Скачать 3.07 Mb.
|
Грамматик биремле диктантларны бәяләү Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10—15 сүзгә кимрәк була. Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек үк эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: беренчесе— диктантка, икенчесе — грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела. Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый. Контроль диктантларны бәяләү
Сүзлек диктантларын бәяләү Сүзлек диктантының күләме түбәндәгечә билгеләнә:
Хатасыз башкарылган эшкә—«5»ле, бер-ике хаталы эшкә— «4»ле, өч яки дүрт хаталы эшкә «3»ле билгесе куела Өйрәтү характерындагы язма эшләрне бәяләү. Өйрәтү характерындагы язма эшләр (төрле күнегүләр, контроль характерда булмаган диктантлар һ. б.), контроль эшләр белән чагыштырганда, таләпчәнрәк бәяләнә. Андый эшләрдә: а) укучының аны ни дәрәҗәдә мөстәкыйль башкаруы; ә) укытуның кайсы вакытында (яңа белемнәрне үзләштерүгә әзерлек вакытында, үзләштерү процессында, ныгыту яисә кабатлау барышында, фронталь тикшерү чорында һ. б.) эшләнүе; б) эшнең күләме; в) ни дәрәҗәдә пөхтә һәм үз вакытындабашкарылуы исәпкә алына. Җибәрелүе ихтимал булган хаталар алдан искәртелгән очракта, «5»ле билгесе — ялгышсыз, «4»ле билгесе бер төзәтүле (укучы үзе төзәткән) эшкә генә куела. Ике хатасы булган эшкә—«3»ле, өч-дүрт хаталы эшкә «2»ле билгесе куела. Җибәрелүе ихтимал булган ялгышлар алдан искәртелмәсә, мөстәкыйль рәвештә башкарылган эшләр контроль диктант нормасы белән бәяләнә. Изложениеләрне бәяләү Изложение язу өчен, гадәттә, укучыга аңлаешлы телдә хикәяләү характерындагы текст яки өзек алына. Ул матур яки фәнни-популяр әдәбияттан, көндәлек матбугаттан һ. б.булырга мөмкин. Кайсы гына өзек, текст бирелсә дә, укучы аның язылу стиленә игътибар итәргә, стильләрне бутамаска тиеш. Текстның стиль үзенчәлекләре укучының язмасында да сакланырга тиеш. Изложениенең күләме һәм эчтәлеге, сыйныфның әзерлегенә карап, укытучы тарафыннан сайлап алына. Изложение өчен матур әдәбият һәм фольклор әсәрләреннән,вакытлы матбугаттан хикәяләү характерындагы өзекләр яки текст алына. Тезмә әсәрләр нигезендә изложение сирәк яздырыла.Сайланган текстлар укучыларга белем һәм тәрбия бирү максатларын канәгатьләндерерлек, эчтәлеге һәм теле ягыннан аңлаешлы булырга, бәйләнешле сөйләм үстерү юнәлешендә алып барылырга тиеш. Текст белән эшләү барышында укучыларның бәйләнешле фикер йөртә белү сәләтенә генә түгел, ана теленең орфографик, грамматик, стилистик һәм пунктуацион үзенчәлекләрен белүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗә ясый белү сәләтенә, сүз байлыгыннан файдалана белү мөмкинлекләренә дә бәя бирелә. Изложение текстының һәм язма эшләрнең күләме (сүзләр белән) түбәндәгечә билгеләнә:
Изложение ярдәмендә укучыларның түбәндәге белем, осталык һәм язу күнекмәләре тикшерелә: Укучының эчтәлекне эзлекле, тулы һәм дөрес бирүе,бәйләнешле итеп яза алуы, ягъни изложение текстының мөмкин кадәр төгәл бирелүе. Текстка үзгәреш бары тик иҗади(сочинение элементлары кертелгән биремле) изложениеләрдә генә кертелә. Укучының тел байлыгы, сөйләмнең төгәл һәм образлы булуы. Сөйләм байлыгы дигәндә, предмет, күренеш, вакыйгаларны тасвирлауда тиешле сүзләрне мөмкин кадәр урынлы куллану, күптөрле морфологик категорияләрдән һәм синтаксик төзелмәләрдән файдалану күздә тотыла. Сүз төрлелегенең чикләнгән булуы, сүзнең бер үк формаларын еш кабатлау, бер төрдәге гади җыйнак җөмләләр яки бертөсле синтаксик төзелмәләр белән генә эш итү укучы теленең ярлы булуын күрсәтә. Сөйләм төгәллеге дигәндә, сүзләрне контекстта дөрес мәгънәсендә куллану, контекст таләп иткән иң уңышлы синонимны файдалана белү, гади җөмләләрдә — сүзләрнең, кушма җөмләләрдә гади җөмләләрнең үзара бәйләнешен дөрес оештыра алу күздә тотыла. Язуның образлылыгы исә үз эченә сүз һәм фразеологик әйтелмәләрне, сурәтләү чараларын (эпитет, чагыштыру, сынландыру, гипербола кебекләр) куллануны, һәр ситуациянең үзенә генә хас сөйләм төрен һәм стилен саклап язуны ала. 3. Грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсе — укучының грамматик нормаларны һәм дөрес язу кагыйдәләрен саклап язукүнекмәләренә ия булуы ул. Изложение түбәндәгечә бәяләнә:
Сочинение түбәндәгечә бәяләнә:
Язма эштән соң беренче юлга, кызыл юл турысыннан башлап, ялгышларның саны күрсәтелә: башта — орфографик,аннан соң пунктуацион һәм стилистик хаталар саны языла. Аларны ике нокта аша күрсәтергә була: 1:3:2. Бу язылыш 1 орфографик, 3 пунктуацион, 2 стиль хатасы барлыкны аңлата. Оценочные материалы по иностранному языку Письмо Оценка «5» ставится в том случае, если коммуникативная задача решена полностью, применение лексики адекватно коммуникативной задаче, грамматические ошибки либо отсутствуют, либо не препятствуют решению коммуникативной задачи. Оценка «4» ставится в том случае, если коммуникативная задача решена полностью, но понимание текста незначительно затруднено наличием грамматических и/или лексических ошибок. Оценка «3» ставится в том случае, если коммуникативная задача решена, но понимание текста затруднено наличием грубых грамматических ошибок или неадекватным употреблением лексики. Оценка «2» ставится в том случае, если коммуникативная задача не решена ввиду большого количества лексико-грамматических ошибок или недостаточного объема текста. |
Организационно-педагогические условия для реализации образовательной программы школы | Организационно-педагогические условия для реализации образовательной программы гимназии | ||
Планируемые результаты освоения учащимися основной образовательной программы среднего общего образования | Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования (личностные, метапредметные,... | ||
Целевой раздел примерной образовательной программы основного общего образования | Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования филиала моу сош с. Салтыково в с. Раево 5 | ||
Целевой раздел примерной основной образовательной программы основного общего образования 4 | Целевой раздел примерной основной образовательной программы основного общего образования 2 | ||
Целевой раздел примерной основной образовательной программы основного общего образования 6 | Целевой раздел примерной основной образовательной программы основного общего образования 3 |
Поиск Главная страница   Заполнение бланков   Бланки   Договоры   Документы    |