Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6»


Скачать 11.11 Mb.
НазваниеПояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6»
страница84/84
ТипПояснительная записка
filling-form.ru > Туризм > Пояснительная записка
1   ...   76   77   78   79   80   81   82   83   84

Предмет укытуның кыйммәте.

Укыту- тәрбия барышында татар теле предметнең кыйммәтләре:

Татар теленә предмет буларак төшенү.

Татар теленә өйрәтү процессы бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итү.

Түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

Язу:

- текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;

- гади анкетаны тутыру.

Графика, каллиграфия, орфография

- уку кагыйдәләренә нигезләнеп, сүзләрне төркемләү;

- сүзлектән карап, сүзнең язылышын ачыклау.

Сөйләмнең фонетик ягы

- санау интонациясен үтәү;

- сүз басымы белән бәйле искәрмәләрне белү (сорау алмашлыклары, хикәя фигыльнең юклык формасы, боерык фигыль, –мы/-ме сорау кисәкчәле сүзләр);

- транскрипция буенча сүзләрне уку.

Сөйләмнең грамматик ягы

- өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табу.

- һәм, ә, ләкин теркәгечле кушма җөмләләрне тану һәм куллану;

- чөнки теркәгечле иярченле кушма җөмләләрне тану һәм куллану.

III. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Укучылар түбәндәге грамматик материалны үзләштерергә тиеш:

1.Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.

2.Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

3.Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

4.Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

5.Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

6.Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

7.Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

8.Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

9.Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

11. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.

12. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру

Орфоэпик һәм орфографик минимум.

Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2.Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

3. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

4. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Тыңлап аңлау

1.Нормаль темп белән әйтелгәннне ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер йөртү, аралашуда куллана белү;

2. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү;

3. Җөмләләрне тыңлап, сүз санын билгеләү.

Диалогик сөйләм

1.Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү (реплика саны биштән ким булмаска тиеш);

2.Аралашу өчен бирелгән темалар буенча әңгәмә кору.

Язу

1.Аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;

2.Матур язу күнегүләре.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф



Эш төрләре

Сыйныфлар







I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Язу:
















күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә




сүзлек диктанты




5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз




Сочинение (өйрәнү характерында)







4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәнекоординатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

1   ...   76   77   78   79   80   81   82   83   84

Похожие:

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconПояснительная записка 1 Цели реализации основной образовательной...
Принципы и подходы к формированию основной образовательной программы начального общего образования

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconПояснительная записка Планируемые результаты освоения обучающимися...
Система оценки достижения планируемых результатов освоения основной образовательной программы начального общего образования

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconПояснительная записка 3 Планируемые результаты освоения основной...
Система оценки достижения планируемых результатов освоения основной образовательной программы начального общего образования

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconОсновной образовательной программы основного общего образования мбоу...
Мбоу сш №59) разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего...

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconПояснительная записка. Определение цели и задач реализации программы....
Личностные результаты освоения основной образовательной программы начального общего образования

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconПояснительная записка 5 1 Цели и задачи реализации основной образовательной...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу сош №3 5

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconОбразовательная программа на 2011-2015 учебный год в рамках фгос ноо пояснительная записка
Пояснительная записка к основной образовательной программе начального общего образования мбоу анно-Ребриковская сош

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconОсновной образовательной программы начального общего образования пояснительная записка
Целевой раздел основной образовательной программы начального общего образования

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconОсновная образовательная программа начального общего образования
...

Пояснительная записка Разработка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «зсош№6» iconПояснительная записка 4 1 Цели и задачи реализации основной образовательной...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу одинцовской сош №12 4

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск