән ярминкәгә йөри. Бер очтан кирәк-яракны да юнәтәсең, концерт-тамаша күреп, күңел ачып та аласың. “Рацин” хуҗалыклары катнашкан ярминкәгә барып эләксәң, солдат боткасы, коймак һәм чәй белән дә сыйланып кайтасың. Бушлай лотереяга бүләк тә отарга мөмкин әле.

Иткә, сөткә, бәрәңгегә – кыскасы, хуҗалыклар ни алып килсә, шуңа бәяләр шактый түбән. Әйтик, кәбестәнең бер килограммы нибары сигез сум тора. Бакчасында яшелчә үстереп караганнар бәрәңгене, кишер-чөгендерне килограммын 8 сумнан сатмый да сатмый инде.

Ә бит ит, сөт, бәрәңге һәм башка төр яшелчәләрнең үзкыйммәте арзан түгел. Шуңа күрә, рәхмәтеңне әйт тә рәхәтен күр. Күпләр шулай итә итүен. Тик ярминкәгә йөрүчеләр арасында да төрлесе бар шул.

Иртәнге алтыларда Казан ярминкәләре инде гөр килеп тора. Хуҗаларның күбесе, бигрәк тә башкаладан ерак районнар кичтән үк килгән. Салкында бөрешеп төн чыксалар да, халык рәхмәте аларның йөзләренә күчә бугай.

Быел, ни сәбәпледер, сөтне бик яратып алалар. Күрәсең, элеккеге кебек урам чатларында авылдан килгән сөтнең бик аз булуы үзен сиздерәдер. Аннары, бәясе дә кибетнекеннән ике тапкыр арзан, майлылыгы дүрт проценттан ким булмаган сөтнең литрын 18 сумнан сатып торалар.

Республиканың башка шәһәрләрендә ничектер, Казан халкын соңгы атналарда инвестор хуҗалыклары шатландыра. “Рацин” дәүләт-унитар предприятиесе, “Татплодоовощпром”, “Татагрохим”, “Татпотребсоюз”, “Татагролизинг”, “Татмелиорация”, “Ак Барс-Агро”, “Вамин- Татарстан” хуҗалыкларында җитештерелгән күп төрле продукцияләрне халык инде яратып та өлгергән.

Узган атнада ярминкәләрне карап чыккан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та хуҗалыклар алып килгән товарларны бик ошатты. Сыйфаты да югары, бәясе дә арзан.

Тик, бәяләрдән канәгать булмаганнар да табыла. Чехов базарында бер апа хөкүмәт җитәкчесенә зарланыпмы-зарлана. Тегесе ошамый, монысы ярамый, ди. Кәбестә нигә 8 сум тора? Дүрт сум булса, күпләп алыр идем, ди. Шунысы гаҗәпләндерде: озакламый шул ук ханым Мәскәү районы базарында республика җитәкчелегенә янә зарын җиткерә. Баксаң, аңа капчыктагы бәрәңгене бүлеп сатмаганнар...

Өлкән яшьтәге абзыйның зары сыр турында булып чыкты. Аңа узган атнада Мамадыш сыры дип Сарытаудан китерелгән түбән сыйфатлы сыр сатканнар. Ни хәл итәсең, базарда андый хәлләр дә буладыр. Шунысы мөһим: үзебездә җитештерелгәнен эзләп алалар.

Буа чөгендере быел да сөендерә

Республиканың күпләп чөгендер үстерүче районнары өчен урып-җыю кара көзгә кадәр дәвам итә. Көндәлек мәшәкатьләре дә шул ук. Табигать шартлары аз гына мөмкинлек бирү белән комбайнчылар кырга чыга. Бүген алар көнне төнгә ялгап эшләргә әзер. Бары тик уңыш кына кырда калмасын.

Уңыш дигәннән, быел чө­гендер башка елларга караганда да яхшы. Урыны белән гектарыннан 500 центнердан артык чыга! Чөгендер игүчеләр бернинди кыенлыкларга карамый, бүгенгә 59 мең гектарда уңышны җыеп алган. Яңгырлар бераз тынып торса, Татарстанда якын араларда чөгендер алуны тәмамларга да мөмкиннәр.

Республика буенча уңыш ике миллион тоннага якынлашып килә.

Беренчелек – һәр гектардан уртача 400 центнер чөгендер алучы Буа районы уңганнарында. Район хуҗалыклары 336 мең тонна чөгендер җыеп алган.

Зәй, Сарман һәм Нурлат районы хуҗалыкларында да тулаем җыем 264 мең тоннадан арта.

«Ватаным Татарстан» 25.10.2012

Сыерның елаганын күргәнем юк иде”

Чирмешән районы хакимияте башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин:

– Сезгә үз вакытында аспирантурада укуыгызны ташлап, туган авылга кайтып төпләнергә, колхозда икътисадчы булып эшләргә туры килгән. Их, фән юлыннан китәсе калган икән дип үкенгән чаклар булмыймы?

– Дөрестән дә, элегрәк үкенеп куйган чаклар булгалады. Әтием – сугышта булган кеше – 1978 елның 7 февралендә үлеп китте. Мин ул вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтының икенче курысында укый идем. Әти-әнине карау һәр баланың вазыйфасы булса да, әтиемнең, әниеңне син карыйсың, дигән әманәте бар иде. Институтны тәмамлагач, яхшы гына укыганмындыр инде, фәнни җитәкчем Михаил Иванович Куркин кафедрада аспирантурада калдырды. Хатыным Фәния икътисадчы булып Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә урнашкан иде. Әмма әни чирләде. Аны Казанга алып килдек. Ул, мин шәһәрдә – төрмәдә тормыйм дигәч, авылга кайтырга туры килде. Җитәкчем, колхоз сине суырып алачак, дигән иде. Шулай килеп чыкты да. Гыйльми эшләр белән студент чакта ук шөгыльләнергә туры килде. Математик программалаштыру, кооперация, гомумән, икътисад буенча гыйльми эшләрем бар иде. Илкүләм вузлар арасындагы ярышта икенче урынны алган идем... Авылга кайткач, чынлап та, әни терелде. Без авылда әни белән унбер ел тордык. Башта икътисадчы, аннан парторг, колхоз рәисе, “Сельхозхимия” берләшмәсенең район җитәкчесе булып эшләргә туры килде. Кандидатлыкны яклау әлләни мөһим түгел, теләгең бар икән, белемне болай да алып була. Хәзерге заманда мөмкинлек күп.

– Балаларыгызда гыйльми эшкә омтылыш юкмы?

- Бар. Олы кызым Ләйсән минем һөнәрне сайлады дияргә була. Ул дәүләт реестрында эшли. Икенче кызым Гөлназ – филолог. Ул инде кандидатлыгын язып куйды, әмма бала табу сәбәпле, аны якларга вакыты юк. Малай – геолог. Ул да аспирантурага керде. Начар укымадылар. Без үзебез дә, ягъни әнисе белән мин вузны кызыл дипломга тәмамладык. Билгеле, “бишле” алу өчен түгел, белемле булу өчен укырга кирәк. Балаларыма, билге өчен укымагыз, “бишле” сезнең минималь билге булырга тиеш, “алтылы” да куяр идек, “алтылы” юк бит дип әйтсеннәр, дия идем. Улым Дамир геология буенча бәйгедә Россиядә икенче урынны алды. Европада, Венада конкурста катнашты. Хәзер Татарстан геологик эзләнү идарәсендә эшли.

– Җитәкче булу өчен аерым сәләт кирәкме, әллә аны да гыйльми юнәлеш дип карарга буламы?

– Хуҗалыкка җитәкчелек иткәндә төрле кеше белән эшләргә туры килә. Химия оешмасында ярдәмче хуҗалык та бар иде. Заводлар, башка районнар, республика оешмалары белән дә эшләргә туры килде. Бу яңа вазыйфада, билгеле, кырыс та булырга, көн буена йөз төрле халәткә керергә туры килә. Берсен мактыйсың, икенчесен орышасың, өченчесен үгетлисең, кыскасы, кешесенә, эшенә карап үзгәрәсең. Кайвакыт тавышны да күтәрергә туры килә. Соңыннан килеп рәхмәт әйтүчеләр дә була. Билгеле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә демократия булырга тиеш. Әмма технологиядә демократия кертсәң эш бармый. Кырыслык димим, таләпчәнлек һәрвакыт булырга тиеш. Гел ышандырып кына булмый, кайберәүләрне көчләп, басым ясап та эшләтергә туры килә.

– Район башлыгы булгач, Сезгә сорап, үтенеп, ялынып, елап килүчеләр дә байтактыр. Бөтен кешегә яхшы була алмыйсың, гадел булып калырга мөмкинме?

– Гадел булырга тырышасың инде. Бик күп төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бик мохтаҗ кешеләр дә килә. Болай гына, тикшерү өчен килүчеләр дә бар. Сорап килүчеләрдән, бу хәлдән чыгу өчен үзең нәрсә эшлисең соң, дип тә сорыйм. Чөнки ике-өч урында, төнлә дә эшләүчеләрне беләм. Әйтик, авылда ике смена эшлисең бит, эштән кайткач мал карыйсың. Билгеле, барысына да ярап бетеп булмый. Күбесе аңлый, аңламыйча, риза булмыйча, чыгып китүчеләр дә очрый. Кайвакыт әйткәнеңә үзең дә ышанып бетмисең, дөрес киңәш бирдемме икән, катырак бәрелмәдемме икән, дип уйлыйсың. Кыскасы, кешесенә һәм ситуациясенә карап хәл итәргә тырышасың.

– Сезнең өчен идеал хатын-кыз нинди ул?

– Идеал кеше бик сирәк була торгандыр. Андый кешене күргәнем юк. Хатын-кыз да шундый инде. Билгеле, тормыш кору мәхәббәттән башлана. Олы хисләр дә була. Бер-береңне аңлап, кирәк вакытта бер-береңә юл кую, бер-береңнең хәленә керү, ярдәмләшү. Өйгә кайткач, хатын елмаеп каршы алса, күңел күтәрелеп китә. Элегрәк өйгә кеше белән еш кайтырга туры килә иде. Әлбәттә, елмаеп каршы алсалар, кеше алдында дәрәҗәң үсеп китә. Ачык йөз бит ул – бизәк. Мөнәсәбәтләрегезнең яхшы икәнен дә күрсәтә. Без инде менә 32 нче ел бергә торабыз. Хәзер инде җаваплылык хисе. Кыскасы, идеал кеше була алмыйдыр. Бер-береңне ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнәсең, бер-береңә яраклашасың, ярты сүздән, күз карашыннан да аңлыйсың. Гаиләдә җылылык булмаса, эшне эшләп булмый. Кешенең акылы акчасыннан күбрәк булырга тиеш. Байлыгы акылыннан ким икән, аны байлык баса. Билгеле, гадел булуы кыен. Гаиләңдәгеләр, туганнарың белән аралашканда, гомумән, халык белән эшләгәндә кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк. Һәркемнең эчендә яхшылык, изгелек бар. Дөрес, кайберәүләрен чистартып алырга туры килә. Кайберләренең күңеле мүкләнгән, кыршылган була. Яшьләрнең күбесе чиста. Тормыш бәйрәмнәрдән, мул табыннардан гына тормый. Сыеңны хезмәт итеп тапсаң, аның кадере дә була. Әгәр кырыйдан килсә – бетте. Мин кечкенә чакта сабантуйда өч сум акча тапкан идем. Ул ун сум булып чыгып китте. Шуңа күрә мин юлыксам да андый очраклы әйберне алмыйм. Малны эшләп табарга кирәк.

– Тәмәке тарткан хатын-кызларга мөнәсәбәтегез нинди?

– Бик начар. Мин үзем гомердә дә тәмәке тартмадым. Начар гадәтләр – аракы эчү, сүгенү дә яхшыга илтми. Безнең эш сүгенүне дә таләп итә. Сүгенмичә дә була, югыйса. Тел байлыгы да кирәк. Көчсезлектән генә сүгенәсең инде. Тәмәке тарту – юаныч табу гына ул. Ходай, ата-анабыз безгә саулык биргән икән, аны сакларга тиешбез. Ә без сәламәтлекне бетерү өчен тырышабыз. Тарткан кешенең инде бер ягы китек. Хатын-кызның карынында яшь бала ярала, бөтен нигез шунда салына. Мин яшь чакта, спортчы булмасам да, һәркөн ун чакрым чабарга тырыша идем. Һәрхәлдә атнасына дүрт-биш тапкыр йөгерә идем. Армиядә дә, колхоз рәисе булгач та йөгердем. Чапкач, авырлык артмый, чирләмисең дә. Хәзер дә шөгыльләнергә кирәк. Бу эштә баш эшли, башка әгъзаларга, мускулларга әлләни эш юк. Мускуллар насос кебек, аларга эш булса, нервларны да тынычландыра, активлаштыра да. Әмма үзебезгә сылтау эзлибез. Кайвакыт арып кайтасың да ятасы килә. Залда, тренажерда шөгыльләнеп алырга иренмәскә кирәк. Уңай эмоцияләр алу өчен психологик активлык та зарур. Яхшы кино карау да булыша. Әнә хатын-кыз елап ала. Ир-ат бит бөтенесен эчкә җыя да, башка әгъзаларга бәрә. Адреналин чыксын дисәң, нык хәрәкәтләнергә кирәк. Ә болай адреналин чыгып, утырып кына торсаң, ул зыян гына китерә.

– Беренче мәхәббәтегезне еш искә төшерәсезме?

–Төшергәлим. Бик сирәк инде. “Әфләтүн мәхәббәте” диләрме әле?! Ул кеше юк инде. Инде гаилә кордык. Беркем дә димләп өйләндермәде. Бер курста, бер төркемдә укыдык. Фәния –Чүпрәледән, Шәйморза кызы. Ныклы гаилә кордык, үрнәк булырлык яшәргә омтылдык. Мин инде үз-үземне кызганмыйча эшләргә тырыштым. Әнием миңа, колхозның яшь хатыны син, дип әйткәли иде. Чөнки кайтып кергән дә юк иде. Профком, партком секретаре булдым. Колхоз рәисе Исмәгыйль абый белән яхшы эшләдек (урыны оҗмахта булсын). Мине институтта профессор Куркин тәрбияләде. Армиядә миңа комбат Жан Григорьевич Лялин остаз булды. Озак еллар аның белән аралашкан юк иде. Әле аны интернет аша эзләп таптым. Кызы үзебездә, Казанда эшли икән. Ульянга барсам, аларга кермичә калмыйм. Аңа 75 яшь тулды. Ике ел гына хезмәт итсәм дә, мин армияне институттан да зуррак мәктәп саныйм. Мин анда күп нәрсәгә өйрәндем. Биредә элеккеге башлык Минсәгыйть Закирович Шакиров белән яхшы эшләдем. Ул кирәк вакытта “эләктерә” дә иде. 22 ел бер кеше белән эшләү – зур мәктәп. Тагын бер остазым – республикабызның “Сельхозхимия” берләшмәсе җитәкчесе Кәлимуллин Салих Минсабирович. Ул безгә әти дә, әни дә булды. Кешегә йөкне өстәп торырга кирәк. Әлбәттә, ул чамадан артмаска тиеш.

– Дөнья булгач, төрле чак була. Бурычка алып торганыгыз бармы?

– Алай кешегә биреп торырлык күп акча булганы юк. Үзем алып торганым бар. Аннан кешедән җыеп булса да кайтарып бирәсең. Балалар үстергәндә, укытканда алып торырга туры килгәләде. Мин экономист, хатын бухгалтер вакытта гына акча җитмәүнең нәрсә икәнлеген белми яшәдек. Ул вакытта туздырырга да әлләни урын юк, балалар кечкенә иде. Хәтердә әле: шул вакытта саклык банкына 4 мең 200 сум акча салган идек. Аны алып бетердек. Акча алыштырулар булды бит. Рәхәт – кассада калган акчабыз юк иде. Аннан кредитлар гына булды. Хәтта колхоз рәисе булган чакта да якын кешеләрдән бурычка ала идек. Югыйсә, тугызар баш эре мал асраган чаклар булды. Балаларга тулай торак юк иде, фатирда тордылар. Бер мәлне санадым: ярты фатирлык акча киткән. Өлешкә кереп төзетү бар иде бит. Шуңа кереп җиде ел буе кредит түләдек. Бөтен эшләгән шунда китеп бара иде. Балаларга ике бүлмәле фатир сатып алдык. Әле ул вакытта безгә квадраты ун мең сумнан эләкте.

– Өегездә Коръән укытасызмы? Гомумән, дингә мөнәсәбәтегез ничек?

– Дингә мөнәсәбәтем яхшы, чөнки әниебез дини кеше иде. Нурия әби коръәнхафиз булган, инвалид булса да, гыйлем алган. Әни әлләни укый-яза белмәсә дә, кечкенә чакта күп кенә догаларны өйрәтте. Бәлкем, Аллага ышанмаучы кешеләр бардыр, мин ышанам. Кеше барыбер нәрсәгәдер ышанырга тиеш. Бәлкем, нәкъ менә исламча, православча, буддачыларча түгелдер. Әгәр дөрес булмаса, ул тәгълимат меңәр ел яшәмәс иде. Без үзебез коммунист идек, әмма ул тәгълимат җитмеш елга да җитмәде. Илаһи көчкә ышану төрле кешегә төрлечә бирелә. Мәхәббәт тә шулай. Кемдер ярата белә, кемдер мәхәббәтне секс дип кенә уйлый. Алай түгел бит. Туган илеңә, туганнарыңа, сөйгән ярыңа мәхәббәт була. Гомер-гомергә өйдә Коръән укыттык. Дин күтәрелер – менә күрерсең, дип әйтә иде әни. Чынлап та, күз алдында дөнья үзгәрде. Билгеле, динне катып калган тәгълимат итеп кабул итәргә ярамый. Дин ул – кешенең күңел түрендәге яшерен хис. Менә үземнең әни өйрәткән нәзер догасы бар. Кайвакыт ул онытыла. Андый чакта юл уңмый. Шундый критик мәлләр була, юлым уңмас дисең – уңа. Мин инде йөз, мең мәртәбә сынадым. Шулай булгач, ничек ышанмыйсың?! Әнә ислам диненә ышыкланып кеше үтерәләр. Югыйсә, динебез бервакытта да кеше үтерергә кушмаган. Гомумән, кешегә ышаныч булырга тиеш. Хатыныңа, балаларыңа. Балаларың – сиңа. Дусларыңа, хезмәттәшләреңә дә ышанырга кирәк. Бандитта да яхшылык хисләре бар. Яхшы кешенең дә тискәре яклары булырга мөмкин. Кешеләр белән эшләгәч, һәркемнең бер яхшы сыйфатын ачасы килә. Шул яхшы сыйфаты белән тормышка яраклашып, яхшы яшәсен иде дисең. Кайчакта, дөрес эшләмисең икән, сүзеңне кире алырга туры килә. Андый чаклар да була. Һәрвакытта да хаклы, дөрес кеше булмый. Һәрбер кеше ялгышырга мөмкин. Моңа хакы да бар. Төзәтә генә белергә кирәк.

– Тормышка ашмаган хыялларыгыз булдымы? Спортлото уйнап, күп акча отсагыз, нәрсә сатып алыр идегез?

– Спортлото кебек комарлы уеннарда миңа беркайчан да бәхет елмаймады. Шуңа күрә комарлы уеннарны уйнамыйм да, уйнарга яратмыйм да. Элек, студент чакта, чынлап та, спортлото алгалый идем. Без студент вакытта чыкты ул. Әмма анда отканым булмады. Кәрт сугарга да кызыкмадым. Әтиләр хезмәт белән яшәгәч, безгә дә шулай туры килде. Гомумән, байлыкка кызыкмыйм мин, кирәге дә юк.

– 300 миллион сум отсагыз, әйтик, Төркиядә, Анталиядә фатир сатып алыр идегезме?

– Юктыр, мөгаен. Без инде монда туган, монда үскән. Билгеле, күреп кайтырга ярый. Әмма без ул мохиттә үсмәгән. Үзебезнең табигатьтән дә матур урын күрмим. Хәзер мин 58 нче яшьтә, 1955 нче елгы. Бездә дүрт ел фасылы бар. Төньякта – тундра. Көнчыгышта – эсселек. Искитәрлек субтропик яклар да бар. Анда да барырга туры килде. Экватор бит инде. Бөтен әйбер бар. Һәрвакыт яшеллек, июль ае. Җылылык 25 градустан төшми. Әмма андагы яшеллек тере түгел. Фикус гөле шикелле: ялтырый, әмма ул суламый. Миңа гына шулай тоела микән – белмим. Мин 44 нче катта тордым. 57 нче катта бассейн, пляж бар. Нишләп монда бернинди җил, салкынча һава юк дип гаҗәпләндем. Анда нинди җил булсын: теге якта да, бу якта да өч-дүрт мең чакрым җылылык. Салкынча җил анда керә алмый. Бездә бит унынчы катта басып торып булмый – җил. Анда үсемлекләр дә әллә ничек энергия, көч бирми. Безнең якта язын урманга керсәң, чыгасың килми. Көзен дә көч аласың. Дөрес, бераз сагышлырак, әмма барыбер үзенә күрә ямь бар – алтын көз! Анталиядә фатир алып нишлисең инде – без анда тора алмабыз. Тәрбия дә башкача, без төньяк халыклары, бүтәнчәрәк яшибез. Озын берлекне, бәхетне читтән эзләмәскә, үзеңдә булдырырга кирәк. Әнә Сингапур кырык ел эчендә сәләмә илдән чәчәк атучы дәүләткә әйләнгән. Татарстан да күз алдында үзгәреп бара. Егерме-утыз ел элек, Чирмешәнгә барасы килми, диләр иде. Хәзер бит алай түгел.

– Эшсезлек проблемасын ничек хәл итәсез? Ул күп җирдә зур проблема бит.

– Авыл хуҗалыгында эшче көчкә ихтыяҗ кимеде, диләр. Әмма үстергәнне кулланыр дәрәҗәгә җиткерү өчен, әйтик, бөртектән камыр ризыклары пешереп сатырга кирәк. Кечкенә булса да, бөтен җирдә эшкәртү предприятиеләре корып була. Билгеле, авыл хуҗалыгында эшләп, миллиардерга әйләнеп булмый. Әмма тамак туйдырырлык, уртача яшәрлек акча эшләргә мөмкин. Дөрес, киләчәктә азык-төлек проблемасы әле тагын да кискенләшәчәк. Чөнки халык саны арта. Бездә дә авыррак яшәүчеләр бар. Әмма аларның шактые ялкаулык яисә эчүгә сабышу аркасында. Авыл җирендә бүген дә вакантлы урыннар бар. Үз бизнесыңны оештырып була. Күпләр бизнес белән шөгыльләнергә риза, әмма аңа бөтен әйберне ясап бирергә кирәк, мәшәкатеннән курка. Дөресрәге, кемдер ясап бирсен, ә ул аның җимешләрен генә җыеп йөрсен. Исән-сау кеше берничә җирдә эшли ала. Менә мин укыган вакытта Бауман урамындагы “Сөт ризыклары” кибетендә төнге эшче булып дүрт ел эшләдем. Сөт тә бушатасың, төяп тә җибәрәсең, сата да идек. Минем анда хезмәт стажы да бар. Унбер ай эшли идем, бер айга каникулда авылга кайтып киләм.

– Район үзәге халкының яртысыннан артыгы татар була торып, Чирмешәндә һаман татар мәктәбе юк. Бөтендөнья татар конгрессының “кара исемлеге”ннән кайчан төшәргә уйлыйсыз?

– Безнең лицей татарча укыта. Билгеле, өебездә татарча сөйләшмәсәк, балаларыбыз туган телебезне белмәсә – татарлыгыбыз юк. Бездә татар мәктәбе ачылды. Район үзәгендәге өченче мәктәп – татар мәктәбе. Әмма күп кенә ата-ана, балаларыбыз татарча укыр да, аннары тормышта үз юлын таба алмас, дип уйлый. Әмма анда барыбер татар класслары бар. Анда татарча укыйлар, татарча имтихан да бирделәр. Андый мәктәп кирәк. Әмма хәзерге БДИ таләпләренә җавап бирү өчен унынчы- унберенче классларда урысча укытмыйча булмыйдыр. Без бит Россия дәүләтендә яшибез. Татар телен үстерүдә башка милләт кешесе алай ук “яна” алмый. Үз милләтебезне, балаларыбызны кайгырткан кебек үк, үзебез кайгыртырга тиешбез. Үзебез кайгыртмасак, башкалар кайгыртмас. Билгеле, халык баласын татар мәктәбенә бирсен өчен, аңлата, төшендерә дә белергә кирәк. Күп тел белгән саен кеше белемлерәк була, дөньяда югалмый. Инде үзебезнең лицейга килик. Анда бөтенесе – татар баласы. Бөтен фәннәрне татарча укытырга, бөтенесе татар классы булсын дигән идек – әти-әниләр каршы килде. Бер мәлне бөтенләй абруе төште. Дөрес, төгәл фәннәрдә терминнарны белергә кирәк. Имтиханны урысча алсалар, башта татарча уйлыйсың да, аннан тәрҗемә итеп урысча җавап бирәсең. Бу бераз гына тоткарлык тудыра.

– Дошманнарыгыз бармы?

– Аны кем белә инде?! Минем ап-ачык бер дошманым да юк. Бәлкем, эчләре пошкан кешеләр бардыр. Монда бөтен уйлаганыңны әйтергә ярамый. Кем әйтмешли, авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермәскә кирәк. Ялгышканыңны көтеп торып, төртеп җибәрергә тырышучылар да бардыр. Китә икән дип сүз йөртүчеләр дә булгалый... Ачу саклый торган гадәтем булмады һәм була да күрмәсен. Килешми торган кешеләр була инде. Әле кайвакыт үзең белән үзең дә килешмисең. Фикер каршылыклары, ирекле фикерләр дә булырга тиеш. Әмма синең ирегең башка кешегә зыян китермәсен.

– Айга очарга тәкъдим итсәләр?

– Без Айга оча алмыйбыз инде. Хыялда мөмкин, билгеле. Әмма без хәзер тормышка реаль карыйбыз. Айга очу өчен ныклы сәламәтлек тә кирәк. Кеше организмы җирнең тарту көченә ияләшкән. Без авырлыкны югалтуга өйрәнмәгән. Әгәр без аңа ияләшсәк, организмдагы бөтен процесслар үзгәрә. Галәмнән төшкәч, адәм баласына яңабаштан йөрергә өйрәнергә туры килә. Телисеңме теләмисеңме, җирнең тарту көче безгә һәрвакыт тәэсир итә.

– Яңа вазыйфада үз-үзегезгә ышану хисе җитә дип уйлыйсызмы?

– Дөрестән дә, кайвакыт җитеп бетми. Аннан соң бит эшләү генә аз, эшләгәнеңне күрсәтә дә белергә кирәк. Хәзер мин бөтен район өчен җавап бирәм. Бу – катлаулы, җаваплы хезмәт. Кайчагында ялтырый дип бернәрсәне тотып карыйсың, сөртеп карагач, ул кара булып чыга. Тагын сөртәсең – яшел, соры булырга мөмкин. Менә шундый катлы-катлы кешеләр дә бар. Элек бит беренче секретарьга беркем бернәрсә әйтми иде. Хәзер башка заман. Әле, Аллага шөкер, балалар монда түгел. Әгәр биредә берәр җирдә эшләсә, менә малаен куйды, дип әйтерләр иде. Шөкер, андый проблема юк.

– Матур әдәбият укыйсызмы, әллә интернетка өстенлек бирәсезме?

– Мин, нигездә, фәнни әдәбият укый идем. Физика, математика, биология кызык миңа. Мине интернетта да иң кызыксындырганы – география. Су, сәламәтлек турында интернетта бик күп мәгълүмат бар. Әмма анда бер сорауга миллион төрле җавап. Шуңа күрә интернетта кулаен таба белергә кирәк. Анда чүп тә бик күп. Кирәкле мәгълүматны сайлап ала белү өчен белем дә, вакыт та таләп ителә.

– Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

– Беренчедән, буш вакытның булганы юк. Элек тә юк иде. Хәзер бигрәк тә. Америкадагы кызым Гөлназ белән скайп аша да сөйләшәбез. Хәзер вариантлар бик күп. Аларын да өйрәнергә туры килде. Еллык ял вакытында атна-ун көнгә үзебездәге берәр шифаханәгә барабыз. Яшьрәк чакта Урта Азиягә, туганнарыбызга кунакка бара идек. Билгеле, моннан чыгып китмәсәң, ял итеп булмый. Атнага бер көн ял да кирәк. Әмма анысы гадәттә килеп чыкмый. Ял итмәсәң, җитештерүчәнлек кими. Менә мин армиядә аутоген күнекмәгә, ягъни үз-үзеңне ышандыру күнекмәсенә өйрәнгән идем. Ул булыша. Әмма бөтенләй ял итмәсәң, нәтиҗәле эшли алмыйсың. Кеше күп килә бит. Монда хәл итә алганны үзебездә эшләргә кирәк. Мин ничек тә, мөмкинлеккә карап, үзебездә хәл итәргә тырышам. Гадәттә биш сәгать йоклыйм. Алты сәгать йокы бик сирәк эләгә. Шул җитә. Әмма бөтенләй бушанырга кирәк. Кайвакыт зур стресс белән кайтасың, аутоген күнекмә, догалар ярдәм итә. Элек урын үзгәрсә, берничек тә тәэсир итми иде, хәзер төш кереп аптырата. Биштә торып өйрәнгән инде. Бик арыганда гына алтыга хәтле йоклыйм.

– Соңгы өч елда ничә мәктәпне яптыгыз, ничәсен оптимальләштердегез?

– Без алай кыскартмадык. Гомумән, бала калмаса гына яптык. Урманасты Үтәмештә генә мәктәп ябылды, чөнки балалары калмады. Әле анысы да ябылмаган, вакытлыча туктатып торылган. Дөрес, Сережкинодагы мәктәп кечкенә, кысырык булгач ябып торырга туры килде. Унбер ел – бик аз вакыт ул. Әмма аны берничек тә кире кайтарып булмый.

– 80 нче елларда саклык кенәгәсендә җыелган акчаларга караганда Чирмешән республикабыздагы иң бай районнарның берсе иде. Хәзер хәл ничек икән? Башкалар белән чагыштырганыгыз юкмы?

– Кызыксынганым юк. Хәзер халык акчаны әлләни күп салмый. Еш туздыра. Саклык кассаларында акча хәзер өч-дүрт мәртәбә азрак. Ышанып та бетмиләр, югалгалады бит инде. Аннан соң акча әйләнештә булырга тиешлеген күбесе белә. Минем саклык кенәгәсендә бер тиен акчам да юк.

– Колхозлар таралуның бер сәбәбе аның уставы үтәлмәү түгелме, ягъни устав бер төсле, чынбарлыкта – башкача. Ихласлыгы булмагач, ике төрле стандарт белән яшәгәч, җәмгыятьнең киләчәге юк бит.

– Закон язылган көннән үк каршылыклар башлана. Устав реаль тормышка туры килмәсә, язылмаган кануннарны исәпкә алмаса, ул тормышчан түгел. Устав белән генә барып булмый. Коммунизм төзүченең мораль кодексы бар иде бит инде. Беренчедән, кеше тормышының бөтен нечкәлекләрен берничек тә законда бөтенләй язып бетереп булмый. Тормышка күбрәк тәңгәл килсә, андый устав үтәлә дә. Төп сәбәбе шул. Хәзерге таләпләргә яраклаштырыбрак язсаң, устав-законнар үтәлә. Колхоз системасы җәмәгать, мәхәллә булып яшәү рәвешенә туры килә. Безгә, төньяк халыкларына фермерлык әлләни хас түгел. Безгә ярашлы иң яхшы система, минемчә, колхоз, күмәк хуҗалык иде. Дөрес, уртак малны эт җыймас дигән мәкаль дә бар. Безнең якта, нигездә, колхоз системасы сакланып калынды. Инде пай җирләре мәсьәләсенә килгәндә, минемчә, җир дәүләтнеке булырга тиеш. Теләгән кеше арендага алсын да эшләсен. Әнә Беларусьта җир бүленмәгән. Җирне арендага тиенгә генә бирәләр. Аласың да эшлисең.

– Шәҗәрәгезне ничә буын бабагызга хәтле беләсез?

– Дүртенче буынны гына беләм.

– Менә Сез 58 нче яшьтә. Үз куәт-мөмкинлекләрегезне ничә процентка тормышка ашырдым дип уйлыйсыз?

– Күп түгел. Сәбәпләрен табабыз инде. Мөгаен, тагын да күбрәк эшләп булыр иде. Язмыштыр инде. Рас бу эш миңа йөкләнгән икән, бөтен көчемне биреп, мөмкинлегем булган хәтле тырышып башкарырга. Көзгедә чалыш күрсәң, көзгене ватарга түгел, үзеңне төзәтергә, үзгәрергә кирәк. Чөнки өйрәнергә, үзгәрергә беркайчан да соң түгел. 58 дәме, 18 дәме. Билгеле, 18 дә үзгәрү ансатрак. Хәзер авыррак, әмма тормыш үзгәрде икән, яраклашмыйча булдыра алмыйсың. Мин бервакыт, колхозда газ кертеп бетергәч, җиңел тормышка – нефтьчеләргә күчмәкче идем. Абзый “кысты” да, химия берләшмәсенә эшкә күчәргә туры килде. Анда килдем – буш, бернәрсә юк. Менә бу вазыйфага да корылыктан соң килергә туры килде. Маллар ач. Сыерның елаганын гомеремдә дә күргәнем юк иде. Сыерлар елый икән. Былтыргы нужаланганымны Ходай белә дә, үзем генә беләм. Дөрес, Президент та, Тәхаутдинов та ярдәм итте. Бездә ике ел рәттән корылык булды бит. Мал азыгы бер айлык кына калган иде. Мин “Сельхозхимия”нең район берләшмәсендә эшләгәндә Самара өлкәсенә барып ике мең тонна бөртек алып кайткан идем. Бер мең тоннасы бурычны каплауга китте, халыкка бирдем. Әмма башка хуҗалыклар читкә бармады, йөрмәде. Самара өлкәсендә, кырдан кайтмыйча, 23 көн тордым. Азыкны Рязаньнан хәтле ташыдык. Аннан алып кайткан силос “Кызыл Шәрекь”тән алганына караганда ике мәртәбә арзангарак төште. Әле китереп бирделәр. “Аккәрәй” хуҗалыгы рәисен эштән куып чыгардым. Билләһи, үтерәсе килде. Фашист син, минәйтәм, малны нинди хәлдә калдыргансың!.. Район буенча 243 миллион сумлык бурыч алдык. Аны бер елда гына түләп, кайтарып булмый. Монда дипломат та, психолог та булырга кирәк. Билгеле, кыенлыклар чыгып тора. Бюрократия дә күп. Кайвакыт бер эшне эшләү өчен йөз кеше белән килештерергә туры килә.
1   2   3   4   5   6   7   8

Похожие:

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconПриказ Министра сельского хозяйства Республики Казахстан от 29 августа...
Казахстан от 22 ноября 2002 года n 1239 "Некоторые вопросы Комитета лесного и охотничьего хозяйства Министерства сельского хозяйства...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconЗаместитель Министра сельского хозяйства Российской Федерации
Порядок блокировки, разблокировки, списания и возврата Гарантийных взносов Участников

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconКлючевой темой обсуждения стали вопросы готовности регионов скфо...
Российской Федерации, под председательством Министра сельского хозяйства РФ александра Ткачева, Министра РФ по делам Северного Кавказа...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconАдминистративный регламент
Приказом Министра сельского хозяйства, пищевой и перерабатывающей промышленности Оренбургской области

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconЗаместитель Министра сельского хозяйства Российской Федерации
Заявитель юридическое лицо или индивидуальный предприниматель без образования юридического лица, зарегистрированный на территории...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconРг останутся ли какие-то видимые признаки белорусско-российской и...
Руководитель Федеральной таможенной службы Андрей Бельянинов дал эксклюзивное интервью "Российской газете"

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconПервый заместитель Министра сельского хозяйства и продовольствия...
Российской Федерации вводится с 1 сентября 1995 г на всей территории Российской Федерации в целях упорядочения регистрации, учета,...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconПервый заместитель Министра сельского хозяйства и продовольствия...
Российской Федерации вводится с 1 сентября 1995 г на всей территории Российской Федерации в целях упорядочения регистрации, учета,...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» iconПервый заместитель Министра сельского хозяйства и продовольствия...
Российской Федерации вводится с 1 сентября 1995 г на всей территории Российской Федерации в целях упорядочения регистрации, учета,...

Интервью министра сельского хозяйства РФ николая Федорова «Российской газете» icon26 июня 1995 года Первый заместитель Министра сельского хозяйства...
Российской Федерации вводится с 1 сентября 1995 г на всей территории Российской Федерации в целях упорядочения регистрации, учета,...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск