Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова


НазваниеОсновная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова
страница14/44
ТипОсновная образовательная программа
filling-form.ru > Туризм > Основная образовательная программа
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   44

Выпускник получит возможность научиться:

• готовить и проводить занятия по обучению правилам оказания само- и взаимопомощи при наиболее часто встречающихся в быту повреждениях и травмах.

1.2.3.21. ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК
Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча

планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда,сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 6 – 8реплика (5–7 нче сыйныфлар), 9 – 10 реплика (8–9 нчы сыйныфлар).
Монологик сөйләм

Программадатәкъдимителгәнтемалар кысасындасөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологиксөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза (5–7 нче сыйныфлар), 10 –12 фраза (8–9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы – 1,5 – 2 мин (9 нчы сыйныф).

Тыңлап аңлау

Программадатәкъдимителгән эчтәлек неаңлаптәрҗемә итә белү;зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикерәйтү, аралашугачыгу.

Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин (9 нчы сыйныф).
Уку

Программаның предмет эчтәлегенә турыкилгән әдәби, фәнни-популяр,рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында,мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәклемәгълүматныаерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрнеүзләштерү.

Текстның эчтәлегенәнигезләнеп, контекстбуенчаяңасүзләрнең мәгънәсенаңлау.

Уку өчен текстның күләме:300 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф).
Язу

Программадатәкъдимителгән эчтәлек нигезендә активкулланудабулган сүзләрнедөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкретбертемабуенчахикәятөзи белү,прагматиктекстлар (рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.), эпистоляржанртекстларын (шәхсиһәмрәсмихатлар, котлауларһ.б)дөресязабелү; проблемагакаратафикернеязмачаҗиткерә белү;тәкъдимителгәнтекстның эчтәлегенәнигезләнеп, аныүзгәртепякидәвамитепязабелү.

Язма эшнең күләме: 70 – 80сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф).

Татар теле (татар группасы)

Аралашу компетенциясе – барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби телендә телдән һәм язма формада ирекле аралашу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; урта сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану.

Лингвистик компетенция – тел белеме, аның төзелеше, үсеше һәм функциясе турындагы белемнәрне системалаштыру, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүматлылык; татар әдәби теленең төп нормаларына ия булу, укучыларның сүзлек байлыгының, сөйләмнәренең грамматик төзелешенең камиллеге; төрле лингвистик сүзлекләрдән ирекле файдалана алу.

Телгә өйрәткәндә, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль күнекмәләрдән түбәндәгеләрне булдыруга һәм үстерүгә өстенлек бирелә:

  • төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;

  • аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә, шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;

  • телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү — укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү; тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү; татар сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү, шулар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлау, телнең милләтләр арасында аралашу-аңлашу чарасы булуына төшенү; тел тарихы белән халык тормышының аерылгысыз булуын күзаллау.

Шуның белән беррәттән, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль күнекмәләрдән түбәндәгеләрне ассызыклап китү урынлы булыр:

  • төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;

  • аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә һәм шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;

  • телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.

Бу җәһәттән, татар телен өйрәнгәндә, укучыларның универсаль танып-белү гамәлләрен булдыру һәм камилләштерү алдагы нәтиҗәләргә китерә:

  • балалар проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерәләр;

  • мәгънәсенә төшенеп уку һәм алган мәгълүмат белән эшли белү күнекмәләре бирелә;

  • танып-белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәтә, бу яктан тел өйрәнү дәресләрендә укучылар логик фикерләү алымнарына да ия булалар.

Башлангыч сыйныфта алган, үзләштерелгән мәгълүмат белән эшләү күнекмәләре 5-9 нчы сыйныфларда тагын да камилләштерелә һәм үстерелә. Бу уңайдан түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә:

  • әзер мәгълүмат чыганакларындагы фикерләрне системага салып, чагыштырып, тикшереп һәм гомумиләштереп, мөстәкыйль аңлатмалар бирергә өйрәнелә;

  • аерым текстлар белән эшләгәндә, төп фикерне аерып алып, аны тезис рәвешендә кыска, җыйнак һәм төгәл итеп, график (таблица, схема, карта яки диаграмма) формасында җиткерү;

  • булган таблица, схема һәм график рәсемнәрне тутыра яки тулыландыра белү. Моның өчен тел дәресләрендә мәгълүматны төрле чыганаклардан һәм заманча техник чаратлар ярдәмендә эзләп табарга өйрәтү, Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану.

Укучыларның танып-белү компетенциясен үстерүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла:

  • ана теле дәресләрендә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган ягының тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллый белү;

  • тел дәресләрендә үтелә торган темаларга бәйле рәвештә туган илнең иҗтимагый-сәяси төзелешен, анда булып узган тарихи вакыйгаларны хронологик һәм фактик яктан белергә бурычлы; шуңа бәйле рәвештә дәүләт символлары булып саналган герб, флаг һәм гимнны, дәүләт бәйрәмнәрен дә белү;

  • илнең гражданнары буларак, укучылар үзләренең хокук һәм бурычларын, милли традицияләрен, мәдәниятларын, аның кыйммәтләрен аңлау һәм белү.

Тел системасы

Фонетика. Орфоэпия. Графика” бүлегендә төп һәм югары сыйныфларда укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

- сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнә;

- татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлый;

- татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәклек мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;

  • проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;

  • мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белү.

Морфемика һәм сүз төзелеше” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • сүзне морфемаларга бүлә;

  • өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгели;

  • бирелгән сүздән (тамырдан) төрле сүзләр ясый;

  • морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү укучыны дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга ярдәм итә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;

  • әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак та әһәмиятен аңлау;

  • сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;

  • сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итү.

Лексикология һәм фразеология” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

  • сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклый; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирә);

  • сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерә;

  • сүзләрнең синонимнар һәм антонимнар таба;

  • фразеологик әйтелмәләрне таный;

  • телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклый;

  • лексик синонимия күренешен кирәкмәгән кабатлаулардан саклау һәм сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалана;

  • сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгели;

  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана;

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;

  • сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;

  • төрле омонимнарны тану;

  • үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;

  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Морфология” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • татар телендәге сүз төркемнәрен аера белә;

  • аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерә;

  • сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;

  • морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерү;

  • грамматик омонимнарны аеру;

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;

  • төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Синтаксис” бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:

  • укучы синтаксисның төп берәмлекләреннән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнә;

  • сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә;

  • сүз төркемнәренең төрле синтаксик формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;

  • укучылар синтаксистан булган белем һәм күнекмәләрен башка төрле анализлар вакытында да куллана белә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда синтаксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик чараларны белү;

  • синтаксик конструкцияләрне функциональ-стилистик үзенчәлекләре ягыннан тикшеү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау.

Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:

  • язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;

  • сүзнең дөрес язылышын телдән сөйләү яки язма рәвештә аңлата;

  • орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;

  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны таба һәм аларны язуда куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтү;

  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.

Стилистика” бүлегендә укучы:

  • функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр белән таныша, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели;

  • аудитория (иптәшләре) алдында чыгыш ясарга өйрәнә: аның темасын билгели, максат һәм бурычларын күрсәтә;

  • тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган темангың белем дәрәҗәсенә туры килүен һ.б. истә тотып сайлый.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлый һәм аңлата белә;

  • төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли (аларны билгеләнгән максаттан чыгып укый, мәгълүмати яктан кисәкләргә бүлеп эшкәртә);

  • төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итә.

Тел һәм мәдәният” бүлегендә укучы:

  • милли-мәдәни компонентка ия булган тел берәмлекләрен халык авыз иҗаты әсәрләреннән, тарихи темаларга язылган һәм матур әдәбият әсәрләреннән аерып ала;

  • телне өйрәнү ил тарихын һәм мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итә дигән фикерне раслардай мисаллар таба;

  • көндәлек тормышта һәм укуда татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен белеп һәм тиешенчә куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • телнең халык мәдәнияте һәм тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булуын аерым мисаллар ярдәме белән тасвирлау;

  • татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен Россиядә яшәүче башка халыкларның сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән чагыштыру, аларга характеристика бирү.




  • әзер мәгълүмат чыганакларындагы фикерләрне системага салып, чагыштырып, тикшереп һәм гомумиләштереп, мөстәкыйль аңлатмалар бирергә өйрәнелә;

  • аерым текстлар белән эшләгәндә, төп фикерне аерып алып, аны тезис рәвешендә кыска, җыйнак һәм төгәл итеп, график (таблица, схема, карта яки диаграмма) формасында җиткерү;

  • булган таблица, схема һәм график рәсемнәрне тутыра яки тулыландыра белү. Моның өчен тел дәресләрендә мәгълүматны төрле чыганаклардан һәм заманча техник чаратлар ярдәмендә эзләп табарга өйрәтү, Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану.

Укучыларның танып-белү компетенциясен үстерүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла:

  • ана теле дәресләрендә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган ягының тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллый белү;

  • тел дәресләрендә үтелә торган темаларга бәйле рәвештә туган илнең иҗтимагый-сәяси төзелешен, анда булып узган тарихи вакыйгаларны хронологик һәм фактик яктан белергә бурычлы; шуңа бәйле рәвештә дәүләт символлары булып саналган герб, флаг һәм гимнны, дәүләт бәйрәмнәрен дә белү;

  • илнең гражданнары буларак, укучылар үзләренең хокук һәм бурычларын, милли традицияләрен, мәдәниятларын, аның кыйммәтләрен аңлау һәм белү.

1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   44

Похожие:

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Средняя общеобразовательная школа №63 г. Брянска, рассмотрена педагогическим советом (протокол №7 от 18. 06. 2015), утверждена приказом...

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа среднего общего образования муниципального...
Основная образовательная программа среднего общего образования муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная...

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа на 2013-2017 годы муниципального...
Муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения средняя общеобразовательная школа №38 городского округа город якутск

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3 г. Уссурийска»

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
«Цивильская средняя общеобразовательная школа №2» Цивильского района Чувашской Республики

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Табар-Черкийская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального...

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОбразовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Получение нового качества образования учащихся муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Макуловская средняя общеобразовательная...

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа Муниципального бюджетного общеобразовательного...
Система оценки достижения планируемых результатов освоения основной образовательной программы основного общего образования

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа начального общего образования
Муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения средняя общеобразовательная школа №3

Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной школы филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Семеновская средняя общеобразовательная школа им. С. Ф. Абельханова iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Тимершикская...

Вы можете разместить ссылку на наш сайт:


Все бланки и формы на filling-form.ru




При копировании материала укажите ссылку © 2019
контакты
filling-form.ru

Поиск