Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29»


НазваниеОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29»
страница12/58
ТипОсновная образовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Основная образовательная программа
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   58

2. Мин - зур ярдәмче:

Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү. Образларга бәя бирә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белү.

3. Дуслар белән күңелле:

“Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?” проблемалары буенча сөйләшү.

Туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү. Әнинең туган көне, аңа булышу турында сөйли белү. Төрле рецептларны сөйли белү.

4. Туган җирем – Татарстан:

Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйли белү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атый белү. Татарстанның табигатен сурәтли белү. Татарстан республикасының дәүләт символлары турында белешмә бирә белү. Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү. Татарстанда халыкларның дус яшәве турында сөйли белү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү. Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү.

5. Табигать белән бергә:

Табигать, аның кешеләргә файдасы турында сөйләшү. Кешеләрнең урманга салган зыяны, табигатьне саклау турында киңәшләр бирә белү. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, аларны саклау, карау турында сөйләшү.

6. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл:

Спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйли белү. Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү. Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белү.

Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтә, аңа авырмаска киңәшләр бирә белү. Табибта кай җирең авырту турында сөйләшү.

7. Светофор – минем дустым:

Ни өчен юлда сак булырга кирәклеген әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирә белү.

Грамматика буенча уку елы ахырында

укучылар түбәндәге

ләрне үзләштерергә

тиешләр:

-Ясалма сыйфатлар.

-Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.

-Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

-Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

-Хәл фигыльнең 4нче формасы белән таныштыру, -ып, -еп,-п; -гач-гәч/-кач-кәч формаларын сөйләмдә куллану.

-Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

-Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

-Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

-Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру (-да/-дә, -та/-тә, гына/генә, иң, бит, инде).

-Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

-Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.
Лексика буенча
1.Белем һәм тормыш:

Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

2. Без бергә ял итәбез:

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.

3. Өлкәннәр һәм кечкенәләр:

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү.

4. Без Татарстанда яшибез:

Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.


Грамматика буенча уку елы ахырында

укучылар түбәндәге

ләрне үзләштерергә

тиешләр:

-Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану.

-Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

-Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән таныштыру.

-Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.

-Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формаларын сөйләмдә куллану.

-Хәл фигыльнең 4 формасын сөйләмдә куллану.

-Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.

-Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.

-Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмлә таный, аера белү.

- Тиңдәш кисәкле җөмләләр таный, аера белү.
Лексика буенча
1.Күп укыган – күп белер:

Класташларыңның белем алуга карашын, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйли белү. Яхшы укуга карата мөнәсәбәтнеңне белдерә белү.

Интернет аша үз белемеңне күтәрү турында сөйләшү. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тарихын сөйли белү.

2. Мин һәм минем яшьтәшләрем:

Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү. Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү. Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Яраткан музыкаң, җырчылар, турында сөйли белү.

Кәрәзле телефон, плеерларны куллану, компьютер уеннары, аларга бәйлелек турында сөйләшү.

3. Табигать һәм кеше:

Бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында сөйләшү.

Табигать байлыгы, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү

“Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләрендә катнашу турында сөйләшү.

4. Татарстанның башкаласы – Казан:

Казан шәһәре, андагы яңа үзгәрешләр турында сөйли белү.

Казанның бүгенге йөзе, архитектура истәлекләре, урыннары. Казан шәһәрендәге һәм үз яшәгән төбәк музейлары турында кыскача мәгълүмат бирә белү. Үз яшәгән төбәктәге музейларны атый белү.



Грамматика буенча уку елы ахырында

укучылар түбәндәге

ләрне үзләштерергә

тиешләр:

-Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.

-Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

-Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

-Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

-Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы куллану.

-Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрс кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтүне камиллшәтерү
Лексика буенча
1.Без Татарстатнда яшибез:

Татарстан турында гомуми белешмә бирә белү: Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләре, Татарстан дәүләтенең символлары, аларның авторлары турында сөйли белү.

Татар музыка сәнгате вәкилләре: Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында әңгәмә кора белү. Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү. Тормышыбызда театр роле турында фикер алышу.

2. Һөнәр сайлау:

Белем алу, тормышта үз урыныңны табу проблемасы турында сөйләшү.Үз гаилә членнарының профессияләре, төрле профессияләргә хас сыйфатлар турында фикер алышу. Үзеңә ошаган профессияне яклый белү. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр, уку үзенчәлекләре турында белешмә бирә белү. 3.Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз

Сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлекне саклау өчен кирәк булган чаралар, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләшү. Дөрес туклану, яшь организмга зыян китерә торган ризыклар турында сөйләшү.

Зарарлы гадәтләр, аларны булдырмау, алардан котылу юллары турында сөйли белү. “Зарарлы гадәтләрдән тыш яшәү – заманча яшәүме?” проблемасы буенча әңгәмә кора белү. Дөрес киенә белү проблемасы буенча сөйләшү.

4.Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә, 9нчы Май – Җиңү көне турында сөйли белү. Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Татарстан уллары һәм кызлары – оветлар Союзы геройлары турында әңгәмә кора белү. Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар, аларга хөрмәт күрсәтү турында сөйләшү.

«Татарский язык»

(татарские подгрупппы)


Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография. Авазларның ясалу урыннары, сузык һәм тартык авазлар, авазларның дөрес әйтелеше, сузыклар гармониясе, ирен гармониясе, тартыкларның сөйләмдәге үзгәреше, иҗек калыплары, сүз басымы һәм аның үзенчәлекләре, интонация һәм аның үзенчәлекләре, телдәге аерым авазларның, сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләре. Фонетика һәм орфоэпиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Лексикология һәм лексикография.

Сүз – телнең төп өйрәнү берәмлеге. Лексик мәгънә. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Килеп чыгышы ягыннан, кулланылышы буенча, кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы, фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы. Лексикология һәм лексикографиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

Тамыр һәм кушымча; тамырдаш сүзләр; сүз ясагыч кушымчалар; бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану; татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре, татар телендә сүз ясалыш

ысуллары, тамыр һәм ясалма сүзләр; кушма һәм парлы сүзләр; сүз төзелеше һәм ясалышы буенча алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Морфология:

Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең (исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык) үзенчәлекләрен билге­ләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау

Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.

Сөйләм эшчәнлегенә карата мәгълүматлылык булдыру

Телдән һәм язма сөйләмдә:

репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

  • продуктив сөйләм — бирелгән тема буенча тиешле әдәби норма­ларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

Төрле стильдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.

Төрле эш кәгазьләрен яза белү.



Морфология:

Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең (фигыль, аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр, бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр, ымлыклар) үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау

Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.

Сөйләм эшчәнлегенә карата мәгълүматлылык булдыру

Телдән һәм язма сөйләмдә:

репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

продуктив сөйләм — бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

Төрле стильдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.

Төрле эш кәгазьләрен яза белү.



Синтаксис

татар теленең төп берәмлеләрен һәм аларның билгеләрен белү;

татар теленең фонетик, лексик системларын, грамматик төзелешен үзләштерү;

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү; өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау; җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату; иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу; сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү; җөмләнең әйтү максаты буенча төрен ,интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү; гади җөмлә төрләрен билгеләү; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү; җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу; җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү; тыныш билгеләрен куюны аңлату; җөмлә ахырында ,аерымланган кисәкләр янында,тиңдәш кисәкләр ,эндәш һәм кереш сүзләр янында  тыныш билгеләре кую.

ия һәм хәбәр янында сызык кую очракларын белү.



. Синтаксис. Пунктуация. Стилистика.

Сүзтезмә һәм җөмлә. Сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Җөмләләрнең әйтү максаты ягыннан төрләре, аларны барлыкка китерә торган чаралардан интонация, логик басым һәм сүз тәртибе. Җөмләнең грамматик нигезе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр. Гади һәм кушма җөмлә, аларның төрләре. Эндәш һәм кереш сүзләр. Кереш җөмләләр. Туры һәм кыек сөйләм. Текст,аның төзелеше. Хәзерге татар әдәби теленең синтаксик нормалары.

Җөмлә ахырында, тиңдәш кисәкләр янында, гади һәм кушма җөмләләрдә, диалог һәм монологларда, цитаталарда тыныш билгеләренең куелышы.

Стилистика һәм сөйләм культурасы.

Стиль төшенчәсе. Язма сөйләмнең функциональ төрләре. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмгә хас төп билгеләр. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.


«Татарская литература»

( русские подгруппы)

5 нче сыйныф укучылары уку елы ахырында түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби – теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.


6 нчы сыйныф укучылары уку елы ахырында түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

7 нче сыйныф укучылары уку елы ахырында түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

–әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

–әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

–татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

–авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

–10—12 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

–4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

–төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– 6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

–төрле авторларның 3 – 4 шигырен яттан сөйли белү;

–сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

–төрле темаларга проект эше яклау;

–әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

8 нче сыйныф укучылары уку елы ахырында түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

–әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

–татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

–авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

–12—14 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

–5 – 6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

–Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

–төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– 7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

–төрле авторларның 4 – 5шигырен яттан сөйли белү;

–сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

–төрле темаларга проект эше яклау;

–әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

9 нчы сыйныф укучылары уку елы ахырында түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

Без Татарстанда яшибез:

Татарстан турында гомуми белешмә бирә белү: Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләре, Татарстан дәүләтенең символлары, аларның авторлары турында сөйли белү.

Татар музыка сәнгате вәкилләре: Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында әңгәмә кора белү. Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү. Тормышыбызда театр роле турында фикер алышу.

Китап - киңәшчем, дустым минем:

-Китаплар, китапханәләрнең тормышыбыздагы роле турында сөйли белү;

-Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар турында сөйләшү;

-Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы турында сөйләшү;

Һөнәр сайлау:

- Белем алу, тормышта үз урыныңны табу проблемасы турында сөйләшү;

-Үз гаилә членнарының профессияләре, төрле профессияләргә хас сыйфатлар турында фикер алышу;

-Үзеңә ошаган профессияне яклый белү;

-Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр, уку үзенчәлекләре турында белешмә бирә белү.

Аралашу әдәбе:

-Дуслыкны саклый белү серләре турында сөйләшү;

-Яшүсмерләрнең бәйрәмнәре турында сөйләшү;

-Ярыймы, ярамыймы? Кайчан, нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Сөйләшү әдәбе турында фикер алышу.

Буш вакыт:

-Спорт төрләре, Татарстанның атаклы спортчылары төрле спорт түгәрәкләренә йөрү турында сөйләшү;

-Ял көнен планлаштыру;

-Минем виртуаль дөньям;

Ата-анага хөрмәт мәңгелек:

-Үзенең әти-әнисе турында сөйли белү;

-Әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирә белү;

-Әти-әниләрнең изгелеген аңлату, аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү;

Тирәбездә яхшы кешеләр:

-Үзеңнең күршеләрең турында мәгълүмат бирә белү: исемнәре, ничә яшь, эш урыннары, сәламәтлекләре һ.б.

- Сыйныфташларыңның сәламәтлекләре турында, аларга ярдәм кирәк-кирәкмәү турында мәгълүматлы булу;

Табигать һәм кеше:

-“Кеше һәм табигать” проблемалары буенча сөйләшү;

Беренче хисләр:

-Кызлар-малайлар дуслыгы, үзара аралашу әдәбе буенча сөйләшү;

-Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш турында сөйләшү;

-Бергә ял итү турында сөйләшү;

Беркемдә, бер нәрсәдә онытылмый:

-Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә, 9нчы Май – Җиңү көне турында сөйли белү. Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Татарстан уллары һәм кызлары – cоветлар Союзы геройлары турында әңгәмә кора белү. Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар, аларга хөрмәт күрсәтү турында сөйләшү.

«Татарская литература»

( татарские подгруппы)
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   58

Похожие:

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconПриказ №128 от 18. 09. 2015г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Чулковская...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Средняя общеобразовательная школа №63 г. Брянска, рассмотрена педагогическим советом (протокол №7 от 18. 06. 2015), утверждена приказом...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconПояснительная записка Основная образовательная программа основного...
Основная образовательная программа основного общего образования (далее – ооп ооо) Муниципального бюджетного общеобразовательного...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Тимершикская...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
«Цивильская средняя общеобразовательная школа №2» Цивильского района Чувашской Республики

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3 г. Уссурийска»

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Сакмарская...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconОсновная образовательная программа основного общего образования (фгос)...
Основная образовательная программа основного общего образования (фгос) муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения...

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconОсновная образовательная программа основного общего образования Муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования

Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №29» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Цели и задачи реализации основной образовательной программы основного общего образования 3

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск