Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление


НазваниеОбразовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление
страница14/56
ТипОбразовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Образовательная программа
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   56

Уку. Уку техникасын үзләштерү — язма сөйләм берәмлекләрен бик тиз күреп, аларны эчке яки тышкы авазлы сөйләмгә күчерү. Уку текстының эчтәлеген аңларлык тизлектә уку, моның өчен лексик берәмлекләрне һәм аларның формаларын мәгънәләре белән тиңләштерә белү. Төп һәм өстәмә информацияне аеру, аларга нигезләнеп, гади нәтиҗәләр чыгару. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу. Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү.

Язу. Грамотага өйрәтү чикләрендә хәрефләр, аларның кушылмаларын, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Гигиена таләпләрен үтәп, аңлаешлы, пөхтә язуга ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнгән текстларны күчереп, ишетеп язу. Тыңлаганның яки укыганның эчтәлеген изложение итеп язу (тулы, кыскача, сайлап). Үзлегеңнән зур булмаган текстлар (сочинениеләр) иҗат итү (кичерешләр, әдәби әсәрләр нигезендә, сюжетлы картиналар, мультфильмнар буенча һ.б.).
3 нче сыйныф — 105 сәгать

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек
Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Тартык һәм сузык авазлар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре. ъ,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.

Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән кирәкле сүзләрне табу. (10 сэг)
Сүз төзелеше

Кушымча. Кушымчаларның төрләре (сүз ясагыч кушымчалар һәм сүз төрләндергеч кушымчалар). Алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен һәм яңа сүзләр ясалуын чагыштыру. Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че; -лык/-лек; -даш/дэш, -таш/тэш; -гыч/-геч, -кыч/ -кеч; -кы/-ке, -гы/-ге; -сыз/ сез; -лы/-ле; -ла/-лэ. Алар ярдәмендә ясалган сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлату. Сүз төрләндергеч кушымчалар. (10 сэг)
Сүз. Сүз төркемнәре

Сүзнең лексик мәгънәсе (гомуми төшенчә). Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр (таныштыру). (6 сэг)

Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше (берлек санда). (10 сэг)

Фигыль. Мәгънәсе, сораулары.

Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Фигыльнең зат, сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. (15 сэг )

Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү. Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте, антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.(9 сэг)

Алмашлык. Аның мәгънә үзенчәлегенә — зат һәм предметны атамыйча, аларның исемен алмаштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары.

Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә аларның үзгәрүен ачыклау.

Алмашлыкларның җөмлә

дәге һәм тексттагы роле. (7 сәг)

Кисәкчә. Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы. (6 сәг)

Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр. (3 сәг)
Җөмлә

Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре (хикәя, сорау, өндәү). Җөмләләрнең интонация буенча төрләре (тойгылы, тойгысыз). Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә). Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. (10 сәг)

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. (4 сәг)

Текст. Бәйләнешле сөйләм

Текстның темасы һәм төп фикере.

Бүлек башы. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен берләштерүдә сүз тәртибенең роле. Текстларның төрләре: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү (таныштыру). Тексттагы терәк сүзләр. Күмәкләп яисә мөстәкыйль төзегән план буенча хикәяләү характерындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язу.

Иҗади эшләргә тасвирлау, фикер йөртү элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.

Сөйләм этикасы. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү. (15 сәг)
Матур язу

Язу гигиенасы күнекмәләрен үтәү. Бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре (хәрефләрнең яңа биеклеген, киңлеген үзләштерү). Баш һәм юл хәрефләрен, ал арны тоташтыручы сызыкларны язу: 1) з, к, ә, ө, җ, ж, ң, в, ч, д, һ, у, я Һ.6.; 2) Г, П, Т, Р, 3, Е, У, Д, Ф, К, В, һ Һ.6.; 3) Пп, Чч, Рр, Вв, Ее, Зз, Уу Һ.6.; 4) эл, өл, ол, ое, ва, вл, сө, се, ас, уе, дө, мә, үс кебек хәреф кушылмаларын өзмичә тоташ язу. Сүз һәм җөмләләрне ритмик тоташ язу.
Язылышы истә калдырылырга тиешле сүзләр

Авыр, акбур, аккош, алъяпкыч, ап-ак, ашъяулык, әдәп, әти- әни, әһәмият, бала-чага, бәбкә, бераз, буяу, вак, ватан, гади, гаилә, давыл, данә, дөнья, җәелә, җәза, җәнлек, җиз, җиһаз, илле (сан), йокы, кадерле, карабүрек, кәккүк, кое, кошчык, көнбагыш, көртлек, көянтә, күбрәк, мәсьәлә, мәңге, милләт, морҗа, нәүрүз, ният, охшый, ошый, өрәңге, өянке, пөхтә, рөхсәт, русча, сава, салават, саңгырау, сәламәт, сәхнә, сәяхәт, соңгы, сөенеч, сөяк, табигать, ташбака, таҗ, тәңкә, тиеш, тимераяк, тозсыз, тояк, төен, төнбоек, тыңлау, уйсу, уңай, уяна, хәзинә, хисап, чәкчәк, чәүкә, чуар, чынаяк, шигырь, шифа, элекке, эре, юаныч, юаш, юнәлеш, юына, явыз, яшен, яшь.
4 нче сыйныф — 105 сәгать

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек

Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Ал арның бүленеше. Сүзгә аваз-хәреф анализы.

(3 сэг)

Сүз төзелеше

Сүз ясалышы. Тамыр сүзләр, ясалма сүзләр, кушма һәм парлы сүзләр. Аларның ясалышы һәм дөрес язылышы. Рус теле аша кергән алынма кушма сүзләр. Сүз төзелешенә анализ ясау. (5 сэг)

Сүз. Сүз төркемнәре

Сүзнең лексик мәгънәсе (гомуми төшенчә). Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр (таныштыру). (6 сэг)

Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнеше. Калын һәм нечкә төрләнеш. Килеш кушымчаларының дөрес язылышы.

Төрле килешләрдә исемнәрнең бәйлекләр белән кулланылуы. (12 сэг)

Фигыль төркемчәләре. Аның зат, сан белән төрләнеше.

Фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе. Текстта синоним һәм антоним фигыльләрне куллану. (15 сэг)

Сыйфат дәрәҗәләре. Дәрәҗә формаларының ясалышы, дөрес язылышыы һәм кулланылышы. Сыйфатларның җөмләдәге роле (иярчен кисәкләр һәм хәбәр булып килүе).

Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы. Антоним сыйфатлар, синоним сыйфатлар. (10 сэг)

Алмашлык. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. Аларның бәйлекләр белән килүе һәм дөрес язылышы, күләм, чама белдерүче сүзләрне алмаштырып килүе.

Алмашлыкларның җөмләдәге роле.

Текстта кабатланып килгән исемнәр урынына — алмаш

лык, алмашлыклар урынына исем куллану. (8 сәг)

Кисәкчә. Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле — мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкяр итүне белдерүләре. Ал арны, аралашу ситуациясенә һәм сөйләм мак

сатына туры китереп, урынлы, төгәл куллану. (4 сәг)

Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр. (3 сәг)

Рәвеш. Сөйләмдә актив кулланышлы рәвешләргә һәм аларның дөрес язылышына күзәтүләр оештыру. (2 сәг)

Җөмлә

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Гади җөмлә, ике гади җөмләдән торган тезмә кушма җөмлә (таныштыру). Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. (15 сәг)

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. (4 сәг)

Текст. Бәйләнешле сөйләм

Текст, аның темасы, төп фикере, бүлек башы, текстның кисәкләре, алар арасындагы һәм җөмләләр арасындагы бәйләнеш, укучыларның текст планы турындагы белемнәрен гомумиләштерү. Текстларның төрләре (хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү). Текстта сурәтләү чаралары.

Хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларның төзелеше. Текстларның эчтәлеген тулысынча һәм кыскартып сөйләү. Телдән рәсем, диафильм, кинофильм эпизодлары буенча хикәя төзү. Хикәя төзегәндә, эпитет, метафора, җанландыру, чагыштыру куллану. Синоним фигыльләрдән, синоним сыйфатлардан файдалану. Фәннәр буенча телдән җавап бирүнең үзенчәлекләре (уку эшчәнлегенә бәйле сөйләм стиле). (18 сәг)

Матур язу

Хәрефләрнең дөрес язылышын, ал арның сүзләрдә рациональ тоташтырылуын үзләштерү һәм камилләштерү. Язу тизлеген үстерү. Ритмик, салмак язу күнегүләре аша тиз язуга күчү. Укучыларның язуындагы графикага кагылышлы кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү.

Язылышы истә калдырылырга тиешле сүзләр

Авыру, аз-маз, ата-ана, ашханә, аңлый, әби-бабай, әверелә, әүвәл, балачак, бәет, бәла, берничә, борынгы, вакыйга, ватык, гадәт, гомер, дәвам, җәяү, җепшек, җиләк- җимеш, җилем, зинһар, иелә, ихтирам, йомры, кадәр, каушый, кием-салым, кулъязма, көнбатыш, көнчыгыш, көрәшче, кыйммәтле, мал- туар, махсус, мәйдан, мәкалә, мәрхәмәт, могҗиза, моңлы, мөстәкыйль, нәкъ, охшаш, очрак, очсыз, өем, өчпочмак, пәрәвез, рәвеш, рәссам, савыт-саба, сәнгать, сөңге, сурәт, табиб, табигый, таләп, тәкъдим, тәмам, тәхет, тирә-як, төер, туп- туры, тылсымлы, тынгылык, харап, хыял, чүп-чар, чыдамлы, шагыйрь, шакката, шау-шу, шәкерт, шәфәкъ, шыңшый, шыпырт, эшчән, юеш, юньле, юучы, ява, яланаяк, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь.
Литературное чтение (тат)

АҢЛАТМА

Уку - сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын авазлаштыру. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы -укучыларда аңлап-төшенеп, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку күнекмәсе — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор, киләчәктә төпле белем алуларына нигез. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте нәкъ шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү җитди мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә 2—4 нче сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:

  • баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

  • яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

  • әсәрне уку — аның «серенә» төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

  • әдәби әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

  • укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

  • әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен, хыялын һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Башлангыч сыйныфларда уку һәм югары сыйныфларда әдәбият дәресләре, нигездә, охшаш, ләкин һәркайсында әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Башлангыч гомуми белем бирү кысаларында уку дәресе әдәбият дәресе түгел, уку дәресе булып кала — беренче урында уку сыйфатын үстерү бурычы куела.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, 2—4 нче сыйныфларда әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм ал арны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен өйрәнеләләр.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгати тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлау ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Программада дәрестән тыш уку аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.

Белем бирүнең эчтәлеге

3 нче сыйныф

Туган җирем! Җәең үтсә, сокланырлык көзең бар... Х.Халиков. Белем иле. Х.Халиков. Укытучым. Р. Гәрәй. Көз. 3. Ярмәки. Иртә. М.Җәлил. Яңгыр. Я. Дәү ли. Бала болыт. И.Шәрәпова. Көз. К.Тәхау. Көз көнендә. Ә.Еники. Ипекәй. Я. Дәүли. Икмәк. Э. Мөэминова. Яшәү чыганагы. X. Халиков. Ятим тургай. Ф. Яруллин. Урман —колак, кыр —күз. Р. Бәшәр. Сандугачлы Ак инеш. Әкият. Бүләк кемгә?

Туган илем —алтын бишек. Г. Галиев. Туган ил кайдан башлана? Ә. Гадел. Туган ягым. Ф. Яруллин. Туймыйм сокланып яшәүдән. Г. Ахунов. Чал тарихка сәяхәт. Р. Фәхретдинов. Идел суы ага торыр... ф. Яруллин. Татарстан байрагы. Р. Миңнуллин. унакка килегез! Э. Мөэминова. Туган телем. Ш. Маннур. Яхшы бел. Р. Әхмәтҗан. Мең яшә, Казан! Н. Халитов. Казан Кремле. Ә. Шәрипов. Кол Шәриф мәчете. Ф. Сафин. Саклау кирәк.

Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт. Р. Вә лиева. Япь-яшь кенә ап-ак бөдрә каен... Р. Миңнуллин. Яхшылык. Ф.Хөсни. Җүлә — кайгылы эт. Д.Аппакова. Шыгырдавыклы башмаклар. Н. Исәнбәт. Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган? С. Шәмси. Нәни дус. Р. Мингалим. Дусларың гына булсын. Н. Каштанов. Коймадагы Кояш.

һөнәрленең кулы алтын. Р. Фәйзуллин. Күмәч пешерүчеләр җыры. Г. Бәширов. Әтием һөнәре. А. Расих. Көтүче. Ә. Ерикәй. Әти йорт төзи. Г. Латыйп. Маляр абый. Ф. Сафин. Әткәм эшен яратам. Ә.Кари. Минем әнием — тегүче. М.Гафури. Гөлләр бакчасында. А.Алиш. Әни ялга киткәч... Дәрдемәнд. Бер хәзинә.
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   56

Похожие:

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Тимершикская...

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
«Бухарайская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
«Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан на основе внедрения новых информационно-коммуникационных...

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Табар-Черкийская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального...

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconОсновная образовательная программа муниципального общеобразовательного...

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconОбразовательная программа муниципального бюджетного образовательного...
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального...

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconПриказ №128 от 18. 09. 2015г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Чулковская...

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconОбразовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа...

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconОбразовательная программа основного общего образования муниципального...
Мбоу «Матакская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан

Образовательная программа муницпального бюджетного общеобразовательного учреждения «качкиновская основная общеобразовательная школа» актанышского муниципального района республики татарстан на 2012-2016 Оглавление iconПриказ № от 2014 основная образовательная программа основного общего образования
Основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Большешинарская средняя общеобразовательная...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск